Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы
(1 — 11 нче сыйныфлар)
Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова,
Р.Л.Малафеева
Казан – 2014
ЭЧТӘЛЕК
- Аңлатма язуы…………………………………………………………………………………..
- Укыту предметына гомуми аңлатма: …………………………………………………
- татар теле укыту максатлары …………………………………………………..
- программага эчтәлек сайлау үзенчәлекләре.. …………………………….
- Укыту предметының укыту планында тоткан урыны. …………………………….
- Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре. ……………………………..
- Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре. ………………………………………………………………………………………………
- Укыту предметының темаларга якынча бүленеше. …………………………………….
- Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшеръ……………………..
- Аңлатма язуы
Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.
Тәкъдим ителгән “Гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигездә укыту программасы” психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.
Әлеге программа рус телле балаларга татар теле укыту буенча эш программаларын төзү өчен нигез булып тора. Ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгеләгән төп программага таянып төзелде.
Укытучылар эш программаларына мәктәпнең эш үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда үзгәрешләр кертә алалар. Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.
Программа дәүләт контроле һәм белем сыйфатын билгеләү системасы өчен нигез булып тора.
- УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА
1)Татар теле укыту максатлары.
Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максатының эчтәлеге
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.
Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.
Үстерү максатының эчтәлеге
Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:
– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;
– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.
Тәрбияви максатның эчтәлеге
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.
Белем бирү максатының эчтәлеге
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
2) Коммуникатив технология нигезендә төзелгән программага эчтәлек сайлау принциплары.
Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели.
Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру өчен, бу технология билгеләгән максатларга һәм принципларга туры килгән программа эчтәлеген сайлау таләп ителә. Димәк, коммуникатив технология нигезендә укыту принципларнын ачыклау – программа эчтәлеген сайлау өчен төп критерийлар, норматив база булып тора.
- Телне аралашу аша өйрәнү принцибы
Атаклы психологлар А.Н. Леонтьев, П.Я. Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:
Лингвистик материал сайлау схемасы
Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау
Ї
Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү
Ї
Сөйләм бурычларын ачыклау
Ї
Тиешле лингвистик материалны сайлау.
Сайлап алынган лингвистик материал филологик формада таныштыргач, аны төрле аралашу сфераларындагы социаль контактларда, аралашу ситуацияләрендә, текстлар эчтәлеген сөйләүдә куллану камилләштерелә. Өйрәнелгән грамматик материал максатчан рәвештә төрле жанрдагы текстлар эчтәлегендә кулланылып, укучыларның сөйләшә алулары камилләштерелә.
Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.
- Уку процессын индивидуальләштерү принцибы
Россия Федерациясенең мәгарифне үстерү доктринасында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше – укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.
Башлангыч сыйныф укучылары эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә, кабул итә һәм фикерли башлый. Күрсәтелгән психологик үзенчәлекләрнең, һичшиксез, эчтәлек сайлаганда исәпкә алынуы зарур.
Башлангыч сыйныфларда укыту процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану – лингвистик материалны өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Ассызыклап шуны әйтергә кирәктер, өйрәнелгән лексик-грамматик материал балаларның социаль контактларына туры килеп, аларның татарча аралашуын тәэмин итәрлек булырга тиеш. Әлбәттә, укучыларның психофизиологик мөмкинлекләрен исәпкә алу зарур.
Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен программада эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Әйтик, “Белем һәм тормыш” темасында “Яхшы уку өчен, нинди сыйфатлар кирәк?” “Яхшы уку җиңелме?“ проблемалары буенча сөйләшү оештырыла. Аңлашыла: бу әхлакый проблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы, укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.
- Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы
Белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләп оештыру психология һәм педагогика фәннәренең алдынгы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе. Психологлар, методистлар фикеренчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе – тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуы тәэмин ителә. Шуңа күрә программада һәр сыйныфта аралашу өчен коммуникатив максатлар, өлкән сыйныфларда аралашу проблемалары күрсәтелеп барды. Лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре программада нәкъ менә коммуникатив максаттан, аралашу проблемаларыннан чыгып билгеләнде.
- Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы
Коммуникатив методикага беренче нигез салучылардан булган Э.П. Шубин мәктәптә чит телне өйрәтү процессында грамматик материалны академик грамматика эзлеклелегендә һәм тирәнлегендә өйрәнүне мәҗбүр итеп куймый. Функциональ принцип нигезендә программага грамматик материал түбәндәге таләпләр буенча сайлана:
— грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;
– грамматик материалның өйрәнелү тәртибе академик бирелештә түгел, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;
— грамматик материалның күләме, теоретик авырлыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләрен исәпкә ала;
— грамматика, тел берәмлеге буларак түгел, ә сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелә; иң беренче чиратта, грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителә: хәбәр итү, аңлату, сорау, тәкъдим итү, киңәш бирү, ышандыру һ.б.
Башлангыч этап өчен грамматик материал күрсәтелгән критерийларга таянып сайланды. Берникадәр грамматик материал теоретик формада бирелмичә, ә лексик-грамматик төзелмәләр формасында тәкъдим ителде. Аларны үзләштерү сөйләм ситуцияләре нигезендә оештырыла. Ә җиңелрәк дип саналган грамматик материал филологик формада, кагыйдәләр нигезендә өйрәнелә бара. Ләкин кагыйдәләрне ятлау мәҗбүр түгел, ә лексик-грамматик материалны күбрәк аралашуда имитацияләүгә игътибар ителә.
Урта һәм югары сыйныфларда – грамматик материал, нигездә, филологик формада, грамматик кагыйдәләр нигезендә тәкъдим ителде.
- Ана телен исәпкә алу принцибы
Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу – телне үзләштерү процессын җиңеләйтә. Димәк, һәр сыйныфка программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Яңа грамматик кагыйдәләр бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара, ә дәреслекләрдә грамматик кагыйдәләрнең рус һәм татар телләрендә бирелүе укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.
- Укыту предметының укыту планында тоткан урыны
Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен башлангыч белем бирү баскычында татар теле һәм әдәби укуга 646 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше түбәндәгечә күрсәтелә.
I сыйныф – 4 сәгать – 136 сәгать;
II сыйныф – 5 сәгать – 170 сәгать;
III сыйныф – 5 сәгать – 170 сәгать;
IV сыйныф – 5 сәгать – 170 сәгать.
Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен төп гомуми белем бирү баскычында татар теле предметын укытуга 476 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә:
V сыйныф – 3 сәгать – 102 сәгать;
VI сыйныф – 4 сәгать – 136 сәгать;
VII сыйныф – 2 сәгать – 68 сәгать;
VIII сыйныф – 2 сәгать – 68 сәгать;
IХ сыйныф – 3 сәгать – 102 сәгать.
Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен урта (тулы) гомуми белем бирү баскычында татар теле предметын укытуга 68 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә.
Х сыйныф – 1 сәгать – 34 сәгать;
ХI сыйныф – 1 сәгать – 34 сәгать.
- УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.
Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;
- “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.
Укытуның шәхси нәтиҗәләре
Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
- текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
- “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:
Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре
Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.
Танып белү нәтиҗәләре:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
- төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
- тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
- билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
- әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- парларда һәм күмәк эшли белү;
- мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
- әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
- Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре.
Укытуның башлангыч этабы
Тыңлап аңлау
Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Диалогик сөйләм:
Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм
Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.
Уку
Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
укыганд,а сүзлекләр куллана белү.
Язу
Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;
дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;
конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.
5-9 нчы сыйныфлар
Тыңлап аңлау
Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.
Диалогик сөйләм
Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;
парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;
терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;
татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.
Монологик сөйләм
Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;
өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;
өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.
Уку
Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;
таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.
Язу
Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;
конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;
үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.
10 — 11 нче сыйныфлар
Тыңлап аңлау
Әңгәмәдәшеңнең татарча сөйләмен тулысынча аңлау, теле-радио тапшыруларын тыңлап өлешчә аңлау.
Диалогик сөйләм
Аралашу процессында төрле репликаларны кулланып, үз фикереңне әңгәмәдәшеңә аңлата белү;
конкрет проблема буенча әңгәмәдәшең белән бәхәсләшә һәм үз фикереңне дәлилли белү;
программада тәкъдим ителгән проблема буенча әңгәмәдәшләрең белән иркен аралашуга чыгу.
Монологик сөйләм
Җанлы сөйләмнең төп фикерен атый, аңа үз карашыңны әйтә, яңа мәгълүматны чагыштыра һәм бәяли белү;
гади һәм кушма җөмләләрне кулланып, тормышта булган хәлләр, ишеткән яңа мәгълүматлар, үзеңне борчыган проблемалар турында хәбәр итә белү;
программада тәкъдим ителгән әхлакый проблемалар буенча үз фикереңне белдерә белү.
Уку
Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
укыган текстның эчтәлеген логик бөтеннәргә бүлә белү, план төзи белү;
Язу
Укылган әсәр, андагы проблема буенча үз фикереңне язмача җиткерә белү;
күргән һәм ишеткән турында хикәяләп язу;
рәсми кәгазьләрне (гариза, автобиография, характеристика, резюме) яза белү;
әхлакый проблемага карата үз фикерләреңне язу, иҗади биремнәр эшләү.
Программаның тематик эчтәлеге
1 нче сыйныф (136сәгать)
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат, |
Әйдәгез танышабыз! (14 сәг.)
Танышу. Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. 1дән 10га кадәр саннар.
|
Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.
Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү. |
Урман дусларыбыз (6 сәг.) Кыргый хайваннар, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү. | Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.
|
Спорт бәйрәме (10 сәг.)
Без команда бирәбез. Спорт бәйрәмендә катнашу. |
Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү. |
Мәктәптә (7 сәг.)
Уку-язу әсбаплары. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Мәктәптә уку хезмәте. Мин ничек укыйм? |
Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә) |
Йорт хайваннары һәм кошлары (12 сәг.)
Йорт хайваннары һәм кошлары, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү. |
Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү
|
Бакчада (10сәг.)
Яшелчә исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Җиләк-җимешләр, саны, аларның төсе, тәме. |
Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.
Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү. |
Кыш җитте (15 сәг.)
Кыш билгеләре. Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәме. |
Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү. |
Сәламәт бул (9 сәг.)
Тән әгъзаларының исемнәре. Табиптә. Шәхси гигиена предметлары. |
Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү. |
Безнең гаилә (11 сәг.)
Гаилә әгъзалары. Без гаиләдә нишлибез? 8нче Март – әниләр бәйрәме. Язгы көн. |
Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү. |
Татар халык ашлары (10 сәг.)
Татар халык ашлары. Кунакта. Табын янында. Туган көн.
|
Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү. |
Кибеттә (12 сәг.)
Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар. Савыт-саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә. |
Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.
|
Без шәһәрдә яшибез (10 сәг.)
Шәһәрдә. Безнең шәһәр. Мин транспортта барам. |
Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. |
Җәй җитә ( 10 сәг.)
Күңелле җәй. Җәйге ял. Без Сабантуйга барабыз. |
Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.
|
1нче сыйныф
- Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.
- Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.
- Исемнәрнең 1, 2 затта берлектә тартым белән төрләнеше белән таныштыру.
- Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре белән таныштыру.
- Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-10 саннары).
- Зат алмашлыкларын берлектә баш, иялек, юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллану белән таныштыру.
- Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.
- Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.
- Ничә? Ничек?Нинди? сорауларына җавап бирә белү.
- Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.
- Боерык фигыльнең II затта берлек сан формасы белән таныштыру.
- -мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.
- Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.
- Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.
- Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
- Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
Орфографик һәм орфоэпик минимум.
- Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.
- Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.
- Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.
- Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.
- Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.
- Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.
- Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.
- Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәнү.
- Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.
- Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәнү.
2нче сыйныф (170сәг.)
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат, |
Без мәктәпкә барабыз (49 сәг.)
Беренче сентябрь. Уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Уку хезмәте. |
Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү.
Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү. Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү. |
Базарда. (16 сәг.)
Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр. Базарда. Көз билгеләре. |
Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.
Урамга уйнарга чакыра белү. |
Мин чисталык яратам” (20 сәг.)
Шәхси гигиена предметлары. Тән әгъзалары атамалары. Табипта. |
Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү.
Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. |
Кыш җитә (17 сәг.)
Кыш айлары, кыш билгеләре. Яңа ел бәйрәме. Кышкы уеннар. Кошларга җимлек куябыз. |
Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү. |
Безнең гаилә” (14 сәг.)
Безнең гаилә. Татар халык ашлары. Өй хезмәте. |
Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү. |
Яз килә” (10 сәг.)
Яз билгеләре. 8 нче Март – әниләр бәйрәме. |
Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү. |
Минем туган ягым” (18 сәг.)
Минем туган ягым. Татарстанның табигате. Татарстан шәһәрләре. Мин авылда яшим. |
Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. |
Кибеттә” (13 сәг.)
Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар кибетендә. |
Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү. |
Җәй” (13 сәг.)
Җәй җитте. Без Сабантуйга барабыз. |
Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. |
2 нче сыйныф
- Исемнең төшем килеше белән таныштыру.
- Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
- Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
- Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше белән таныштыру (аның китабы, сумкасы).
- Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.
- 11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
- Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
- Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.
- Кайчан? сорау алмашлыгы белән таныштыру.
- Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү.
- Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасы белән таныштыру.
- Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасы белән таныштыру.
- Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.
- Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
- Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.
Орфографик и орфоэпик минимум.
- Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.
- Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.
- Татар алфавитын яттан белү.
- Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.
- Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.
- Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую
3нче сыйныф (170 сәг.)
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат, |
Белем бәйрәме (32 сәг.)
Беренче сентябрь – белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез. |
Беренче сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү. |
Көндәлек режим. ( 7сәгать)
Минем көндәлек режимым. |
Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. |
Ашханәдә” (18 сәгать)
Без ашханәдә ашыйбыз. Ми нем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез. |
Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү. |
Без әти-әниләргә булышабыз (26сәг.)
Минем әти – әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез. |
Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү. |
Туган якка кыш килде” ( 21 сәгать)
Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда.
|
Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү. |
Шәһәрдә һәм авылда”( 14 сәгать)
Татарстан – минем туган ягым. Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре. Без шәһәргә барабыз. Безнең авыл. |
Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. |
Әдәпле булыйк” (18 сәгать)
Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез. |
Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү. |
Кечкенә дусларыбыз” (14 сәгать)
Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием. |
Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү. |
Күңелле җәй” (20 сәгать)
Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй – зур бәйрәм. |
Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. |
3 нче сыйныф
- Исем – сүз төркеме белән таныштыру.
- Исемнең иялек килеше белән таныштыру.
- Чы/-че — исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.
- Сыйфат – сүз төркеме белән таныштыру.
- Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.
- Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.
- 21дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
- Аннан соң рәвеше һәм һәр, һәркем, барлык, алмашлыклары белән таныштыру.
- Фигыль – сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.
- Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта күплектә 1,2,3 зат формалары белән таныштыру.
- –гына/-генә, -кына/-кенә кисәкчәләре белән таныштыру.
- Янында, алдында, артында, турында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
- Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллану.
- Казан шәһәре, киемнәр кибете – төзелмәләре белән таныштыру.
- Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә куллана белү.
Орфографик и орфоэпик минимум.
- Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.
- Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
- Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.
- Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).
- Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.
- я, ю, е хәрефләре, алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.
- О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.
4 нче сыйныф (170 сәг.)
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат, |
Яңа уку елы башлана (24 сәгать)
Яңа уку елы башлана.Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез. |
Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтә белү. Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Фикереңне дәлилли белү. Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү. Урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белү. |
Туган як табигате (31 сәгать)
Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар — безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым. |
Нәрсә ул табигать соравына җавап бирү. Ел фасыллары билгеләрен, айларын, һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белү. Кошларга ничек булышуың турында сөйли белү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат бирә белү. |
Хайваннар дөньясында (18 сәгать)
Йорт һәм кыргый хайваннар. Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат. |
Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирә белү. |
Кышкы уеннар (19сәг.)
Кышкы табигать. Кышкы уеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.
|
Кышкы табигать турында сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү, чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабай ясарга чакыра белү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын, бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр пешергәнне сөйли белү. |
Минем дусларым (12 сәгать)
Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр. Чын дуслык. |
Дустың турында сөйли белү. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Чын дус нинди булуын әйтә, раслый белү. Дустыңа бүләк алуны, аның нинди икәнен әйтә белү. |
Дүрт аяклы дусларыбыз (20 сәгать)
Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт. |
Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү. |
Язгы бәйрәмнәр (17 сәгать)
Язгы табигать. 8 Март – әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам. Карга боткасы. |
Язгы табигать турында сөйләшү, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8 нче март бәйрәме белән котлау яза, ничек котлаганыңны әйтә белү. Өй хезмәте турында сөйләшә, әти-әниләргә ярдәм итү турында сорый, әйтә белү. Өй хезмәтенә катнашуга карап, геройларга бәя бирү. Карга боткасы турында сөйли белү. |
Минем туган илем (12 сәгать)
Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр. Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре. |
Татарстанның символларын әйтә, сөйли белү. Татрстанда яшәгән милләтләрнең исемнәрен әйтә белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында сөйли белү. Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны сөйләмдә куллана белү. |
Чәчәкле җәй, ямьле җәй(17 сәгать)
Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.
|
Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү. |
4 нче сыйныф
- Исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
- Тартымлы исемнәрнең күплек санда төрләнеше белән таныштыру.
- Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
- Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
- Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән) белән таныштыру.
- Монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллану.
- Тамыр, кушма, тезмә саннар белән таныштыру.
- Мин, син зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә кулланышы.
- Кемдер, нәрсәдер алмашлыклары белән таныштыру.
- Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта 3 затта сөйләмдә куллану.
- Ашыйсы килә, эчәсе килә формалары белән таныштыру.
- Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану.
- Кадәр, соң – бәйлекләре белән таныштыру.
- Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану.
- Уйнарга яратам, уйный башлады – төзелмәләре белән таныштыру.
Орфоэпик һәм орфографик минимум.
- Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.
- Басымның үзенчәлекле очракларын белү.
- Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.
- Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу
күнекмәләрен гомумиләштерү.
5 нче сыйныф (102 сәг.)
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Без мәктәптә (27сәг.)
Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү. Билгеләр. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту. Китапханәдә. |
Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау), үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь–Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшдәгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү. |
Мин – өйдә булышчы. (35сәг.)
Без әти-әнигә булышабыз. Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез. Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм мактау. Кем эшләми — шул ашамый. |
Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү. |
Дуслар белән күңелле. (24 сәг.)
Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту. |
Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагәтле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү.Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.
|
Дүрт аяклы дусларыбыз. (8 сәг.)
Дүрт аяклы дусларның токым нары, кыяфәтләре, гадәтләре. |
Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү. |
Без спорт яратабыз. (8 сәг.)
Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре. Спорт белән шөгыльләнү. |
Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга бару, катнашу турында сөйләшү.
|
5нче сыйныф
- Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.
- Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.
- Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллануын кабатлау.
- Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.
- Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.
- Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.
- Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә куллана белү.
- Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану.
- Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
- Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
- Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.
- Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта 2нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану.
- Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.
- Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану
- . Эшләргә телим – төзелмәсен сөйләмдә куллану.
- Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.
- Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.
6 нчы сыйныф (136 сәг.)
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Яңа уку елы башлана (38 сәг.)
Көз җитте, яңа уку елы башлана. Бу минем мәктәбем. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Китаплар дөньясы, китапханәгә бару, китап алу. Китапларга сак караш. |
Көз вакытын сурәтли белү. Яңа уку елы башлану, аңа әзерлек, мәктәп турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү. Китапның ни өчен якын дус, киңәшче икәнен сөйли белү. Китапның нәрсә турында, авторы кем икәнен әйтә белү. Китап укырга киңәш бирә белү. Китапханәгә язылу өчен анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый, нәрсә турында икәнен сорый, сөйли белү. Китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү. Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белү. |
Мин — зур ярдәмче ( 25 сәг.)
Өй эшләре, өлкәннәргә булышу. Яхшы эшләр. Дуслар белән бергә эшләү. |
Өйдә нинди эшләр эшләүнең кирәклеген, нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, ничек булышканыңны сөйли белү. Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү. Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белү. Образларга бәя бирә, кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. |
Дуслар белән күңелле (26 сәг.)
Минем дустым. Чын дус нинди була? Дуслык югалу. Әләкләшү, мактану – начар гадәтләр. Дуслар белән бергә ял итү. Кунакларны сыйлау. Туган көн. Төрле рецептлар. |
“Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым – ул нинди?” проблемалары буенча сөйләшү.
Туган көнгә өстәл әзерләү, өлкәннәргә хөрмәт турында сөйләшү. Әнинең туган көне, аңа булышу турында сөйли белү. Төрле рецептларны сөйли белү.
|
Туган җирем — Татарстан (26 сәг.)
Туган ил, туган җир төшенчәләре. Татарстанның табигате. Татарстан республикасының дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр, төрле телләрдә сөйләшү. Халыклар дуслыгы. Татарстанның башкаласы Казан, аның музейлары, театрлары. Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре. |
Туган ил, туган җир төшенчәләре турында сөйли белү. Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атый белү. Татарстанның табигатен сурәтли белү. Татарстан республикасының дәүләт символлары турында белешмә бирә белү. Татарстанда яшәүче милләтләр, үзеңнең милләтеңне, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә белү. Татарстанда халыкларның дус яшәве турында сөйли белү. Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә белү. Татар сәнгать вәкилләренең исемнәрен әйтә белү.
|
Табигать белән бергә (27 сәг.)
Нәрсә ул табигать? Табигатьнең безгә файдасы. Табигатьне саклау. Кошлар дөньясы. Хайваннар дөньясы. Кыргый хайваннар. Дүрт аяклы дусларыбыз. |
Табигать, аның кешеләргә файдасы турында сөйләшү. Кешеләрнең урманга салган зыяны, табигатьне саклау турында киңәшләр бирә белү. Кошлар, хайваннар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре, аларны саклау, карау турында сөйләшү. |
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл (20 сәг.)
Спорт төрләре. Спорт белән шөгыльләнү. Олимпия уеннары. Сәламәт булу кагыйдәләре. |
Спорт төрләре һәм нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйли белү. Олимпия уеннары, кайда барлыкка килгәнен, нинди уеннар булуын, олимпия уты, олимпия флагы турында сөйли белү. Сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген сөйли белү.
Кешенең еш авыру сәбәпләрен әйтә, аңа авырмаска киңәшләр бирә белү. Табибта кай җирең авырту турында сөйләшү. |
Светофор – минем дустым (8 сәг.)
Юлда сак булу. Юл йөрү кагыйдәләре. |
Ни өчен юлда сак булырга кирәклеген әйтә белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сөйли белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга киңәш бирә белү. |
6 нчы сыйныф
- Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше белән танышу, текстта аңлый белү.
- -лык/-лек, -чы/-че исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.
- Рәвеш – сүз төркеме белән таныштыру.
- Сорау, күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә тану, дөрес куллану.
- Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.
- Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.
- Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен танырга өйрәтү.
- Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
- Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын(укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә), мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм) белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.
- Белән, кебек, өчен, соң, аша бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән сөйләмдә кулланышы.
- Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.
7 нче сыйныф (68сәг.)
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Белем һәм тормыш (21 сәг.)
Классташларның укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. |
Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Начар билгегә үз карашын әйтә белү. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку серләре, яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү. |
Без бергә ял итәбез (20 сәг.)
Буш вакыт: файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтен дә алдашу, ялганлашу. Яшьтәшләр белән бәйрәмнәрне оештыру, уздыру |
Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү.
Яраткан шөгылең турында сөйли белү. Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшү.
|
Өлкәннәр һәм кечкенәләр (17 сәг.)
Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү. |
Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйли белү. |
Без Татарстанда яшибез (10 сәг.)
Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Татар композиторы, Сара Садыйкова. |
Татарстанның табигате, аның табигый байлыклары турында сөйли белү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү.Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Атаклы композитор Сара Садыйкова турында сөйли белү. |
7 нче сыйныф
- Ясалышы буенча сыйфат төрләре.
- Рәвеш төркемчәләре.
- Теләк фигыльнең 1нче зат берлек һәм күплек сан формалары.
- Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.
- Хәл фигыль белән таныштыру.
- Исем фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
- Җыючы (һәм, да-да, та-та,ни…ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.
- Ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.
- Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.
- Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.
8 нче сыйныф (68 сәг.)
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Күп укыган – күп белер. (19сәг.)
Классташларның укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Яхшы уку серләре , яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. Интернет аша үз белемеңне күтәрү. |
Класташларыңның белем алуга карашын, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар турында сөйли белү. Яхшы укуга карата мөнәсәбәтнеңне белдерә белү.
Интернет аша үз белемеңне күтәрү турында сөйләшү. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тарихын сөйли белү. |
Мин һәм минем яшьтәшләрем. (25 сәг.)
Яшьтәшләрең белән аралашу. Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре. Яшьтәш ләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сый фатлары. Матур киенү серләре. Яраткан шөгыльләр: музыка, бию, рәсем ясау, уку һ.б. |
Яшьтәшләрең белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре, нинди кызлар һәм малайлар ошавы турында сөйләшү. Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү. Матур киенү серләре турында сөйләшү.
Яраткан музыкаң, җырчылар, турында сөйли белү.
|
Табигать һәм кеше. ( 15 сәг.)
Табигать төшенчәсе. Бүгенге экологик проблемалар. Табигать байлыгы. Урман – кешенең якын дусты. Табигать һәм без, табигатьтәге кызыклы күренешләр |
Табигать төшенчәсе, бүгенге экологик проблемалар, табигатькә сак караш турында сөйләшү.
Табигать байлыгы, табигатьтәге кызыклы күренешләр турында мәгълүмат бирә белү |
Туган җирем – Татарстан ( 9 сәг.)
Татарстанның табигате. Татарстанның башкаласы Казан, аның бүгенге йөзе: башкаладагы үзгәрешләр, спорт корылмалары, ял итү урыннары, тарихи урыннары. |
Татарстанның табигате турында мәгълүмат бирә белү. Казан шәһәре, андагы яңа үзгәрешләр турында сөйли белү. Казан шәһәрендәге спорт корылмалары, ял итү урыннары, тарихи истәлекләр турында әңгәмәгә керә белү. |
8 нче сыйныф
- Хикәя фигыльнең заман формаларын (хәзерге, үткән, киләчәк) сөйләмдә куллануны ныгыту.
- Сан төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.
- Билгеләү, билгесезлек, юклык, тартым алмашлыкларының сөйләмдә еш кулланыла торган очраклары белән таныштыру.
- Сыйфат фигыльнең барлыкта һәм юклыкта заман формаларын сөйләмдә куллану.
- Хәл фигыльне сөйләмдә куллану.
- Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.
- Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.
- Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмләне таный, аера белү.
- Тиңдәш кисәкле җөмләләрне таный, аера белү.
9 нчы сыйныф (102 сәг.)
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Без Татарстанда яшибез. ( 32 сәг.)
Татарстан турында гомуми белешмә. Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче милләтләр. Татарстанның икътисади үсеше. Татар музыка сәнгате. Татар театр сәнгате, аның тарихы, бүгенге торышы. Татарстанда чыга торган газета-журналлар |
Татарстан турында гомуми белешмә бирә белү: Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче милләтләре, Татарстан дәүләтенең символлары, аларның авторлары турында сөйли белү. Татарстан промышленносте продукцияләре турында әңгәмәгә керә белү.
Харис Якупов иҗаты турында сөйли белү. Татар музыка сәнгате вәкилләре: Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында әңгәмә кора белү. Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү. Тормышыбызда театр роле турында фикер алышу. Татарстанда чыга торган газета-журналлары турында белешмә бирә белү |
Һөнәр сайлау. (35 сәг.)
Төрле һөнәр ияләренең хезмәте. Хезмәт базарындагы ихтыяҗ. Яшүсмерләрнең эшкә урнашуы. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы. Үз гаилә членнарының профессияләре. Төрле профессияләргә хас сыйфатлар. Үзеңә ошаган профессия. Үзең яшәгән төбәктәге колледжлар, техникумнар, аларда әзерләнә торган һөнәрләр |
Төрле һөнәр ияләренең хезмәте, хезмәт базарындагы ихтыяҗы булган һөнәрләр турында әңгәмә кора белү. Яшүсмерләрнең эшкә урнаша алу вакыты, рөхсәт ителгән хезмәт төрләре турында сөйләшү. Уңышлы һөнәр сайлау шартлары турында әңгәмә кора белү. Гаилә әгъзаларының һөнәрләре, төрле һөнәрләргәгә хас сыйфатлар турында фикер алышу. Үзеңә ошаган профессияне яклый белү. Үзең яшәгән төбәктәге колледжлар, техникумнар, аларда әзерләнә торган һөнәрләр, уку үзенчәлекләре турында белешмә бирә белү.
|
Сәламәтлек – зур байлык ( 12 сәг.)
Сәламәт яшәү рәвеше. Спорт белән шөгыльләнү. Дөрес туклану. Зарарлы гадәтләр, алардан ничек котылырга? Гаджетомания. |
Сәламәт яшәү кагыйдәләре, сәламәтлекне саклау өчен кирәк булган чаралар, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләшү.
Зарарлы гадәтләр, аларны булдырмау, алардан котылу юллары турында сөйли белү. “Зарарлы гадәтләрдән тыш яшәү – заманча яшәүме?” проблемасы буенча әңгәмә кора белү. Кәрәзле телефон, плеерларны куллану, компьютер уеннары, аларга бәйлелек турында сөйләшү |
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. ( 23 сәг.) Бөек Ватан сугышы. Татарстанның Советлар Союзы геройлары. Муса Җәлил һәм Андре Тиемрманс. Моабит дәфтәрләре. Җәлилчеләр. 9нчы Май – Җиңү көне. Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннарына хөрмәт | Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә, 9нчы Май – Җиңү көне турында сөйли белү. Татарстан уллары һәм кызлары – Советлар Союзы геройлары: Муса Җәлил, җәлилчеләр, Мәгубә Сыртланова, Газинур Гафиятуллин турында әңгәмә кора белү. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, аларга хөрмәт күрсәтү турында сөйләшү |
9 нчы сыйныф
- Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, аларга сорау куя,аера белү.
- Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.
- Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.
- Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.
- Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы кулланылуына ирешү.
- Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя һәм аларны тиешле интонация белән әйтә белү.
10 нчы сыйныф (34 сәг.)
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Белем һәм тормыш. ( 11 сәг.)
Киләчәккә сайлаган юл. Теләк һәм мөмкинлекләр. Казандагы югары уку йортлары. Төрле телләр өйрәнү кирәклеге. |
Киләчәккә сайлаган юлың, теләк һәм мөмкинлекләрең, киләчәккә ничек әзерләнүең турында сөйли белү. Казандагы югары уку йортлары, Казан дәүләт университеты Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәсе турында сөйли белү.
“Телләр белгән – илләр гизгән” проблемасы буенча әңгәмә кора белү. “Бүгенге тормышта конкурент шәхес нинди була?” проблемасы буенча сөйләшә белү. |
Дустың булмаса эзлә, тапсаң сакла. ( 12 сәг.)
Дустым, аның уңай һәм тискәре сыйфатлары, яхшы һәм начар гадәтләре, дус була белү, дуслар белән аралашу серләре. |
Дустым, аның уңай һәм тискәре сыйфатлары, яхшы һәм начар гадәтләре, дус була белү өчен кирәкле сыйфатлар турында сөйләшә белү. Дусларның тәнкыйтенә, исәп-хисапка корылган дуслыкка үз карашыңны әйтә белү. Дуслыкны саклый белү, дуслар белән аралашу серләре турында әңгәмә кора белү. Дуслар белән бәйрәмнәр уздыру турында сөйли белү. |
Саф хисләр, беренче хисләр… ( 11 сәг.) Кызлар-егетләр дуслыгы, үзара аралашу әдәбе. Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш.
|
Кызлар-егетләр дуслыгы, бергә ял итү, үзара аралашу әдәбе турында сөйләшү.
Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш турындаәңгәмә кора белү.
|
11 нче сыйныф (34 сәг.)
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Алда юллар, кайсын сайларга? ( 10 сәг.)
Югары уку йортлары һәм без сайлаган һөнәрләр, аларга куелган таләпләр. Бүгенге икътисади тормыштагы яңа һөнәрләр. Бүгенге мәктәптә мине борчыган проблемалар. БДИ, аңа әзерләнү. |
Югары уку йортлары һәм без сайлаган һөнәрләр, аларга куелган таләпләрне, һөнәр сайлауның җаваплылыгы турында әңгәмә кора белү.. Бүгенге икътисади тормыштагы яңа һөнәрләр, аларга төрле карашлар турында сөйләшү. ыгыз турында Бүгенге мәктәптә мине борчыган проблемалар, БДИ, аңа яхшы әзерләнү һәм тапшыру өчен кирәкле сыйфатлар,чаралар турында сөйләшү. |
Беренче хисләр , гаилә кору… ( 12 сәг.)
Дуслык һәм мәхәббәт. Дуслыкта, мәхәббәттә кызларның һәм егетләрнең роле. Без гаилә корырга әзерме? |
“Дуслык белән мәхәббәт” проблемасы буенча әңгәмә кора белү. “Чын хисләр, чын ярату нинди була?” дигән проблема буенча сөйләшү. Дуслыкта, мәхәббәттә кызларның һәм егетләрнең роле турында сөйләшү.
Гаилә кору өчен кирәкле шартлар, сыйфатлар турында сөйли белү. |
Гаилә һәм балалар ( 12 сәг.)
Балаларны ярату, саклау, ата-ананың балалар алдындагы бурычы. Ятим балалар. Балаларның ата-аналар каршындагы бурычы, өлкәннәргә мөнәсәбәт проблемалары. |
Балаларны ярату, саклау, ата-ананың балалар алдындагы бурычы турында сөйләшү. Ятим балалар, аларның барлыкка килү сәбәпләре, аларга ярдәм итү юллары турында сөйләшә белү. Балаларның ата-аналар каршындагы бурычы, өлкәннәргә мөнәсәбәт проблемалары турында әңгәмә кора белү. |
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.
Башлангыч сыйныф
№ | Эш төрләре | Сыйныфлар | |||
I | II | III | IV | ||
1. | Тыңлап аңлау | Сүзләр, сүзтезмә
ләр |
0,1-0,2 минут | 0,2-0,4
минут |
0,3-0,5
минут |
2. | Диалогик сөйләм | 3 реплика | 4 реплика | 5 реплика | 6 реплика |
3. | Монологик сөйләм | 4 фраза | 5 фраза | 6 фраза | 7 фраза |
4. | Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү | 2 | 2 | 3 | 4 |
5. | Уку | 15-25 сүз | 25-35 сүз | 35-45 сүз | 45-55 сүз |
6. | Язу: | ||||
күчереп язу (гади җөмлә) | 1-2 җөмлә | 3-4 җөмлә | 4-5 җөмлә | 5-6 җөмлә | |
сүзлек диктанты | 5-6 сүз | 7-8 сүз | 8-9 сүз | ||
Сочинение (өйрәнү характерында) | 4-5 җөмлә | 5-6 җөмлә |
5-9 нчы сыйныфлар
№ | Эш төрләре | Сыйныфлар | ||||||||
5 | 6 | 7 | 8 | 9 | ||||||
1. | Тыңлап аңлау | 0,5-0,7 минут | 0,8-0,9 минут | 1 минут | 1,2 минут | 1,5 минут | ||||
2. | Диалогик сөйләм | 5-6 реп-лика | 6-7 реп-лика | 7-8 реп-лика | 9-10 репли
ка |
11-12 реп-лика | ||||
3. | Монологик сөйләм | 7-8 фраза | 8-10 фра-за | 8-10 фра-за | 10-12 фраза | 10-12 фраза | ||||
4. | Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү | 4 | 4 | 4 | 4 | 5 | ||||
5. | Уку | 55-60сүз | 60-70 сүз | 70-80 сүз | 80-90 сүз | 90-95 сүз | ||||
6. | Язу: | |||||||||
сүзлек диктанты | 8-10сүз | 10-15 сүз | 15-18 сүз | 18-22 сүз | 22-25 сүз | |||||
Сочинение | 5-7 җөм-лә | 7-8 җөм-лә | 8-9 җөмлә | 9-10 җөмлә | 10-12 җөмлә | |||||
10-11 нче сыйныфлар
№ | Эш төрләре | Сыйныфлар | ||
10 | 11 | |||
1. | Тыңлап аңлау | 1,5-2,0 минут | 2-2,5 минут | |
2. | Диалогик сөйләм | 11-12 реплика | 13-14 реплика | |
3. | Монологик сөйләм | 10-12 фраза | 12-14 фраза | |
4. | Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү | 5 | 5 | |
5. | Уку | 95-100 сүз | 95-100 сүз | |
6. | Язу: | |||
сүзлек диктанты | 25-27 сүз | 28-30 сүз | ||
сочинение | 12-15 җөмлә | 13-15 җөмлә |
Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.
Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистик фәне координатив типтагы (ана телендә, өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралаша), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Безнең социолингвистик ситуациядә программа авторлары татар теленә өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.
Чит телләр укыту методикасында балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында “аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.
Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:
Ку = а : р, кайда Ку – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.
Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5= 75 %. Ул “4”ле билгесе ала ала.
Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул “4”ле билгесе ала.
Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.