Тыңлап аңлау. «Ашый белмәсәң, кунакка йөрмә»

Ашый белмәсәң, кунакка йөрмә.

Кәрим мәктәптән кайтты. Әтисе дә, әнисе дә өйдә юк иде. Ул чишенмәде, кулларын юмады, тизрәк кухняга ашыкты. Өстәл янына килде дә, кәстрүлдән тәлинкәгә аш салды, аннан соң аш белән кунак бүлмәсенә керде. Стенадагы сәгатькә карады. Тиздән кызыклы фильм башлана. “Соңга калмадым!”-дип шатланды һәм телевизорны кабызды. Өстәлдән бер газета алды. Малай берьюлы ашады да, укыды да, телевизор да карады.

Шул вакыт эштән әнисе кайтты. Улына карады да аның кәефе төште. “Башта ашасын, аннан соң сөйләшербез”-дип тынычландырды әнисе үзен .

-Ашап туйдыңмы, улым?-дип сорады.

-Әйе,-диде Кәрим, телевизорга карап.

Бераздан Кәрим әнисе янына килде һәм:

  • Иртәгә Илдарның туган көне. Ул укырга бик ярата. Аңа нинди китап бүләк итәргә?
  • Мин андый китапны алып кайттым инде, -диде әнисе. – Башта бу китапны син үзең укы, аннан соң кунакка барырсың.
  • Хәзер укыргамы? Ни өчен?
  • Өстәл янында үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәнерсең!,-диде әнисе, елмаеп.

 

Тактада сүзләрнең тәрҗемәсе:

кабызды- вкючил

бераздан- через некоторое время

кәефе төште-настроение упало

берьюлы-одновременно

тынычландырды үзен- успокоила себя

андый- такой

үз-үзеңне тотарга өйрәнерсең-научишься себя вести

Сораулар:

  1. Текст кем турында?
  2. Кем ул Кәрим? Аның әтисе, әнисе бармы?
  3. Кәримнең әти-әниләре кайда?
  4. Кәримнең дусты бармы? Аның исеме ничек?
  5. Кәрим кайдан кайтты?
  6. Өйгә кайткач, ул нәрсә ашый?
  7. Ашны ул кайда ашый?
  8. Кунак бүлмәсендә нәрсәләр бар?
  9. Кәрим өйдә кулларын юамы?
  10. Ни өчен ул сәгатькә карый?
  11. Фильм нинди?
  12. Малай берьюлы ничә эш эшли?
  13. Малай берьюлы нинди эшләр эшли?
  14. Кәримнең әнисе кайдан кайта?
  15. Ни өчен әнисенең кәефе төште?
  16. Әнисе Кәрим белән нәрсә турында сөйләшергә тели?
  17. Кәримне кем туган көнгә чакырган?
  18. Илдар нишләргә ярата?
  19. Кәрим аңа нәрсә бүләк итәргә тели?
  20. Әнисе Кәримгә нинди киңәш бирә?
  21. Ни өчен әнисе Кәримгә китапны бүген укырга куша?
  22. Кәрим, синеңчә, нинди малай?

Оставить комментарий