С. Сәйдәшев — күренекле композитор тексты 6 сыйныф

Тема. “С.Сәйдәшев – татар халкының күренекле композиторы” тексты.

Максат. “Композитор Салих Сәйдәшев” текстын укып, С.Сәйдәшев турында сөйләргә шартлар тудыру.

2.Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, күмәк эшли белү, иҗади  һәм тәнкыйди фикерләвен активлаштыру, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

  1. Рус телле укучыларга мәшһүр татар композиторы С.Сәйдәшев турында киң планда мәгълүмат бирү; С.Сәйдәшев музыкасының матурлыгын күрсәтү, көйләрне тыңларга өйрәтү; киң кырлы шәхес буларак укучыларда

Җиһазлау: Р. З. Хәйдәрова, З. Р. Нәҗипова “Татар теле” 6нчы сыйныф өчен дәреслек, компьютер, интерактив такта, тема буенча презентация материалы.

Кулланылган метод-алымнар: өлешчә эзләнү, проект методы, төркемнәрдә эшләү, ситуатив күнегү чишү.

Кулланылган критик фикерләүне үстерү технологиясе метод-алымнар: Түгәрәк буенча хат язу , синквейн методы.

Кулланылган сингапур структуралары:

  1. “Куиз-Куиз-Трейд” алымы (сораш-сораш-карточкаларны алмаштыр),
  2. “Сингл Ролли Робин” алымы (однократный раунд робин, учащиеся проговаривают на данный вопрос по кругу один раз)
  3. “Тэйк-оф-тач-даун” алымы (Басабыз-утырабыз),
  4. Микс Пэа Шэа – обучающая структура, в которой участники смешиваются под музыку, образовывают пару. Когда музыка прекращается, и обсуждают предложенную тему, используя Таймд-пэа-Шэа (для развернутых ответов)
  5. “Сималтиниус раунд тэйбл” (Түгәрәк буенча хат язу)
  6. Рафт проект
  7. Таймд Раунд Робин

 

 

 

Дәрес барышы

  1. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
  2. Уңай психологик халәт тудыру;
  • Хәерле көн, укучылар!

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

  • Менә без әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул.Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.
  1. Тел разминкасы
  • Ә бүген көн кояшлымы?
  • Укучылар, рус телендә бирелгән таблицага карап, без һава торышы турында нәрсә әйтә алабыз?
Прогноз погоды на 3 дня  
 

 

  1. Бүген көн нинди?
  2. Бүген көндез температура ничә?
  3. Бүген төнлә температура ничә булачак?
  4. Иртәгә температура ничә булачак?
  5. Кичә ничә температура иде?
  6. Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
  7. Өй эшен тикшерү.

“Кызыл армия маршы” турында видеоролик карау.

  • Укучылар, бу видеороликтан сез нәрсә аңладыгыз?
  • Укучылар, Казанның музыкаль символы булып киткән маршны кем язган?
  • Салих Сәйдәшев.
  • Без алдагы дәрестә “Композитор Салих Сәйдәшев” текстын укыдык. Өй эшенә 111 биттәге 5 күнегү бирелгән иде. Сорауларга җавап бирергә.
  1. КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (сораш-сораш-карточкаларны алмаштыр)

Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.  Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар, битне уртага бүләләр. Яртысын җилкәдәш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез. Битнең астын  бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).Битнең күренә торган өлешенә сез 5 сорауның берсен иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла. Моны эшләү өчен сезгә 1 минут вакыт биреләчәк. Вакыт үтү белән, басасыз, кулларыгызны күтәреп үзегезгә пар эзлисез. Бер-берегезгә сорауларыгызны укып, җавапларын тыңлыйсыз. Әгәр дустыгыз җавапны дөрес әйтмәсә, җавабыгызны әйтәсез.

Вакыт башланды  (Таймер куела). Вакыт бетте.

  1. Салих Сәйдәшев кайда туа?
  2. Кечкенә вакытында ул нәрсә белән кызыксына?
  3. Аның беренче укытучысы кем була?
  4. Ничә яшендә ул гармунда уйнарга өйрәнә?
  5. Салих Сәйдәшев нинди музыка иҗат итә?

— Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны укыйсыз һәм күрсәтәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз: “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”.

Үзбәя.

 

  1. Дәрескә максат кую.

— Укучылар, без җавап биргән сораулар кем турында иде?

— Салих Сәйдәшев турында

— Сез С. Сәйдәшев турында сорауларга җавап бирә алдыгыз, ә С. Сәйдәшев турында кем сөйли ала?

— …

— Димәк, без бүген дәрес ахырында нишли белергә тиеш булабыз? Нинди максат куябыз?

— С. Сәйдәшев турында сөйли белергә.

 

III.Уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу юлын билгеләү.

— Укучылар, без С.Сәйдәшев турында сөйләргә өйрәнер өчен безгә дәрестә нишләргә кирәк.

-Т (Текст укырга), СҖ (Сорауларга җавап бирергә), Х (Хат язарга),  П. (проект төзергә)С.(Сөйләргә)

  1. Төзелгән проектны тормышка ашыру.
  2. Сингл Ролли Робин.

Хикәядән планга туры килгән абзацларны табып уку.

  • Укучылар, Хәзер текстка план төзик. Текст 4 абзацтан тора. 1 укучы 1 абзац, 2 укучы — … планын яза. Сезгә бу эшкә 1 минут вакыт бирелә.
  • Татар халкының беренче профессиональ композиторы.
  • С. Сәйдәшевның беренче укытучысы З. Яруллин.
  • С. Сәйдәшев тырыш һәм сәләтле.
  • С. Сәйдәшев музыка язган.

 

 

  1. “Тэйк-оф-тач-даун” алымы (Басабыз-утырабыз)
  • Укучылар, мин сезгә җөмләләр укыйм, сез текстка туры килгән җөмләне ишеткәч басасыз. Туры килмәсә, басмыйсыз.
  1. Салих Сәйдәшев – татар халкының атаклы рәссамы.
  2. Салих Сәйдәшев – татар халкының атаклы композиторы.
  3. Роберт Миңнуллин, Салих Сәйдәшев – татар халкының композиторлары.
  4. Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин — татар халкының композиторлары.
  5. Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев – татар халкының композиторлары.
  6. Салих Сәйдәшевның беренче укытучысы – Рөстәм Яхин.
  7. Салих Сәйдәшевның беренче укытучысы – Заһидулла Яруллин.
  8. Салих Сәйдәшевның беренче укытучысы – Фәрит Яруллин.
  • Без текстка план төзеп, нишләдек?
  • Текстны искә төшердек.

Үзбәя.

 

  1. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
  2. Ситуатив күнегү

МИКС-ПЭА-ШЭА(Mix Pair Share) һәм ТАЙМД ПЭА ШЭА (киңәйтелгән җаваплар)

— Укучылар, басабыз. Такта алдына чыгабыз. Музыка яңгыраган арада сез йөрисез. Музыка туктагач, мин парлап басырга кушам. Сез яныгыздагы иптәшегез белән парлап басасыз һәм бер-берегезгә “бишне” бирәсез. Пар тапмаган укучы кулын күтәрә һәм пар эзли. Аннары мин сезгә сорау бирәм, сез тулы, киңәйтелгән җаваплар белән бер-берегезгә җавап бирәсез.

  • Сообщи другу, что Салих Сайдашев первый профессиональный композитор татарского народа.
  • Как мы раскажем туристам в музее Сайдашева, что он играл на этой пианино.
  • Сообщи другу, что первый учитель С. Сайдашева Заһидулла Яруллин знаменитый композитор написал марш Тукая.
  • Разрекламируй детям С.Сайдашева, что он написал красивые песни для детей.
  • Сообщи другу, что С. Сайдашев в 9 лет играл на гармони.

Үзбәя.

  1. Белем системасына кертү һәм кабатлау.
  2. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ. Түгәрәк буенча хат язу.
  • Укучылар, әгәр сезнең дустыгыз С. Сәйдәшев турында сорап хат язса, сез нәрсә турында языр идегез?
  • Һәр өстәлдә беренче укучы хат яза башлый, чират буенча дәвам итеп, һәрберегез берәр җөмлә язарга тиеш буласыз. Һәр укучыга 1 минут вакыт бирелә.

(2 минут эчендә һәр төркем хат яза)

Һәр төркемнән бер укучы хатны укый.

  • Бик яхшы, укучылар

 

  1. Проект төзү. Рафт.
  2. С. Сәйдәшев турында стенгазета чыгара.
  3. С. Сәйдәше турында буклет ясый.
  4. С. Сәйдәшев турында брошюра ясый.

Буклет — листовое издание в виде одного листа печатного материала, сфальцованного в два или более сгибов.

Брошюра — книжное издание объемом более 4-х, но не более 48 страниц.

Эшләп бетерүләрен күрсәтү өчен “Феерверк” ясыйлар.

Укучылар проектларын яклыйлар.

VII. Рефлексия.

ТАЙМД РАУНД РОБИН (Timed Round Robin)

Һәр укучы 30 секунд эчендә бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын сөйли. Һәр өстәлдән 1-2 укучыдан сорыйм.

— Шәп булды, булдырдыгыз укучылар! Сез С. Сәйдәшев турында брошюра, презен-ия ясап, нишләргә өйрәндегез?

— Без Салих Сәйдәшев турында татар телендә сөйләргә өйрәндек.

Өй эше язабыз: (Өй эшен көндәлекләргә язу) Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

  1. 3 күнегү, 110 бит. Сөйләргә өйрәнергә.
  2. Салих Сәйдәшев турында өстәмә информация кулланып, презентация, видеоролик ясарга һәм якларга өйрәнергә.
  3. Салих Сәйдәшевка багышлап синквейн төзергә.

 

Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Оставить комментарий