Хезмәттәшлек педагогикасы

 1980 елларда совет мәктәбенең иң яхшы традицияләрен ( С. Т. Шацкий, В. А. Сухомлинский, А. С. Макаренко ) һәм педагогика фәненең уңышларын ( К. Д. Ушинский, Л. Н. Толстой, Я. Корчак һ. б. ) җыеп, гомумиләштереп, бер төркем педагоглар тәкъдим итә. Хәзерге  «Россия Федерациясендәге гомумбелем бирү концепцисе» шуңа нигезләнә.

Аның эчтәлеге өлкәннәр һәм балаларның бергәләп үсүе, үзара аңлашу һәм рухи тәңгәллеккә омтылу, уку-укыту эшчәнлегенең барышын һәм нәтиҗәләрен бергәләп анализлау кебек шәрехләнә. Ул укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен үзгәртүне күздә тота. Традицион педагогикада укытучы-педагогик барышның субъекты, ә укучы-объекты буларак карала. Яңа технологиядә бу укучыны да субъект итеп карау кирәклеге хакындагы кагыйдә белән алыштырыла. Шуңа күрә педагогик барышта ике субъбергәләп эшләргә, хәрәкәт итәргә, дуслык һәм хезмәттәшлек мәнәсәбәтләре урнаштырырга тиеш булалар.

Хезмәттәшлек педагогикасында 4 юнәлеш аерып чыгарыла: балага гуманлы-шәхси якын килү; активлаштыручы һәм үстерүче дидактик комплекс; тәрбия концепциясе; әйләнә — тирәне ( мәктәп, гаилә, тирәдәге кешеләр) укыту-тәрбия эшенә тарту.

Оставить комментарий