QR штрих-кодлар

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дәреслектә булмаган кагыйдәне, тема буенча өстәмә материалны яки укучыларның белемнәрен тикшерүче биремнәрне QR штрих-кодларда бирергә була. 

QR штрих-код — кодлаштырылган мәгълүмат. Укытучы дәрескә кирәкле мәгълүматны кодлаштырып укучыларга тарата. Укучылар планшет, смартфоннардагы «Сканер штрих-кодов» кушымтасы ярдәмендә QR штрих-кодны укып кирәкле мәгълүматны белә алалар. 

QR штрих-кодларны ясау

Сезгә qrcoder.ru яки decodeit.ru сайтына кереп, үзегезгә кирәкле мәгълүматны урнаштырырга кирәк. «Создать код»ка бассагыз, QR штрих-код килеп чыгачак.

 

 

QR штрих-кодларны уку

QR штрих-кодларны уку өчен смартфон яки планшетта «Сканер штрих-кодов» дигән кушымтаны йөкләтергә кирәк. 

Картинки по запросу плей маркетPlay Market (плей маркет)

Картинки по запросу сканер штрих кодов программа«Сканер штрих-кодов» кушымтасы

Оставить комментарий