Кроссвордларны җиңел һәм тиз төзибез!

Кроссворд — укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыручы мавыктыргыч дидактик уен.   Кроссвордларны яңа материалны үзләштергәндә дә, белем һәм күнекмәләрне формалаштыру этабында да, өйрәнгән материалны йомгаклау вакытында да, контроль һәм мөстәкыйль эшләр үткәрү өчен дә кулланырга була. Ләкин укылган әсәр, өйрәнгән тема буенча кроссвордлар төзү өчен укытучы бик күп вакытын сарыф итә.  Мин сезне, коллегалар, төрле темага карата кроссвордларны җиңел һәм тиз ясаучы онлайн программа белән таныштырып китәсем килә.

Кроссордлар ясаучы сайтка https://crosswordlabs.com/ керергә кирәк. Программаның интерфейсы инглиз телендә, ләкин анда ясаган кроссвордлар татар телендә барлыкка килә, чөнки бу программа татар шрифты белән дә эшли.

Кроссвордның исемен язабыз. Аскы өслешенә кроссвордның җавабын һәм пробел куеп соравын язабыз.

Кроссвордның барлык җавапларын һәм сорауларын язып бетергәннән соң, Generate төймәсенә басабыз.

Кроссорд әзер:

Әгәр кроссвордның формасын үзгәртергә теләсәсгез, Regenerate төймәсенә басарга кирәк. 

Әзер кроссвордны сез PDF яки WORD форматында принтердан чыгара аласыз. Үзегез өчен җаваплы кроссворд, ә укучылар өчен тутырылмаганын чыгартырга була.

Шулай ук, сез әзер кроссвордны укучыларга ссылкасын гына җибәрә аласыз. Укучыларыгыз өйдә кроссвордны эшләп киләчәкләр. Мәсәлән: https://crosswordlabs.com/view/untitled165641

 Шулай итеп, кроссвордлар укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. https://crosswordlabs.com/ сайты әнә шул мөмкинлекләрне тормышка ашырырга ярдәм итүче  ресурс булып тора. 

Татар теле дәресләрендә электрон ресурслар куллануның өстенлеге бәхәссез. Төрле технологияләр, компьютер, мультимедиа технологияләре, электрон ресурслар күрсәтмәлелекне, контрольне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч ясый. 

Оставить комментарий