Көндәлек документ тексты 7 сыйныф
Тема. “Көндәлек — документ көндәлек – көзге” тексты.
Дәрес тибы: Диалогик-монологик сөйләм дәресе
Максат: 1. “Көндәлек — документ көндәлек – көзге” текстын укып, сыйныфта укучыларның көндәлеккә карашы турында бәйләнешле сөйләргә шартлар тудыру.
2.Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, күмәк эшли белү, тәнкыйди фикерләвен активлаштыру, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.
- Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында һәм көндәлекләрен тәртиптә тотучы укучыларга карата хөрмәт хисе уяту.
Жиһазлау. Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 7 класс. /Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан: Татармультфильм. 2014.
Дәрес сингапур һәм тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын кулланып төзелде.
Дәрес барышы.
- Кызыксыну
1.Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
- Уңай психологик халәт тудыру
- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
Дуслар елмаеп караса,
Дөнья яктырып китә.
Я, кайсыгыз дусларына
Елмаю бүләк итә?
- Бүген бездә кунаклар бар,әйдәгез алар белән дә исәнләшик!
- Менә без әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул.Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!
- Тел разминкасы
- Ә бүген көн нинди?
- Кем бүгенге көннең һава торышы турында сөйләп китәр?
2.Уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
- “Тэйк-оф-тач-даун” алымы (Басабыз-утырабыз)
- Укучылар, мин хәзер сезгә сүзләр әйтәм, һәр төркемнең 1, 3 номерлы укучылары нинди? соравына җавап бирә торган сүзләрне ишеткәч баса. Ә 2,4 номерлы укучылар нишли? соравына җавап бирә торган сүзләрне ишеткәч, баса.
Төрле, ашыга, дус, ярыйсы, тикшерә, көзге, тутыра, уртача, чип-чиста, тиз, менә дигән, атаклы, көндәлек.
2.Синквейн төзү
— Укучылар, ә ни өчен көндәлек сүзенә басмадыгыз?
— көндәлек – нәрсә соравына җавап бирә.
— Укучылар, көндәлекләр нинди була?
— яхшы, матур… төрле.
— көндәлек чиста, матур булсын өчен без нишлибез?
— тутырабыз, язабыз, тикшерәбез.
— Димәк, тутыргач, язгач, тикшергәч, сезнең көндәлекләрегез нинди була?
— Минем көндәлегем чиста һәм пөхтә
— Көндәлек безнең өчен нәрсә ул? Сүз ассоция?
— Документ.
— Кем үзенең көндәлеге турында сөйли ала?
—
- Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.
- Сыйныфташларыгызның барсының да көндәлекләре чистамы?
- Юк.
- Андый сыйныфташларга нәрсә бирергә кирәк?
- Киңәш.
Ә сез сыйныфташларыгызның көндәлекләре турында сөйли аласызмы?
— Юк.
— Димәк, без дәрестә нәрсәгә өйрәнергә тиеш?
— Без дәрестә төрле көндәлекләр турында сөйләргә өйрәнербез. Көндәлекләрен начар тотучы укучыларга киңәш бирербез.
— Өйрәнер өчен нишләргә тиешбез?
— Текст укыйбыз, Тәрҗемә итәбез, Анализлыйбыз, Сөйлибез.
У – Т – А – С.
- Төшенү.
- Текстны уку.
- Укучылар, 25 битне ачтык. Көндәлек – документ, көндәлек – көзге” текстын башта мин укыйм. Сез игътибар белән тыңлагыз? Текст нәрсә турында микән?
Укытучы үрнәк укый.
- Текст нәрсә турында?
- Хәзер укучылар үзегегез эчтән укып чыгыгыз.
Укучылар эчтән укып чыгалар.
- Укучылар, без нишләдек?
- Текст укыдык. Хәзер нишлибез?
- Тәрҗемә итәбез.
- “Зиг-заг” ысулы.
- Укучылар, тәрҗемә итәр өчен, әйдәгез без кызыклы бер эш эшлик. Һәр өстәлнең 1 номерлы укучылары 1 өстәлгә, 2 номерлы укучылар 2 өстәлгә, 3 номерлы укучылар 3 өстәлгә, 4 номерлы укучылар 4 өстәлгә утыралар. Сезгә 2 минут вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә
1 номерлы укучылар – 1-2 абзацны
2 номерлы укучылар – 3 абзацны
3 номерлы укучылар – 4 абзацны
4 номерлы укучылар – 5 абзацны тәрҗемә итәләр.
- Аңлашылдымы? Хәзер торабыз, урындыкларыбызны этеп куябыз. Яңа төркемнәргә утырабыз. 2 минут вакыт китте…
- Хәзер үз урыннарыгызга утырыгыз. Һәр өстәлдә беренче укучы текстның тәрҗемәсен сөйли башлый, чират буенча дәвам итеп, һәрберегез үзе тәрҗемә иткән өлешнең тәрҗемәсен сөйләргә тиеш буласыз. Сезгә 2 минут вакыт биреләчәк. 1 номерлы укучы башлый, икенче, өченче номерлы укучылар дәвам итәләр, 4 номерлы укучы сөйләүне тәмамлый.
- минут эчендә һәр төркем сөйли)
— Укучылар сез нишләдегез?
- Текстны тәрҗемә иттек. Тәрҗемәсен сөйләдек.
- Ни өчен тәрҗемә иттегез?
- Текстны аңлар өчен һәм анализлау өчен.
- Димәк, без хәзер нишләргә тиеш?
- Анализ ясарга тиеш.
Үзбәя.
- Рефлексия.
- “Алты эшләпә” ысулы.
- Әйе. Укучылар, әйдәгез без “Көндәлек – документ, көндәлек – көзге” текстын Алты төсле эшләпәләрне “киеп” анализлыйбыз.
- Алты эшләпәнең һәр төсенең мәгънәләрен искә төшерик.
Ак эшләпә – фактлар
Сары эшләпә – позитив фикерләр
Кара эшләпә – тискәре фикерләр
Кызыл эшләпә – эмоцияләр
Яшел эшләпә – иҗади эш
Зәңгәр эшләпә – нәтиҗә
- Сез бу төркемдә 12 укучы. 6 эшләпәне тигез бүләр өчен безгә нишләргә кирәк?
- Парлашырга.
Укытучы эшләпәләр таратып чыга.
- Сезгә 2 минут эчендә текстан эшләпәнең мәгънәсенә туры килгән фикерләрне табырга кирәк.
2 минут вакыт.
- Вакыт үтте, хәзер үз фикерләрегез белән безне таныштырып үтегез.
Һәр эшләпә пары үз фикерләрен җиткерәләр.
Ак эшләпә. Сыйныфта 14 укучы укый. Атна саен көндәлекләрне сыйныф җитәкчесе тикшерә. Эльвираның, Рамилнең, Булатның көндәлекләре менә дигән. Маратның, Альбинаның көндәлекләре уртача. Галимов Илнар – супер көндәлек иясе.
Сары эшләпә. “Көндәлек – укучыга бик кирәк. Чөнки өй эшләре онытыла. Көндәлек – укучының көзгесе, шуңа күрә чиста тотарга тырышырга кирәк. Көндәлеккә “5” билгесе куйсалар, мине әни мактый.
Кара эшләпә. Галимов Илнар көндәлекне тутырмый. Көндәлектә “2” , “3” билгеләре күп. Тырышмаган укучының көндәлегендә “2” күп була. “2” билгесе алгач, әни ачулана.
Кызыл эшләпә. Миңа бу текст бик ошады. Ах, Илнарның көндәлегендә “2” билгеләре күп.
Яшел эшләпә. Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Рәсем ясау.
Зәңгәр эшләпә. Көндәлекне – документ. Чиста, пөхтә тотарга кирәк.
Үзбәя.
- “Диаманта” ысулы.
- Укучылар, текстта кемнең көндәлеге менә дигән?
- Рамилнеке.
- Әйе, димәк, Рамил нинди ул?
- Тырыш, пөхтә
- Рамил көндәлеге пөхтә булсын өчен нишли?
- Саклый, ыргытмый, укый
- Ни өчен көндәлекне сакларга, ыргытмаска, яхшы укырга кирәк?
- Көндәлек – документ, көндәлек – көзге.
- Начар укучылар көндәлекләрен нишләләтәләр?
- Оныталар, бөгәрлиләр, пычраталар
- Димәк, андый укучы нинди була?
- Тәртипсез, ялкау
- Текста кем ул – супер көндәлек иясе?
- Галимов Илнар.
Рамил
Тырыш, пөхтә
Саклый, ыргытмый, укый
Көндәлек – документ, көндәлек — көзге
Оныта, бөгәрли, пычрата
Тәртипсез, ялкау
Галимов Илнар.
- Ситуатив күнегү эшләү
- Укучылар, безнең арабызда Галимов Илнар кебек укучылар бармы?
- Әйе.
- Без андый укучыга нинди киңәшләр бирербез?
- Посоветуйте другу:
- Вовремя заполнять дневник
- Көндәлекне вакытында тутырырга кирәк.
- Не пачкать дневник
Көндәлекне пычратма.
- Листы дневника не мять
- Көндәлекнең битләрен пычратма.
- Аккуратно записывать домашние задания.
- Өй эшләрен көндәлеккә пөхтә язарга кирәк.
Үзбәя.
4.Сөйләү
— Укучылар,без дәрес башында нинди максат куйган идек?
— Без дәрестә сыйныфташларыбызның төрле көндәлекләре турында сөйләргә өйрәнергә. Көндәлеген начар тотучы укучыга киңәш бирергә.
— Кем 7 а сыныфы укучыларының көндәлекләре турында сөйләп китәр?
1-3 укучы сөйли.
- Булдырдыгыз, укучылар!
- Дәрескә үзбәя.
- Өй эше
- “Көндәлек – көзге” темасына эссе язарга.
- “Көндәлек – документ” темасына брошюра яки реклама ясарга.
- Галимов Илнарга киңәшләр биреп, хат язарга.
Фейерверк.
Без иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!!!
Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар!