Тыңлап аңлау «Китапханә малае»

Китапханә малае.

Ишеттегезме, Рамил китапханәгә йөри башлаган! – Әнисә бу яңалыкны дусларына, классташларына  әйтте.

Булмас! Мин ышанмыйм,-диде җиденче “Б” сыйныфыннан Резидә.

— Мин дә ышанмыйм.  Рамил үз теләге белән китапханәгә беркайчан да керми, — диде Эльмира да.

— Әнисә, моңа беркем дә ышанмый, бу сүз дөрес  түгел, шуңа күрә син аны сөйләмә,-диде Хәмзин.

Шулай итеп, Рамил китапханәгә йөри дигән сүзгә беркем дә ышанмады.  Укучылар  шаярта, дип уйлады укытучылар да. Атна-ун көн үтте. Бу хәбәрне бөтен мәктәп сөйли башлады. Татар теле укытучысы  Рузалия Габдулловна бик гаҗәпләнде. Малай китап укый башлагач, укытучы шатланырга тиеш иде. Ләкин бу очракта түгел, чөнки 6 нчы класска кадәр Рамил бернинди китап та укымады. Ә хәзер көн саен йөри, диләр.

Укытучы аның белән сөйләшергә уйлады. Дәресләр беткәч, Рузалия Габдулловна малайны үз янына чакырды. Рамил сумкасына 2 дәфтәрен, иске линейкасын, уенчык пистолетын ташлады да укытучы каршына барып утырды.

-Укулар ничек?

-Ярыйсы, -диде малай.

— Син китапханәгә йөри башлагансың икән….

— Йөрим инде…

— Бүген дә барасыңмы?-диде укытучы.

— Һәр көн барам. Әлбәттә, бүген дә барырга кирәк!

— Бәлки, ял итәрсең? Саф һавада йөрсәң, яхшы булыр.

— Өлгерәм әле. Башта китапханәгә барам,-диде малай һәм сәгатенә карады.

— Рамил, син зур катлаулы әсәрләрне укыма инде. Кечкенә әкиятләр, хикәяләр генә укы, ярыймы?

— Ярар!-диде дә малай, сумкасын алды һәм класстан чыгып йөгерде.

Ул бернәрсә дә аңламады: ни өчен ул әкият, хикәя укырга тиеш? Тагын сәгатенә карады да  китапханәгә йөгерде. Берничә минуттан телевизордан шпионнар турында аның яраткан сериалы башлана. Өйләрендә аларның телевизорлары ватылган, шуңа күрә ул фильмны китапханәдә карый иде. Ә аның әнисе анда җыештыручы булып эшли…

 

 

Тактада сүзләрнең тәрҗемәсе языла:

Булмас — не может быть

Ышан – верь

Очрак – случай

Катлаулы – сложный

Ватылган — сломался

 

Сораулар:

  1. Әнисә кем турында яңалык әйтте?
  2. Рамил ничәнче сыйныф укучысы?
  3. Бу яңалыкны Әнисә кемгә сөйләде?
  4. Бу яңалыкка кем ышанды?
  5. Ни өчен Рамилнең китап укуына беркем дә ышанмый?
  6. Ни өчен бу хәбәрне бөтен мәктәп сөйли башлады?
  7. Ә укытучылар бу хәбәргә ышандымы? Ни өчен?
  8. Татар теле укытучысының исеме ничек?
  9. Ул Рамилне укытамы?
  10. Рамил ничәнче класска кадәр китап укымаган?
  11. Бу хәбәрдән соң Рузалия Габдулловна нишләргә уйлады?
  12. Рамилнең сумкасында нәрсәләр бар?
  13. Укытучы Рамилгә нинди киңәш бирә?
  14. Ни өчен Рамил көн саен китапханәгә йөри?
  15. Телевизордан нәрсә бара?
  16. Ә ни өчен малай телевизор карарга китапханәгә йөри, ә өендә карамый?
  17. Рамил турында сезнең фикерегез нинди? Ул нинди укучы?

 

 

Фамилия, исем ____________________________________         класс _____________

 

  1. Рамил китапханә… йөри башлаган.

а) га               б) да              в) гә              г) дә.

  1. Укытучы …   белән сөйләшергә уйлады.

а) беркем             б) үз                 в) аның                г) ул

  1. Бу сүз нинди сорауга җавап бирә?

Әнисә бу яңалыкны дусларына, классташларына  әйтте.

  1. “уйлады” сүзен ничек тәрҗемә итәбез?

 а) играл             б) положил              в) рассказал              г) думал

  1. Нинди сүзләрдә “ә” хәрефе язабыз?

   а) т…л               б) түг…л              в) тел…к              г) кад…р.

 

Оставить комментарий