Мастер-класс Балаларыгызны үз заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз

Укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерүдә Р. Фәхреддин мирасыннан  файдалану

Максат: Укытучыларның һөнәри үсешенә шартлар булдыру; татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең алымнары белән таныштыру, әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү.

Кулланылган технология: Тәнкыйди фикерләү технологиясе.

Алымнар: “Беләм, белергә телим, белдем”, “Фишбоун”, “Фаразлар агачы”, “Синквейн” / “Диаманта”, “Алты эшләпә”.

Үткәрү формасы: Мастер-класс.

Җиһазлау. Компьютер, проектор, презентация, Р. Фәхреддинның “Тәрбияле бала” әсәре, кәгазь битләр, маркерлар.

 

Мастер-класс барышы

  1. Кызыксындыру.
  2. Оештыру, мастер-класс эшчәнлегенә мотивация булдыру. Мастер-классның максатын билгеләү.

— Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Мин сезне барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын.

Мастер-классны татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, атаклы педагогы һәм энциклопедист галиме Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре белән башлап китәсем килә: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль. XXI гасыр мәгълүматның күп булуы һәм тиз үзгәрүе, технологияләрнең зур үсеш кичерүе белән билгеләнә. Фактларга күз салсак:

— радиога 50 меңлек аудитория җыяр өчен – 38 ел, телевидениегә – 13 ел, интернетка – 4 ел, Фейсбук социаль челтәренә нибары 2 ел кирәк була.

— Көн саен чыга торган New York Times газетасының бер атналык чыгарылышындагы мәгълүмат XVIII гасыр кешесенең гомер буе туплаган мәгълүматыннан да күбрәк.

Хәзерге көндә парта артында белем алучы укучы яңа заман өчен хәзерлекле булырга, бүген алган белемнәрен киләчәктә куллана ала белергә тиеш. Бүгенге көн чыгарылыш сыйныф укучысы яңалыклар ташкыны алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, кирәкле мәгълүматны таба белергә тиеш. Ләкин статистика буенча 17-18 яшьлек егет-кызларның нибары 39% гына мәгълүмат белән эшли белә. Россия Федерациясенең Мәгарифне модернизацияләү концепциясе тәнкыйди фикер йөрткән шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куя.

Нәрсә соң ул фикерләү?

Фикерләү – баш миенең мәгълүматны эшкәртү процессы.

Тәнкыйди фикерләү — үз позицияңне яклый  һәм  җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.

  Заман укытучысы укучыларда тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерү белән беррәттән, әлбәттә, рухи-әхлакый кыйммәтләр дә булдырырга тиеш. (Россия Мәгариф министры Ольга Васильевада укучыларда рухи-әхлакый нормаларны булдыруны беренче урынга куя). Рухи-әхлакый кыйммәтләрне булдырырлык мирас калдырган атаклы шәхесебез – Ризаэддин Фәхреддин. Аның китаплары балаларның тормыш юлында һәрвакыт дөрес юнәлеш биреп торучы юл күрсәткечләре кебек, әти-әниләр, укытучы-тәрбиячеләр өчен өстәл китабы булып торалар. Остазыбызның хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану искиткеч зур әһәмияткә ия. Мастер-классыбызның максаты татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Р. Фәхреддинның мирасы нигезендә укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерү алымнары белән танышу.

III.         Төшенү

  1. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

 “Фишбоун” сүзе инглиз теленнән (fish – балык, bone – сөяк) балык кылчыгы дип тәрҗемә ителә. Бу алымның авторы менеджмент өлкәсендә эшләүче япон галиме Каора Исикава. Алымның нигезендә балык кылчыгы формасында төзелгән диаграмма ята. “Балык кылчыгы” схемасы төрле авыр ситуацияләрдән, проблемалардан чыгу юлын күрсәтергә ярдәм итә. Барлык идеяләр шушы схемага язылып куела.          

“Балык кылчыгы” конкрет ситуациядәге бәйләнешләрне, сәбәпләрне һәм нәтиҗәләрне схема рәвешендә күрсәтүдән гыйбәрәт.

 

“Балык кылчыгы” алымын үткәрү методикасы:

 “Балык”ның башына дәреснең темасы яки текстта куелган проблема языла, “балык”ның аскы “кылчык”ларына проблеманың фактлары билгеләнә, ә өске “кылчык”ларына язылган һәр фактның сәбәбе ачыклана. Темадан ни хәтле факт һәм сәбәпләрне аерып чыгарып була, шуның кадәр балык кылчыгының саны да ясала. Проблеманың факт һәм сәбәпләрен аерып күрсәткәч, “балык койрыгы”на проблеманың чишелеше, нәтиҗәсе языла. Проблеманың иң мөһим факт-сәбәпләре балыкның башына якынрак тора.  Барлык язмалар да кыска, төп фикерне генә белдерергә тиешләр.

 

— Хөрмәтле хезмәттәшләр, сез Р. Фәхреддинның бөтен яктан үрнәк шәхесләр тәрбияләргә кирәклекне өйрәткән нинди китабын беләсез?

— “Тәрбияле бала”

— Әйе, дөрес. Сезнең өстәлләрегездә Р. Фәхреддинның “Тәрбияле бала” исемле текст ята. Сез 2 минут эчендә текст белән танышып чыгыгыз.

— Текстның темасы?

— Тәрбияле бала турында.

— әйе, балыкның башына текстның темасын “Тәрбияле бала” дип язып куябыз. Балыкның аскы кылчыкларына фактлар: Р. Фәхреддин “Тәрбияле бала” —  ул  нинди бала булырга тиеш, дип саный?

— Иртән иртүк торыр, әти-әнисен тыңлар, соңга калмас, төртешмәс һ.б.

— Һәр фактның сәбәбен билгелибез. Ни өчен тәрбияле бала иртән иртүк торырга тиеш?

— йоклап яткан балага һөнәрсез, эшлексез, оятсыз диләр.

— ни өчен тәрбияле бала төртешмәс?

— төртешкән балаларны кешеләр яратмас. Һ.б.

— Балыкның койрыгына нинди нәтиҗә чыгарарырбыз?

— Ни чәчсәң —  шуны урырсың.

 

  • Хөрмәтле хезмәттәшләрем, дәресләрдә “Фишбоун”/”Балык кылчыгы” алымын куллануның әһәмияте нәрсәдә?

НӘТИҖӘ: Дәресләрдә “Фишбоун” алымын куллану укучыларның төркемдә эшли белү, текст анализлау, төп фикерне аерып чыгарып, сәбәпләрен ачыклау, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау кебек күнекмәләр формалаштыра.

 

  1. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.

“Фаразлар агачы” алымы.

  • Мәгърифәтче Р. Фәхреддин “Җимеш агачы – җимешләре белән, кеше гыйлемле булуы белән файдалы”, — дип яза. Белемле һәм белемен куллана белгән шәхес нинди булырга тиеш?  Хөрмәтле коллегалар, бу турыда сөйләшүне Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең “Фаразлар агачы” алымы белән дәвам итик.

Үткәрү методикасы:

  1. Тактада агач рәсеме ясала.

Агачның кәүсәсе – чишелеш сорый торган тема, проблема, реаль ситуация.

Агачның ботаклары —  тема яки проблемадан чыккан төрле фаразлар. Ботакларның саны чикләнми.

Агачның яфраклары – фаразларны дәлилләүче аргументлар.

Агачның кәүсәсе: Гыйлемле кеше.

 

Агачның ботаклары: “Белемле һәм белемен куллана белгән шәхес нинди булырга тиеш?   һәрвакыт китаплар укый, тәнкыйди фикерли, үз өстендә эшли, мәктәпне ярата һ.б.

Агачның яфраклары: “Ни өчен һәрвакыт китаплар укырга тиеш?” китаплар мәгълүмат чыганагы. Һ.б.

 

НӘТИҖӘ: “Фаразлар агачы” алымы укучыларны төркемдә эшләргә образлы фикерләүләрен, фантазияләрен үстерергә; факт белән фаразларны берләштерергә; перспектив уйларга өйрәтә.

 

  1. Белем системасына кертү һәм кабатлау

“Диаманта” алымы

“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр” – дип язып калдырган  Р. Фәхреддин. Хезмәттәшләрем, алтын кебек тагын нинди кыйммәтле ташларны беләсез?

  • Энҗе таш — Бриллиант һ.б.

 

Диамант инглиз теленнән кергән сүз, “бриллиант” дигәнне аңлата. Формасы бриллиантны хәтерләтә. Ул рифмалашмаган җиде юллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Аның ярдәмендә ике төшенчә арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләргә мөмкин. Диамантаны язу тәртибе:

1нче юл.   1 исем (тема).

 2нче юл.  2 сыйфат (теманы ачыклау).

3нче юл.   3 фигыль (эш, хәл, хәрәкәт).

4нче юл.   4 исем (ассоциация).

 5нче юл.  3 фигыль (капма-каршы эш-хәл,    хәрәкәт)

 6нчы юл.  2 сыйфат (капма-каршы теманы ачыклау).

 7нче юл.  1 исем (капма-каршы тема).

Мисал:

Тәрбияле бала

Инсафлы, әдәпле

Тыңлый, тырыша, ярдәм итә

            Ни чәчсәң – шуны урырсың

             Кычкыра, сүгенә, төрткәләшә

             Оятсыз, әхлаксыз

               Тәрбиясез бала

Р. Фәхреддин сабый бала аңларлык гади, җиңел һәм аңлаешлы итеп, тәрбияле, тәртипле, әхлаклы булганы өчен һәркем, ягъни бөтен җәмгыять ятатыр, ә тәрбиясез, тәртипсез, әхлаксыз булганы өчен бер кешедә , ягъни шулай ук бөтен җәмгыять ятатмас, күрәлмас дип аңлата. 

НӘТИҖӘ: Диаманта алымы иҗади сәләтләрне үстерергә, үз карашыңны булдырырга  өйрәтә. Зур күләмле информацияне гомумиләштерергә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булыша. Диамантны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару – җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә. Һәм иң мөһиме диамант төзү укучыдан, уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгак ясауны һәм шуны берничә сүз белән (кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә.

  1. Рефлексия.
    6. “Алты эшләпә” алымы

— Хөрмәтле хезмәттәшләрем, мастер-классыбыз ахырына да якынлашты. «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану” дип исемләнгән мастер-класс сезнең педагогик эшчәнлегегездә файдалы булыр дип ышанып калам.

— “Алты түбәтәй” алымы белән без соңгы нәтиҗәне чыгарыйк, ягъни мастер-класска бәя бирик.

— Сезнең алларыгызда түбәтәйләр. Үзегезнең түбәтәегез таләп иткән сорауга җавап бирәбез. Эшне ак түбәтәйдән башлыйбыз?

— Ак түбәтәй, мастер-класста нинди яңа мәгълүмат белдегез, нәрсәгә өйрәндегез? Рәхим итегез.

— Сары түбәтәй,

— Кара түбәтәй –  ул безнең тәнкыйть.

— Кызыл түбәтәй, сезгә сүз бирәбез. Кызыл төс – эмоцияләр төсе.

— Яшел түбәтәй креативлык, фаразлар кылу.

— Зәңгәр түбәтәй, нәтиҗә ясыйбыз:

Ризаэддин Фәхреддин “Дөньяга килгән сәгать белән балалар – тәрбиягә мохтаҗлардыр”, — ди. Шулай ук: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, — дип бик дөрес әйткән. Бала чагында алган тәрбияне балалар күп вакытта чәчләре агарганчы саклыйлар. Шулай итеп, Р. Фәхретдин яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы-мөгаллимнәрнең дә һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиешлегенә басым ясый. Һичшиксез, мондый тәрбиянең җимеше татлы булачак.

Хөрмәтле коллегалар, игътибарыгыз өчен рәхмәт! Миңа сезнең белән эшләве бик рәхәт булды! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим.

Комментарии закрыты.