Татарстан — мөстәкыйль дәүләт тексты 6 сыйныф

Тема: “Татарстан – мөстәкыйль дәүләт” тексты

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары:

Укытучы өчен:

  • “Татарстан – мөстәкыйль дәүләт” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру; исемнәрнең III зат тартым кушымчасын кабатлау;
  • Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшли белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;
  • Татарстан белән горурлану, туган якка ихтирам,кызыксыну уяту.

Укучы өчен:

  • Татарстанның символларын атый һәм аңлата белү;
  • Татарстан турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек (92-94 битләр); дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

 

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.
  • Уңай психологик халәт тудыру;
  • Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез бер-берегезгә карап елмаегыз да хәерле көн теләгез!
  • Менә без әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул.
  • Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.
  • Тел разминкасы
  • Сезнең гаиләгездә ничә кеше бар?
  • Алар кемнәр?
  • Син нинди шәһәрдә тугансың?
  • Нинди урамда торасыз?
  • Яр Чаллы — нинди шәһәр?
  • Яр Чаллы нинди республикага карый?
  • Татарстан нинди ил составына керә?
  1. Өй эшен тикшерү.
  • Без алдагы дәрестә “Англия кунаклары” текстын укыдык. Англия кунаклары татар укучыларына нинди сораулар бирделәр?
  • Татарстанда күпме халык яши?
  • Территориясе зурмы?
  • Нинди файдалы казылмалар бар?
  • Нинди язучылар, шагыйрьләр бар?
  • Нинди уку йортлары бар?

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД

  • Укучылар, әйдәгез һәрберегез үзенең битләрендә Англия кунаклары биргән сорауларның берсен язабыз һәм бит астына җавабын язып бөкләп куябыз. Музыка бетү белән, үзегезгә пар табып, соравыгызны бирәсез.

“Мин яратам сине, Татарстан” җыры яңгырый.

Үзбәя.

  • Дәрескә максат кую.

— Укучылар, без җавап биргән сораулар нәрсә турында иде?

— Татарстан республикасы турында

СИНГЛ РАУНД РОБИН

— Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, чит ил кунаклары Татарстан Республикасы турында тагын нәрсә сорарга мөмкиннәр?

Укучылар төркемнәрдә уйлыйлар, җавап бирәләр.

  • Татарстан Республикасының табигате, символикасы, милләтләре һ.б.
  • Сез бүген дәрес ахырына Татарстанның гимны, гербы, флагы турында сөйли белергә өйрәнергә тиеш буласыз.

 

  1. Яңа сүзләр белән таныштыру.

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

Дәүләт — [дәwләт]

Шартнамә — [шартнамә]

Мөстәкыйль — [мөстәқил]

Өмет — [өмөт]

Ышаныч — [ышаныч]

Көрәш — [көрәш]

Яңарыш — [йа°ңа°рыш]

Яңгырый — [йа°ңғырый]

Тантана — [та°нта°на]

  1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау. (Сүзлек дәфтәрләренә язып кую)
  2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла);

Яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН

  • Сүзтезмәләр төзү: зур дәүләт, шартнамә төзи, мөстәкыйль эш, зур өмет, ышаныч арта, авыр көрәш.
  • Сүзләр белән җөмләләр төзү:
  1. Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр эшләү.

МИКС ПЭА ШЭА

  • Укучылар, хәзер музыка яңгыраячак. музыка бетү сез иптәш табып пар ясагыз.
  • Озын укучы беренче башлый

Скажите что:

  • Татарстан – независимое государство
  • Аяк киеме карарак булган укучы беренче башлый
  • Белый – цвет надежды, веры
  • Исеме кыскарак булган кеше беренче башлый

Красный – цвет борьбы

  • Туган көне яңа елга якынрак булган кеше башлый
  • Татарстан с многими государствами строит договора

Оставить комментарий