Архивы за месяц Май, 2020

#сәламәтиртә

Дуслар!!! Сәламәт яшәү рәвешен яратучылар яисә дүшәмбедән сәламәт булырга теләүчеләр! 11 май көнне дүртенче мәртәбә #сәламәтиртә марафоны башлана! Ул 21 көн дәвам итәчәк һәм 31 нче май көнне тәмамланачак. Шул рәвешле, 21 көн дәвамында һәркем үзендә яңа файдалы гадәт — иртән торып саф һавада йөгереп кайту һәм сәламәтлеген ныгыту гадәтен формалаштыра алачак. Тулырак: https://vk.com/salamatirta

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора. Төп симптомнар: югары температура коры ютәл […]