«Kahoot» — онлайн викториналар, тестлар ясаучы программа

«Kahoot» — яңа сүзләрне үзләштерергә, укучыларның белемнәрен тикшерергә ярдәм итүче уен. Укытучы интерактив тактага басып, уенны башлап җибәрә. Мәсәлән, экранда КӨЙМӘ рәсеме «Бу нәрсә?» дигән сорау һәм дүрт җавап пәйда була: каурый, көймә, үсемлек, камыр. Укучылар, телефон сенсорларына баса-баса, шул җавапларның дөресен сайларга тиеш. Иң өлгер укучы иң югары балл җыя. Дәрес азагында балларны яхшы билгегә алмаштырырга була.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә «Kahoot» программасын куллану бик уңайлы һәм җиңел. Видеороликны карап»Kahoot» программасын тулырак өйрәнеп була: