Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

 

 

 

 

 

 

Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары  (V-IX сыйныфлар) өчен 

татар әдәбиятыннан үрнәк программа

 

 

 

 

Төзүче-авторлары:  Ф. Х. Җәүһәрова

                                           

                                                

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Казан

2013

 

 

Эчтәлек

 

Аңлатма язуы…………………………………………………………………………………3-4

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре……………………………………….5-6

Әдәбият предметының төп эчтәлеге………………………………………………..7-9

         Әдәбият тарихы…………………………………………………………………………………7-8

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр…………………………………………………………8-9

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре…………………9

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр………………………………………..10

Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү……………11

 

КУШЫМТА. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы……………………………………………………………..12-14

 

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

 

Уку предметы буларак татар әдәбиятының эчтәлеген күпгасырлык әдәби мирасның иң яхшы әсәрләрен уку һәм өйрәнү тәшкил итә. Аларны  кабул итү, анализлау тарихи һәм теоретик белемнәргә, шулай ук уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган эш төрләренә, алым-чараларга, формаларга нигезләнә.

V-IX сыйныфларда татар әдәбиятын өйрәнү түбәндәге максатларны алга куя:

  • татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматлардан, әдәби барышны тәэмин итүче төп әдипләр иҗаты турында хәбәрдар булу һәм гомум әдәби-теоретик төшенчәләрне татар әдәбиятына мөнәсәбәтле куллана белү.
  • татар әдәбияты тарихының төп фактларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек өчен мөһим эчтәлекне күрә белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалану күнекмәләре булдыру.
  • әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны; китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны; сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
  • татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксыну, дөньяга гуманлы караш, татар халкының мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай һәм башка мәдәниятләрне хөрмәт белән кабул итүче шәхес тәрбияләү.

Уку-укыту процессында өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләп (критерий) булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычлары һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, татар милләтенә хас күркәм сыйфатларны чагылдыруы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.

Тәкъдим ителә торган материал укучыларның кабул итү эшчәнлеге һәм татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле түбән сыйныфларда кечерәк күләмле әсәрләр өйрәнелсә, балалар үсә барган саен зуррак күләмле әсәрләрнең татар әдәби процесс үзенчәлекләре белән беркадәр бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә.

Укучыларның рус телендә белем бирүче мәктәптә укулары түбәндәге үзенчәлекләргә китерә: а) зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү; б) татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; в)татар һәм рус әдәбиятларын (аерым әсәрләрен) чагыштырып өйрәнү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

 

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәбиятны мөстәкыйль укып, аңларлык күнекмәләр булдыру;
  • татар сүз сәнгатен рус һәм дөнья әдәбияты фонында кабул итәргә өйрәтү;
  • татар әдәби теле нормаларын саклап язу һәм сөйләү күнекмәләре булдыру;
  • кирәкле мәгълүмат һәм белемнәрне төрле чыганаклардан табу, алардан мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү.

 

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга, иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен һәм аңа салынган мәңгелек кыйммәтләрне күзалларга өйрәтү;
  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;
  • классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белүенә ирешү;
  • татар әдәбияты текстларын рус әдәбияты әсәрләре белән гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәттә чагыштыру күнекмәләре формалаштыру;
  • бәяләү өлкәсендә:
  • татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга өйрәтү;
  • мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;
  • баланың үзаңын үстерү, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
  • татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

коммуникатив яктан:

  • татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү;
  • әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;
  •  аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият,  вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша эзләү күнекмәсе булдыру;
  • укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;
  • әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга өйрәтү. 

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен һәм милли үзенчәлекләрен тою хисе формалаштыру;
  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

 

 

 

 

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ

VIX сыйныф

Әдәбият тарихы

Әдәбият тарихын өйрәнү халык авыз иҗатыннан башлана.

 Халык авыз иҗаты

Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары. Әкиятләр. Мәкаль һәм әйтемнәр. Табышмаклар. Мәзәкләр. Җырлар. Бәетләр. Риваятьләр һәм легендалар.

 

Борынгы, урта гасырлар татар әдәбияты

 

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятының мифологиягә һәм халык авыз иҗатына нигезләнүе. Ислам дине идеологиясе белән сугарылуы. Шәрык әдәбиятлары йогынтысы. Күчмә сюжетлар. Әсәрләрнең тематик төрлелеге һәм проблематикасы: гадел хөкемдар, кеше һәм Алла, шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте, илаһи мәхәббәт һәм җир мәхәббәте, гаделлек, миһербанлылык, сабырлык. Әдәбиятта дини-әхлакый, суфыйчыл һәм дөньяви карашларның үрелеп баруы. Жанрлар төрлелеге.

ХIХ йөз әдәбияты

Бер яктан, урта гасыр әдәбияты традицияләренә нигезләнүе, икенче яктан, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле яңа сыйфатлар белән баюы: реализм юлына чыгу, яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү, сурәтләүнең яңа алым-чараларына мөрәҗәгать итү. Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының  үзенчәлекләре. Һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятның чынбарлык проблемаларына мөрәҗәгать итүе. Яңа заман сүз сәнгатенә нигез салыну.

ХХ гасыр татар әдәбияты

Иҗтимагый-тарихи вакыйгаларның әдәбиятка тәэсире. Татар сүз сәнгатенең Шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Кеше һәм җәмгыять проблемасы.Чынбарлыкны реалистик һәм романтик чагылдыру үзенчәлекләре. Әхлакый  һәм фәлсәфи эзләнүләр. Яңарыш чоры әдәбиятының әһәмияте.

Совет чоры татар әдәбиятының каршылыклы үсеше. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте. Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбияты. Илленче еллар ахырыннан башлап әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре башлану. Сүз сәнгатендә милләт проблемасының алгы планга чыгуы. Әдипләрнең заман проблемаларына актив мөрәҗәгать итүе. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы.

Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар

Матур әдәбиятның тормышны танып белүнең бер формасы булуы һәм анда кеше рухи дөньясының байлыгы, күптөрлелеге чагылуы. Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгатенең төп асылы (әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру).

Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны. Татар әдәбиятының милли үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык. Татар әдәбияты  мөрәҗәгать иткән тема-мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре.

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Сүз сәнгате буларак әдәбият. Язма әдәбият һәм фольклор. Халык авыз иҗаты жанрлары.   Әдәби   төрләр һәм жанрлар. Әдәби образ.

Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт, автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой.

Әдәби әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру. Пейзаж. Портрет. Юмор һәм сатира.

Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа.

 

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:

  • Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
  • сәнгатьле уку;
  • кабатлап сөйләүнең төрле төрләре (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);
  • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
  • әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;
  • план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә (отзыв) язу;
  • сочинение элементлары белән изложение  язу;
  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу;
  • тема, проблема, жанр уртаклыклары нигезендә татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү;
  • рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • сүз сәнгатенең образлы табигате;
  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;
  • классик әдипләрнең (Г.Тукай, Г.Камал, Ф. Әмирхан, М.Җәлил) тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары;
  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;
  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;
  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;
  • геройларга характеристика бирү;
  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
  • өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү;
  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;
  • укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;
  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

 

 

 

 

УКЫТУНЫ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ҺӘМ

 МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

Әдәбият предметын укыту барышында түбәндәге материаль-техник чараларны файдалану мөмкинлеге күздә тотыла:

  • халык авыз иҗаты үрнәкләре;
  • тарихи чыганаклар;
  • сынлы сәнгать әсәрләре;
  • тема буенча музыкаль әсәрләр;
  • күрсәтмә әсбаплар;
  • мультимедиа укыту программалары;
  • электрон дәреслекләр;
  • Интернет материаллары;
  • электрон китапханә;
  • компьютер программалары;
  • укучыларның белемнәрен тикшерү программалары;
  • сүзлекләр, энциклопедияләр;
  • белешмә материаллар;
  • татарча сайтлар;
  • балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;
  • яңа әдәби китаплар;
  • аудио-һәм видеоәсбаплар;
  • интерактив тикшерү программалары;
  • лингафон кабинеты.

 

 

 

 

 

 

 

кушымта

Ф.Х. Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы

 

5 сыйныф (13 әсәр)

Татар әдипләренең әсәрләре:

К. Насыйри “Патша белән карт”;

Г. Тукай “ Су анасы”;

 Г. Ибраһимов “Яз башы”; 

М. Җәлил “Алтынчәч” (өзек);

Ф. Кәрим “Кыр казы”;

Ф. Хөсни “Чыбыркы”;

Ф. Яруллин “Зәңгәр күлдә ай коена”;

М. Әгъләм “Матурлык минем белән”;

Н. Дәүли “Бәхет кайда була?”.

Биографик белешмәләр: К. Насыйри, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Җәлил.

Рус  язучыларының тәрҗемә әсәрләре:

А. Платонов “Ягъфәр бабай”;

6 сыйныф (13 әсәр)

Татар әдипләренең әсәрләре:

Г. Тукай “Шүрәле”, “Туган авыл”;

М.Гафури “Ана”;

Һ. Такташ “Мокамай”;

М. Җәлил “Имән”, “Чәчәкләр”;

Ә. Еники. “Матурлык”;

Г. Бәширов “Сабантуй”;

И. ГазиОнытылмас еллар”(өзек);

М. Мәһдиев “Фронтовиклар”(өзек);

Биографик белешмәләр: Һ. Такташ, Ш. Маннур, М. Гафури, Ә. Еники, М.Мәһдиев. (ике әсәр буларак карала)

Рус  язучыларының тәрҗемә әсәрләре:

А.Чехов “Анюта.

7 сыйныф (14 әсәр)

Татар әдипләренең әсәрләре:

Г. Тукай “Милли моңнар”;

Г. Ибраһимов “Табигать балалары” (өзек);

С. Хәким “Бакчачылар”;

Һ. Такташ “Алсу”;

Ф. Кәрим “Бездә яздыр”;

Г. Кутуй “Рәссам”;

Ә. Еники “Кем җырлады?”;

Г. Бәширов ”Менә сиңа мә!”;

И. Гази “Йолдызлы малай”;

М. Мәһдиев “Без —  кырык беренче ел балалары”(өзек);

М. Галиев “Нигез” (өзек);

Т. Миңнуллин “Монда тудык,  монда үстек” (өзек);

Биографик белешмәләр: Г. Тукай, С. Хәким, Г. Әпсәләмов, Ә. Еники (бер әсәр буларак исәпләнә).

Рус  язучыларының тәрҗемә әсәрләре:  А. Пушкин “Кышкы кич”,

8 сыйныф  (15)

Татар әдипләренең әсәрләре:

Г.Тукай “Пар ат”;

Г. Ибраһимов “Алмачуар”;

Ш. Камал “Буранда”;

С. Хәким “Җырларымда телим”;

Ф. Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”;

Ш. Маннур “Муса”(өзек);

Г. Афзал “Юл газабы”, “Йөз кабат”;

М. Мәһдиев “Кеше китә, җыры кала” (өзек);

Ф. Садриев “Бәхетсезләр бәхете” (өзек);

М. Әгъләм “Каеннар илендә”;

Р. Харис “Ике гөл”

Т. Миңнуллин “Моңлы бер җыр”(өзек).

Биографик белешмәләр: Г. Афзал, Ф. Садриев, М. Әгъләмов, Т. Миңнуллин (бер әсәр буларак исәпләнә).

Рус  язучыларының тәрҗемә әсәрләре: А. Куприн “Олеся”(өзек).

 

9 сыйныф (15 әсәр)

Татар әдипләренең әсәрләре:

Г. Тукай “Ана догасы”;

Г. Ибраһимов “Сөю-сәгадәт”;

Ф. Әмирхан “Хәят” (өзек);

Г. Камал “Беренче театр”;  

Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять”;

Г. Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”(өзек); 

А. Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”(өзек);

Г. Афзал “Өф-өф итеп”;

Р. Мингалим “Сап – сары көзләр”;

Р. Әхмәтҗанов “Сандугач керде күңелгә”, “Әкияттән”;

Ш. Хөсәенов “Әни килде”.

Биографик белешмәләр: Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов,  А. Гыйләҗев, Г. Камал, Ш. Хөсәенов, Р. Мингалим.

           Рус  язучыларының тәрҗемә әсәрләре: А. Пушкин “Пәйгамбәр”.

 

 

 

 

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

 

 

 

 

 

Примерная образовательная программа по татарской литературе для детей татар, обучающихся в русской школе (V — IX классы)

 

 

 

 

Автор —  составитель:  Ф. Х. Завгарова

                                          

                                                

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Казань

2013

 

 

Содержание

Пояснительная записка…………………………………………………………………………………3-4

Запланированные результаты образования………..                          5-6

Основное содержание образовательного предмета…………………………………………………..                                            7-9

История литературы ……………………………………………………………………..7-8

Теоретические понятия…………………………………………………………………..8

Виды деятельности по работе с литературным произведением……………………………………………………………………………………………9

Требования к уровню подготовки  учащихся…………………………………………..10-11

Информационное и материально — техническое обеспечение образовательного процесса………………………………………………………………12

 

Приложение. Минимум литературных произведений,  рекомендованных для изучения детьми татарами, обучающимися в русской школе……………………………………………………………………………………………………..13-14

 

Пояснительная записка

Содержание образовательного курса по татарской литературе составляет чтение и изучение шедевров многовековой татарской литературы. Художественное восприятие, анализ литературных произведений  основываются на теретические знания, на виды, приемы, методы и формы  деятельности, применяемые в образовательном процессе. 

Цели литературного образования в V — IX  классах следующие:

  • Осознонное восприятие текстов татарской литературы в единстве его формы и содержания; ознокомление учащихся творчеством основных деятелей литературы, обеспечивших ход литературного процесса; главными литературно – историческими событиями; формирование навыков самостоятельного применения, полученных теоретических знаний в процессе литертатурного образования;
  • Формирование навыков чтения и анализа литературного произведения, применяя основные факты развития литературного процесса; умение выявлять историко – литературную основу произведений татарской литературы и указать на их эстетическую ценность; формирование навыков устной и письменной литературной речи;
  • Формирование навыков эмоционального восприятия литературного текста, потребности самостоятельного чтения литературных произведений; развитие аналитического и образного мышления; культуру чтения; понимания авторской позиции; восприятия литертуры как явления искусства;
  • Воспитание гуманную, духовно обогащенную, умеющую самообразововаться и легко адаптируемую к условиям быстро изменяющегося мира личность; привить в ней чувства гражданской ответственности, патриотизма, гордость за родную татарскую литературу и культуру.

Основными критериями отбора татарских литературных произведений для изучения в  V — IX классах являются их эстетическая ценность, благоприятное воздействие на личность учащегося, соответствие с его возрастным развитием, отражение лучших историко – культурных, образовательных традиций и духа татарского народа.

Предложенные литературные произведения распределяются в соответсвии принципам основ общего образования. Курс татарской литературы в данных классах направлен на формирование целостного представления учащимися развития татарской художественной словестности и восприятие ими общечеловеческих ценностей, отраженных в призведениях татарской литературы. Авторы программ, предложенный список литературных произведений в целях более глубокого изучения могут самостоятельно  пополнить.

Обучение данной категории детей в русскоязычной школе предполагает учет следующих особенностей: а)  сокращение текстов объемных произведений; б) включение в список произведений боллее ярко отражающих специфику национальной особенности татарского народа, его духа и эстетических восприятий; в) включение в программу отдельных произведений русских классиков в переводе на татарский язык для сравнительного изучения.

 

ЗАПЛАНИРОВАННЫЕ РЕЗУЛЬТАТЫ ОБРАЗОВАНИЯ

Основные результаты преподавания татарской литературы V – IX классах следующие:

  • Формирование навыков самостоятельного чтения и осознонного восприятия литературного произведения;
  • Умение воспринимать татарскую художественную словестность в контексте мировой литературы;
  • Формирование навыков устной и письменной литературной речи;
  • Умение добывать необходимую информацию и сведения из различных средств коммуникации;

  В процессе преподвания татарской литературы в средних классах результаты образовательного предмета следующие:

В познавательной сфере:

  • обучение самостоятельному восприятию и пониманию татарского литературного текста, представлению взаимосвязи изображенной действительности с реалиями историко – культурного времени, восприятию вечных общечеловеческих ценностей;
  • привитие навыков определения содержания, темы, идеи, проблемы изученного произведения, самостоятельной оценки его героев;
  • знание основных фактов творческой и жизненной биографии классиков татарской литературы;
  • формирование навыков сопоставления произведений татарской и русской литератур в контексте общечеловеческих ценностей.

в  оценочной сфере:

  • обучение пониманию духовно – нравственных ценностей и литературно – эстетических особенностей татарской литературы;
  • достижение сохранности межкультурных связей, информированности учащихся о культуре и литературных традициях других народов, обучение уважительному восприятию культур других народов, толерантности;
  • развитие самосознания учащихся, воспитание гражданской ответственности, научить любить родину;
  • формирование навыков выражения собственного отношения к произведениям татарской литературы;

в коммуникативной сфере:

  • достижение осознонного чтения и восприятия произведений татарской литературы;
  • умение сравнивать события и героев произведения, выразительно читать произведения (отрывок); выражать устно и письменно собственное мнениө относительно изученного произведения;
  • умение самостоятельно находить необходимые сведения об авторах, об их произведениях из различных информационных источников (интернет, справочники, энциклопедии и тд.);
  • активизация самостоятельного и творческого мышления учащихся;
  • умение создавать творческие работы по литературным произведениям и на заданные темы;

эстетической сфере:

  • формирование восприятия эстетических и национальных особенностей литетратурного произведения;
  • достижения учащимися оценки литературного произведения с учетом его эстетической целеостности, образной системы, литературно – художественных приемов;
  • формирование навыков сравнительной оценки татарские и русские литературные произведения; выявлять и определять в них общие и национально специфичные нравственные идеалы;

 

Основное содержание образовательного предмета                                       

V — IX КЛАССЫ

История литературы

Изучение истории литературы начинается с изучения татарскогоо устного народного творчества. Устное народное творчество как наследие национальной культуры. Стержневая позиция общечеловеческих ценностей в фольклорных произведениях. Влияние фольклора на письменную культуру и литературу, на формирование литературного языка. Основные жанры татарского фольклора. Сказки. Пословицы, поговорки. Загадки. Анекдоты. Песни. Баиты. Легенды и предания

Древняя, средневековая литература

Основанность древней и средневековой литературы на мифологическую систему и фольклор татарского народа. Влияние восточной литературы. Соотнесенность основ художественного слова с идеологией ислама. Кочующие сюжеты. Тематическая и проблематическая разновидность в литературе: взаимоотношения человека с Аллахом, с обществом, справедливый правитель, земная и небесная (духовная) любовь, терпимость, добрата. Переплетение релегизно – нравственных, суфийских и светских взглядов. Жанровое многообразие. 

Литература ХIХ века

Основанность на древнюю и средневековую литературу с одной сотороны, обогащение новыми качествами, продиктованными изменениями в обществе: реалистическое изображение действительности, появление новых видов и жанров, появление новых средств художественного изображения с другой. Особенности литературы периода просвещения. Стремление создавать образ идеалного человека, борьба со старыми взгядами и устоями в обществе.Обращение литертауры на проблемы окружающей действительности. Заложение фундамента литературы обновления.

Литература ХХ века

Влияние социально – исторических событий на литературу. Освоение татарской литературой достижений восточной, русско – европейской литературно – филосовских и  культурных традиций. Проблемы человека и общества. Особенности изображения действительности романтическими и реалистическими приемами. Нравственно – филосвские поиски. Роль литературы периода Обновлений.

Противоречивость развития литературы в Советскую эпоху.Основные темы и проблемы. Взаимоотношения писателя и общества. Татарская литература и Великая Отечественная война. Начало качественных изменений в литературе конца 50 – х годов. Выдвежение на первый план национальных проблем. Активное обращение писателей на призывы времени. Проявление изменеий в обществе в татарской литературе.

Основные историко – литературные сведения

Литература как форма художественного восприятия жизни и проявление в ней духовного богатства и красоты человека. Художественная литература и другие виды искусства. Основы художественного слова (нравственность, доброта, воспитание основных принципов жизни, правильного отношения к миру, эстетического вкуса; ознакомление общечеловеческими ценностями ).

Роль художественной литературы в социокультурной жизне народа. Национальные особенности, гуманистическое содержание, традиции и новизна татарской литературы. Темы – мотивы, общечеловеческие ценности воспетые татарской литературой.

Теоретические понятия

Литература как искусство художественного слова Литература письменная и фольклор.Жанры устного народного творчества.Литературные виды и жанры. Литературный образ.

Форма и содержание литературного произведения, тема, проблема, идея, сюжет, композиция; элементы сюжета; конфликт, образ автора, образ рассказчика; лирический герой.

Язык литературного текста. Художественно – изобразительные средства: сравнение, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, одушевление. Пейзаж. Портрет. Юмор и сатира.

Стихосложение: ритм, рифма, строфа.

Виды деятельности по работе с литературным произведением:

-осознонное и творческое чтение литературных произведений различных жанров;

  • выразительное чтение;
  • разные виды повтроного рассказа (полный, сокращенный, выборочный, с пояснениями, с творческим заданием);

— чтение поэтических текстов и отрывков прозы по памяти; 

— анализ и интепретация  литературного текста;

— составление плана и отзыва литературному произведению;

— подготовка сочинения с элементами изложения;

— подготовка сочинения по изученному произведению, соотнеся тематику с собственными жизнеными взглядами;

— сравниительная оценка произведений русской и татарской литератур в часте общности тем, проблем, жанров;

  • перевод русскоязычных литературных текстов на татарский язык и наоборот.

Требования к уровню подготовки  учащихся:

  • образная природа искусства слова;
  • содержание изученного произведения;
  • основные факты жизни и творчества писателей классиков (Г. Тукай, К. Камал, Ф. Амирхан, М. Джалиль);
  • основные литературно – теоретические понятия;
  • осознонное восприятие и анализ литературного текста;
  • умение выявлять основных сюжетных частей текста, состовлять план, тезисы;
  • опредление вида и жанра изученного произведения;
  • опреленеие темы, проблемы, идеи прочитанного произведения;
  • составление характеристики героям произведения;
  • выявление роли художественно – изобразительных средств и особенностей сюжета и композиции литературного текста;
  • сравнение эпизодов и героев произведения;
  • умение выражать собственное мнение относительно прочтитанному;
  • умение применять различные виды повторного перессказа;
  • умение состовлять устный и письменный отзывы к прочитанному произведению;
  • участие в дискуссиях, умение доказывать собственные суждения относительно прочитанному произведению;
  • состовление устного и письменного связанного текста на заданные темы с сохранением норм литературного языка;
  • умение выбирать соотвествующих эстетическому вкусу литературные произведения и их оценка;
  • умение самостоятельно добывать необходимые сведения об авторах, о литературных произведениях из современных источников комуникации (интернет, справочники, словари, энциклопедии и тд.).

 

Информационное и материально — техническое обеспечение образовательного процесса

 

 В процессе организации преподавания татарской литературы подразумеваются использование нижеследующих инфрмационых и  материально – технических средств:

  • Образцы народной словестности;
  • Исторические источники;
  • Произведения живописи и скульптуры;
  • Музыкальные произведения по темам;
  • Наглядные пособия;;
  • Мультимедийные образовательные программы;
  • Электронные учебники;
  • Интернет источники;
  • Электронная библиотека;
  • Компьютерные программы;
  • Программы конроля уровня знаний учащихся;
  • Словари, энциклопедии;
  • Справочные  материалы;
  • Сайты на татарском языке;
  • Детские газеты и журналы;
  • Литературные книги;
  • аудио- видео пособия;
  • интерактивные программы контроля;
  • лингафонные кабинеты.

 

Приложение.

Минимум литературных произведений,  рекомендованных для изучения детьми татарами, обучающимися в русской школе (V — IX классы)

 

5 класс  (13 произведений)

Произведения татарских писателей:

 

К. Насыйри “Патша белән карт”; ( Царь и старик )

Г. Тукай “ Су анасы”; (Водяная)

 Г. Ибраһимов “Яз башы”;  (Начало весны0

М. Джалиль “Алтынчәч”(Золотовласка) (өзек) (отрывок);

Ф. Карим “Кыр казы”; (Дикая гусь)

Ф. Хусни “Чыбыркы”; (плетка)

Ф. Яруллин “Зәңгәр күлдә ай коена”; (Купается луна на синем небе)

М. Аглям “Матурлык минем белән”; (Красота со мной)

Н. Даули “Бәхет кайда була?”.(Где бывает счастье?)

Биографические сведения: К. Насыйри, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Джалил.

Переводные произведения русских авторов:

А. Платонов “Ягъфәр бабай”; (Дед — солдат)

6 класс (13 произведений)

Произведения татарских писателей:

Г. Тукай “Шурале”, “Туган авыл” (Родная деревня);

М.Гафури “Ана”; (Мать)

Х. Такташ “Мокамай”;

М. Джалиль “Имән”, (Дуб)“Чәчәкләр”(Цветы);

А. Еники. “Матурлык”(Красота);

Г. Бәширов “Сабантуй”;

И. ГазиОнытылмас еллар”(Незабываемы года)(өзек)(Отрывок);

М. Магдиев “Фронтовиклар”(Фронтовики) (өзек) (отрывок);

Биографические сведения: Х. Такташ, Ш. Маннур, М. Гафури, А. Еники, М.Магдиев. (рассчитывается как два произведения)

Переводные произведения русских авторов:

А.Чехов “Анюта”.

7 класс (14 произведений)

Произведения татарских писателей

Г. Тукай “Милли моңнар” (Национальные мотивы);

Г. Ибрагимов “Табигать балалары” (Дети природы) (өзек) (отрывок);

С. Хаким “Бакчачылар” (Садовники);

Х. Такташ “Алсу”;

Ф. Карим “Бездә яздыр” (Наверное у нас весна);

Г. Кутуй “Рәссам” (Художник);

А. Еники “Кем җырлады?” (Кто спел?);

Г. Бәширов ”Менә сиңа мә!” (Вот тебе на!);

И. Гази “Йолдызлы малай” (Мальчик со звездой);

М. Магдиев “Без —  кырык беренче ел балалары”(Мы дети сороковых) (өзек) (отрывок0;

М. Галиев “Нигез” (Фундамент) (өзек) (отрывок);

Т. Миннуллин “Монда тудык,  монда үстек”(Здесь родились, здесь выросли) (өзек) (отрывок);

Биографические сведения: Г. Тукай, С. Хаким, Г. Абсалямов, А. Еники .

(Рассчитывается как одно произведение)

Переводные произведения русских авторов:  А. Пушкин “Зимний вечер”,

8класс  (15произведений)

Произведения татарских писателей:

Г.Тукай “Пар ат” (Пара лошадей);

Г. Ибрагимов “Алмачуар” (Лошадь в яблоках);

Ш. Камал “Буранда”(В бурю);

С. Хаким “Җырларымда телим”(В песнях желаю);

Ф. Хусни “Сөйләнмәгән хикәя” (не рассказанный рассказ);

Ш. Маннур “Муса”(өзек)(отрывок0;

Г. Афзал “Юл газабы” (тяжбы дорог), “Йөз кабат” (Сто раз);

М. Магдиев “Кеше китә, җыры кала” (Человек уходит, песня остается)(өзек) (отрывок);

Ф. Садриев “Бәхетсезләр бәхете” (Счастье несчстных) (өзек) (отрывок);

М. Аглям “Каеннар илендә” (В стране берез);

Р. Харис “Ике гөл” (Два цветка0

Т. Миннуллин “Моңлы бер җыр” (Грустная песня) (өзек) (отрывок).

Биографические сведения: Г. Афзал, Ф. Садриев, М. Аглямов, Т. Миңнуллин (рассичытвается как одно произведение).

Переводные произведения русских авторов А. Куприн “Олеся”(отрывок).

 

9 класс  (15 произведений)

Произведения татарских писателей:

Г. Тукай “Ана догасы” (Молтва матери);

Г. Ибраһимов “Сөю-сәгадәт” (Любовь — блаженство);

Ф. Әмирхан “Хәят”  (Хаят) (өзек) (отрывок);

Г. Камал “Беренче театр” (Первый спектакль);  

А.  Еники “Әйтелмәгән васыять” (Не сказанное завещание);

Г. Апсалямов “Ак чәчәкләр” (Белые цветы) (өзек) (отрывок); 

А. Гилязев “Җомга көн кич белән” (Вечером в пятницу)(өзек) (отрывок);

Г. Афзал “Өф-өф итеп” (Сдувая пылинки);

Р. Мингалим “Сап – сары көзләр” (Желтая осень);

Р. Ахметзянов “Сандугач керде күңелгә” (Соловей вошел в душу), “Әкияттән” (Из сказки);

Ш. Хусаинов “Әни килде” (Мама приехала).

Биографические сведения: Ф. Амирхан, Г. Ибрагимов,  А. Гилязев, Г. Камал, Ш. Хусаинов, Р. Мингалим.

Переводные произведения русских авторов: А. Пушкин “Пророк”.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарии закрыты.