Рус телендә сөйләшүче балаларда бәйләнешле сөйләм формалаштыру

Рус телендә сөйләшүче балаларны бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү аерым бер методик алымнар таләп итә.

Иң элек балалар аерым сүзләрне, сүзтезмәләрне дөрес кулланырга тиеш булсалар, алга таба аларга сөйләм чараларын мөстәкыйль кулланырга кирәк булачак. Бәйләнешле сөйләмне үстерү танып белү эшчәнлегенә, тирә-як күренешләрен күзәтү, чагыштыру һәм гомумиләштерүгә нигезләнә.

Сөйләмнең лексик-грамматик чаралары чикләнгән булуы рәсемнәр буенча хикәя төзегендә, уенчыкны яисә таныш предметны сурәтләгәндә, үз тәҗрибәсеннән сөйләргә кирәк булганда ачык күренә.

Бәйләнешле сөйләм булдыру күп төрле эшләрне үз эченә ала: бирелгән сүзләрдән үрнәк яисә рәсем буенча җөмлә төзү, тулы җөмлә белән җавап бирергә өйрәтү, җөмләне дәвам итү, җөмләне үзгәртеп әйтү, сорау бирергә өйрәтү һ.б.

Бәйләнешле сөйләм тәрбияләүдә укучының үз фикерен әйтүе, күргәнен сөйләп бирү теләге булуы бик мөһим.

Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү.

Рәсем буенча хикәя төзегендә, укучылар бик өстән, алгы планда күренгәнне генә сурәтләп бирүчән булалар, вак элементларга бөтенләй игътибар итмиләр. Шуңа күрә беренче вакытта эшне уен белән башлау уңышлы. Укучыларга “Рәсемнән сүзләр җыю” уены тәкъдим ителә. Рәсем укучыларга яхшы күренерлек итеп урнаштырыла. Рәсемдә кемнең нәрсәләр күргәне ачыклана, укучылар, күбрәк сүзләр җыеп, хикәя төзергә әзерләнә. Мәсәлән, көзге урман рәсеме. Агачлар, гөмбәләр, куаклар, яфраклар, күк йөзе һ.б. барысы да санала. Иң күп сүз тапкан укучы җиңүче була, билгеле.

Икенче итеп, нәрсә эшли? Нинди? Сорауларына җавап биргән сүзләрне эзлиләр. Билгене белдерүче сүзләр белән эш бигрәк тә авыр бара, чөнки укучылар төсне белдерүче һәм “зур”, “кечкенә” сүзләреннән ары китә алмыйлар. Бу вакытта укытучы ярдәмгә килә: кеше һәм хайваннарның холык-фигылен, тышкы кыяфәтен белдергән, ә предметларны сурәтләгәндә формасын, тәмен һ.б. ны белдергән сүзләрне табарга булыша.

Шулай итеп, сюжетлы рәсем буенча хикәя төзергә укучылар инде әзерләнеп бетәләр: рәсемдәге бөтен эпизодларга да игътибар итеп, билгеле күләмдә сүзлек туплаган булалар. Тулы хикәя төзер алдыннан, игътибар рәсемнең сюжетына юнәлдерелә.

Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя үрнәкләре.

 

 

Рәсемнәр буенча «Керпе маҗарасы» темасына хикәя/әкият төзү. Рәсемнәрнең авторы: Виктория Кирдий. Акварель.

Оставить комментарий