ТР Мәгариф законы

ТР Законы № 36-ЗРТ, 04.06.2004

«Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2004 елның 28 апрелендә кабул ителде
1 статья. «Мәгариф турында» 1993 елның 19 октябрендәге 1982-XII номерлы Татарстан Республикасы Законына (Татарстан Югары Советы Җыелма басмасы, 1993, Ө10; Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 1997, Ө8-9; 2002, Ө2) түбәндәге үзгәрешләрне һәм өстәмәләрне кертергә:

1. 1 статьяның исемен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1 статья. Мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт сәясәте«.

2. 2 статьяда:

1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Татарстан Республикасының мәгариф турындагы законнары Россия Федерациясе Конституциясенең, федераль законнарның, Татарстан Республикасы Конституциясенең тиешле нигезләмәләренә нигезләнә һәм әлеге Законнан, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының мәгариф турындагы башка норматив хокукый актларыннан гыйбарәт була.»;

2 пунктта:

икенче абзацта «Татарстан Республикасы гражданнарының» сүзләрен тљшереп калдырырга;

бишенче абзацта «идарә» сүзен «мәгарифкә идарә органнары» сүзләренә алмаштырырга;

алтынчы абзацта «дәүләт сәясәте» сүзләре алдыннан «Татарстан Республикасы» сүзләрен љстәргә.

3. 3 статьяда:

1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Татарстан Республикасында гражданнар, җенесенә, расасына, милләтенә, теленә, чыгышына, яшәү урынына, дингә мљнәсәбәтенә, инануларына, нинди иҗтимагый оешмада (берләшмәдә) торуына, яшенә, сәламәтлегенә, социаль, мљлкәти хәленә һәм хезмәттәге урынына, хљкем ителүе булу-булмавына карамастан, белем алырга хокуклы.»;

3 пунктта «законнар» сүзен «федераль закон нигезендә» сүзләренә алмаштырырга;

4 пунктны тљшереп калдырырга;

5, 6, 7, 8 пунктларны тиешенчә 4, 5, 6, 7 пунктлар дип санарга һәм түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4. Татарстан Республикасында гражданнар мәктәпкәчә, тљп гомуми, урта (тулы) гомуми, башлангыч һәм урта һљнәр белемен түләүсез алырга һәм, әгәр граждан шушы дәрәҗәдәге белемне беренче мәртәбә ала торган булса, дәүләт мәгариф стандартлары кысаларында югары дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләрендә профессиональ белемне конкурс нигезендә түләүсез алырга хокуклы.

Дәүләт аккредитациясе булган һәм гомуми белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыручы дәүләтнеке булмаган түләүле мәгариф учреждениеләрендә гражданнарны укыту чыгымнары тиешле типтагы һәм тљрдәге дәүләт яисә муниципаль мәгариф учреждениесендә гражданнарны укыту чыгымнарының дәүләт нормативлары белән билгеләнгән күләмнәрдә гражданга дәүләт тарафыннан кире кайтарыла.

5. Керү имтиханнарын уңышлы биргән очракта, гражданнарның аерым категорияләре урта профессиональ һәм югары профессиональ белемнең дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләренә федераль законнар нигезендә конкурстан тыш та керергә хокуклы.

6. Татарстан Республикасы аеруча сәләтле гражданнарга белем алуда ярдәм күрсәтә, шул исәптән аларга махсус дәүләт стипендияләрен бирү юлы белән дә, моңа чит илләрдә уку љчен бирелүче стипендияләр дә керә. Мондый стипендияләрне бирү критерийлары һәм тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.

7. Оештыру-хокукый рәвешләренә бәйсез рәвештә һәм дәүләт аккредитациясе булган мәгариф учреждениеләрен тәмамлаганнар шуннан соңгы дәрәҗәдәге мәгариф учреждениесенә укырга кергәндә тигез хокукларга ия булалар.»;

9 пунктны тљшереп калдырырга.

4. 4 статьяда:

исемен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4 статья. Мәгариф љлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең тљп принциплары«;

беренче абзацта «дәүләт сәясәте» сүзләре алдыннан «Татарстан Республикасы» сүзләрен љстәргә;

2 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2. Һәркем љчен белем алу мљмкинлеге укучыларның, тәрбияләнүчеләрнең үсеш һәм әзерләү дәрәҗәләренә һәм үзенчәлекләренә мәгариф системасының яраклашкан булуы.»;

9 пунктта «дәүләт» сүзеннән соң «һәм муниципаль» сүзләрен љстәргә.

5. 5 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«5 статья. Милли мәгариф учреждениеләре

Милли мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге, гомумкешелек хәзинәләренең љстенлегеннән чыгып, шәхеснең милли үзаңын торгызуга юнәлдерелә. Милли мәгариф учреждениеләрендә укыту һәм тәрбияләү Татарстан Республикасында мәгариф үсеше һәм дәүләт мәгариф стандартларының милли-тљбәк компонентлары концепциясе нигезендә алып барыла.».

6. 6 статьяда:

1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Россия Федерациясе гражданнары Татарстан Республикасында тљп гомуми белемне туган телендә алырга, шулай ук мәгариф системасы тәкъдим итүче мљмкинлекләр кысаларында белем алу телен сайлап алырга хокуклы.

Гражданнарның туган телендә белем алу хокукы тиешле мәгариф учреждениеләренең, сыйныфларның, тљркемнәрнең җитәрлек санын булдыру, шулай ук аларның эшчәнлеге љчен шартлар тудыру юлы белән тәэмин ителә.»;

2 пунктта «Татарстан Республикасының» сүзләре алдыннан «татар һәм рус әдәбияты» сүзләрен љстәргә;

4 пунктта «шартнамәләр» сүзен «килешүләр» сүзенә алмаштырырга.

7. 7 статьяда:

1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Татарстан Республикасында федераль һәм милли-тљбәк компонентларын, шулай ук мәгариф учреждениесе компонентын үз эченә алган дәүләт мәгариф стандартлары урнаштырыла.»;

2 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2. Дәүләт мәгариф стандартларының милли-тљбәк компонентлары Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендә гамәлгә ашырылучы тљп уку-укыту программалары эчтәлегенең милли-тљбәк үзенчәлекләрен билгели.».

8. 8 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«8 статья. Мәгариф системасы тљшенчәсе

Татарстан Республикасында мәгариф системасы түбәндәгеләрнең үзара бәйләнгән бергәлеген тәшкил итә:

дәвамчанлыгы булган уку-укыту программаларының һәм тљрле дәрәҗәдәге һәм юнәлештәге дәүләт мәгариф стандартларының;

оештыру-хокукый рәвешләренә, типларына һәм тљрләренә бәйсез рәвештә шуларны гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләре челтәренең;

мәгарифкә идарә органнарының һәм алар ведомствосындагы учреждениеләрнең һәм оешмаларның.».

9. 9 статьяның 3 пунктын тљшереп калдырырга.

10. 10 статьяның 7 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«7. Дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләрендә тљп уку-укыту программаларын үзләштерүнең норматив вакытлары федераль законнар һәм (яисә) тиешле типтагы һәм тљрдәге мәгариф учреждениеләре турындагы бердәй нигезләмәләр яисә тиешле дәүләт мәгариф стандарты нигезендә билгеләнә.».

11. 11 статьяда:

1 пунктта «ата-аналары» сүзләреннән соң «(законлы вәкилләре)» сүзләрен љстәргә;

3 пунктта «тулы» сүзен «(тулы)» сүзенә алмаштырырга.

12. 12 статьяда:

1 пунктта:

а) пунктчасында «һәм идарә» сүзләрен тљшереп калдырырга;

г) пунктчасында «Татарстан Республикасы» сүзләрен «Россия Федерациясе» сүзләренә алмаштырырга;

д) пунктчасында «Татарстан Республикасының» сүзләрен тљшереп калдырырга;

2 пунктта «дәүләт идарәсенең республика органнары» сүзләрен «башкарма хакимият органнары» сүзләренә алмаштырырга.

13. 13 статьяда:

2 пунктның сигезенче абзацында «ата-анасыз» сүзләреннән соң «(законлы вәкилләрсез)» сүзләрен љстәргә;

3 пунктта «җирле үзидарә» сүзләрен «муниципаль» сүзенә алмаштырырга;

6 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6. Дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге тиешле типтагы һәм тљрдәге мәгариф учреждениеләре турында Россия Федерациясе Хљкүмәте тарафыннан расланучы һәм әлеге мәгариф учреждениеләре турында шулар нигезендә әзерләнүче бердәй нигезләмәләр белән җайга салына.

Дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләре љчен бердәй нигезләмәләр якынча нигезләмәләр функциясен үти.»;

7 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«7. Мәгариф учреждениеләре мәгариф берләшмәләре (ассоциацияләре һәм берлекләре) тљзергә хокуклы, шул исәптән учреждениеләр, предприятиеләр һәм җәмәгать оешмалары (берләшмәләре) катнашында да. Күрсәтелгән мәгариф берләшмәләре мәгарифне үстерү һәм камилләштерү максатларында тљзеләләр һәм федераль законда билгеләнгән тәртиптә үзләренең уставлары нигезендә эшлиләр.».

14. 16 статьяның 2 пунктында «һәм идарәсе» сүзләрен «мәгарифкә идарә органнары» сүзләренә алмаштырырга.

15. 17 статьяның 5 пунктында «Дәүләт мәгариф идарәсенең җирле органнары» сүзләрен «Җирле үзидарә органнары» сүзләренә алмаштырырга.

16. 18 статьяда:

2 пунктның љченче абзацында «мәгариф учреждениесе уставы» сүзләрен «федераль закон нигезендә» сүзләренә алмаштырырга;

7 пунктта «дәүләт» сүзен тљшереп калдырырга;

8 пунктта:

икенче абзацта «ата-ана» сүзләреннән соң «(законлы вәкилләре)» сүзләрен љстәргә;

љченче абзацта «җирле администрациягә» сүзләрен тљшереп калдырырга;

дүртенче абзацта «Җирле администрация» сүзләрен тљшереп калдырырга.

17. 19 статьяның 2 пунктында «ата-ана» сүзләреннән соң «(законлы вәкилләре)» сүзләрен љстәргә.

18. 20 статьяның 3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3. Профессиональ әзерлекне башлангыч профессиональ белемнең мәгариф учреждениеләрендә һәм башка учреждениеләрдә: мәктәпара уку комбинатларында, уку-җитештерү остаханәләрендә, уку участокларында (цехларда), шулай ук тиешле лицензияләре булган оешмаларның мәгариф бүлекчәләрендә һәм белгечләр яисә тиешле квалификациясе булган эшчеләр кул астында индивидуаль әзерлек тәртибендә алырга мљмкин.».

19. 21 статьяның 3 пунктында «җирле үзидарә мәгариф учреждениеләрендә» сүзләрен «муниципаль мәгариф учреждениеләрендә» сүзләренә алмаштырырга.

20. 22 статьяның 4 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4. Әгәр граждан шушы дәрәҗәдәге белемне беренче мәртәбә ала торган булса, урта профессиональ белем бирүнең дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләрендә беренче профессиясен яисә белгечлеген алучы, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте юлламасы буенча белем алучы гражданнар белемне түләүсез алалар.».

21. 24 статьяның 2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң профессиональ белемне югары профессиональ белемнең мәгариф учреждениеләрендә һәм тиешле лицензияләре булган фәнни оешмаларда булдырылучы аспирантурада, ординатурада, адъюнктурада һәм докторантурада алырга мљмкин.».

22. 25 статьяның 2 пунктында «министрлыкларның, дәүләт комитетларының һәм ведомстволарның» сүзләрен «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының» сүзләренә алмаштырырга.

23. 26 статьяның 4 пунктын тљшереп калдырырга.

24. 27 статьяда:

2 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2. Дәүләт аккредитациясе булган һәм гомуми белем (мәктәпкәчәгедән тыш) һәм профессиональ уку-укыту программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләре йомгаклау аттестациясе үткән затларга белеме һәм (яисә) белгечлек дәрәҗәсе турында тиешле мәгариф учреждениесе мљһере белән таныкланган дәүләт үрнәгендәге документлар тапшыралар.»;

3 пунктның беренче абзацында «дәүләт мәгариф учреждениесендә яисә җирле үзидарә мәгариф учреждениесендә» сүзләрен «дәүләт яисә муниципаль мәгариф учреждениесендә» сүзләренә алмаштырырга.

25. 28 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«28 статья. Мәгариф љлкәсендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр бүлешү

Мәгариф љлкәсендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр бүлешү Россия Федерациясе Конституциясе, «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы шартнамәсе һәм мәгариф љлкәсендәге федераль законнар белән гамәлгә ашырыла.».

26. 29 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«29 статья. Мәгариф љлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының компетенциясе

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы компетенциясенә түбәндәгеләр керә:

– мәгариф љлкәсендәге мљнәсәбәтләрне законнар белән җайга салу;

– Мәгариф үсешенең комплекслы дәүләт программасын раслау;

– дәүләт мәгариф стандартларының милли-тљбәк компонентларын раслау;

– мәгариф чыгымнары, мәгариф үсеше фондлары љлешендә Татарстан Республикасы бюджетын раслау;

– мәгарифне финанслауга, мәгарифне финанслауның фәнни нигезләнгән дәүләт нормативларын, мәгариф үсешен стимуллаштыручы салым ташламаларын финанслауга юнәлдерелүче республика чыгымы љлешен билгеләү;

– мәгариф љлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшереп тору.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты компетенциясенә түбәндәгеләр керә:

– Мәгариф үсешенең комплекслы дәүләт программасын әзерләү һәм гамәлгә ашыру;

– дәүләт мәгариф стандартларының милли-тљбәк компонентларын әзерләү;

– мәгариф љлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең махсус вәкаләтле органы турындагы нигезләмәне раслау;

– укучыларны, тәрбияләнүчеләрне, студентларны, мәгариф учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләрен матди тәэмин итүнең федераль нормаларына һәм тљрләренә љстәп нормалар һәм тљрләр билгеләү, шулай ук законнар нигезендә ташламалар бирү;

– башлангыч, урта һәм югары профессиональ белемнең ведомство дәүләт мәгариф учреждениеләрен, шулай ук махсус (коррекцион) һәм башка мәгариф учреждениеләрен тљзү, үзгәртеп кору һәм юкка чыгару;

– Югары профессиональ белем љлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хљкүмәтләре арасындагы килешүне гамәлгә ашыру.».

27. 30 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«30 статья. Мәгариф љлкәсендә җирле үзидарә органнары компетенциясе

1. Җирле үзидарә органнары түбәндәгеләр љчен җаваплы булалар:

гражданнарның башлангыч гомуми, тљп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем алуга хокукын гамәлгә ашыру;

үзләренең ведомствосындагы территорияләрдә урнашкан мәгариф учреждениеләрендә белем бирү процессын гамәлгә ашыру шартларының федераль һәм җирле таләпләргә туры килү-килмәве хакындагы урта статистик күрсәткечләрне ел саен бастырып чыгару.

2. Мәгариф љлкәсендә бары тик җирле үзидарә органнары компетенциясенә генә түбәндәгеләр керә:

1) мәгарифкә идарәнең җирле (муниципаль) органнарының, мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеген мәгариф љлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру максатларында планлаштыру, оештыру, җайга салу һәм тикшереп тору;

2) мәгарифкә чыгымнар љлешендә җирле бюджетларны һәм мәгариф үсешенең тиешле фондларын барлыкка китерү, мәгариф системасын финанслауның җирле нормативларын әзерләү һәм кабул итү;

3) тиешле территорияләрдә яшәүче гражданнарга гомуми белем учреждениесен сайлап алу мљмкинлеген тудыру;

4) мәгариф системасындагы милекчелек мљнәсәбәтләрен үз компетенциясе чикләрендә җайга салу;

5) муниципаль мәгариф учреждениеләрен булдыру, үзгәртеп кору һәм юкка чыгару;

6) мәгарифкә идарәнең җирле (муниципаль) органнарын һәм (яисә) үзидарәле мәктәп округларын булдыру һәм юкка чыгару, аларның структураларын һәм вәкаләтләрен билгеләү, мәгарифкә идарәнең дәүләт органнары белән килештереп, мәгарифкә идарәнең җирле органнары җитәкчеләрен билгеләп кую һәм эштән азат итү;

7) тиешле типтагы һәм тљрдәге мәгариф учреждениеләре турындагы бердәй нигезләмәләрдә яисә җирле үзидарә органы карарында бүтәне каралмаган булса, муниципаль мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен билгеләп кую;

8) муниципаль мәгариф учреждениеләренең биналарын һәм корылмаларын тљзү, алар тирәсендәге территорияләрне тљзекләндерү;

9) мәгариф учреждениеләренең биналарны, корылмаларны һәм милекчелекнең бүтән объектларын арендалавы шартларын тикшереп тору;

10) дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләрен, мәгариф мәнфәгатьләрендә мәдәният һәм спорт объектларын файдалану;

11) мәгариф үсешен стимуллаштыручы љстәмә салымнар һәм ташламалар билгеләү;

12) гомуми тљп белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләрендә мәҗбүри укырга тиешле балаларны исәпкә алу.

3. Җирле үзидарә органнары арасында мәгариф љлкәсендәге компетенцияне бүлешү җирле үзидарә органнары уставында (нигезләмәсендә) билгеләнгән тәртиптә җайга салына.

4. Мәгарифкә идарәнең җирле (муниципаль) органнары мәгарифкә идарәнең дәүләт органнары компетенциясенә кергән мәсьәләләрне үз каравына мљстәкыйль кабул итеп алырга хокуклы түгел.».

28. 31 статьяда:

1 пунктта «дәүләт хакимиятенең тиешле закон чыгару (вәкиллекле) органы белән килештереп башкарма хакимиятнең тиешле органы» сүзләрен «мәгариф љлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең махсус вәкаләтле органы» сүзләренә алмаштырырга;

31 статьяның 2 пунктында:

б), в) һәм г) пунктчаларын тљшереп калдырырга;

д), е), ж), з), и), к) пунктчаларын б), в), г), д), е), ж) пунктчалары дип санарга.

29. 32 статьяның 2 пунктында:

д) пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«д) гомуми белем дәүләт мәгариф стандартының мәгариф учреждениесе компонентын, уку-укыту программаларын һәм уку-укыту планнарын әзерләү һәм раслау;»;

м) пунктчасында «әлеге Законда» сүзләрен «федераль закон белән» сүзләренә алмаштырырга;

о) пунктчасында «әлеге Законда» сүзләрен «федераль закон белән» сүзләренә алмаштырырга;

п) пунктчасында «дәүләт хакимияте һәм идарәсенең җирле органнары актлары» сүзләрен «хокукый актлар» сүзләренә алмаштырырга.

30. 33 статьяда:

исемендә «Дәүләт мәгариф учреждениеләре һәм җирле үзидарә мәгариф учреждениеләре белән» сүзләрен «Дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләренә» сүзләренә алмаштырырга;

1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләренә идарә итү законнар һәм тиешле мәгариф учреждениесе уставы нигезендә гамәлгә ашырыла.»;

3 пунктның икенче абзацында «Дәүләт мәгариф учреждениесе һәм җирле үзидарә мәгариф учреждениесе» сүзләрен «Дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениесе» сүзләренә алмаштырырга;

5 пунктта «Дәүләт мәгариф учреждениеләренең һәм җирле үзидарә мәгариф учреждениеләренең» сүзләрен «Дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләре» сүзләренә алмаштырырга;

6 пунктта «Дәүләт» сүзеннән соң «һәм муниципаль» сүзләрен љстәргә.

31. 35 статьяда:

1 пунктта «гариза кертү тәртибендә» сүзләрен тљшереп калдырырга;

6 пунктта:

беренче җљмлә азагында «һәм үз эшен башкара» сүзләрен љстәргә;

икенче җљмләдә «дәүләт хакимияте һәм идарәсенең тиешле җирле органы, җирле үзидарә органы» сүзләрен «җирле үзидарә органы һәм (яисә) мәгарифкә идарәнең җирле (муниципаль) органы» сүзләренә алмаштырырга;

10 пунктта «дәүләт мәгариф идарәсе органнары» сүзләреннән соң «мәгарифкә идарәнең федераль һәм ведомство дәүләт органнары яисә алар ышанычнамәсе буенча башкалар» сүзләрен љстәргә;

11 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«11. Мәгариф учреждениесен аттестацияләү аның гаризасы нигезендә, әйдәүче мәгариф учреждениеләрен, җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, дәүләт аттестация хезмәте тарафыннан шушы хезмәт йә аның кушуы буенча яисә аның ышанычнамәсе буенча дәүләт хакимияте органнары, мәгарифкә идарә органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарыла. Законда бүтәне каралмаган булса, аттестацияләү биш елга бер мәртәбә үткәрелә.»;

12 пунктның икенче абзацында «аны тәмамлаганнарның кимендә яртысы йомгаклау аттестациясенең уңай нәтиҗәләренә ия булганда» сүзләрен љстәргә;

14 пунктта «хакыйкый адреслары буенча теркәләләр» сүзләрен тљшереп калдырырга, «әлеге Законда» сүзләрен «федераль законнар һәм әлеге Закон белән» сүзләренә алмаштырырга;

17 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«17. Дәүләт мәгариф учреждениеләрен җирле үзидарә органнары карамагына тапшыру соңгыларының ризалыгы белән генә рљхсәт ителә.».

32. 36 статьяда:

1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Гамәлгә куючы милекчелек хокукында үзенеке булган яисә љченче заттан (милекчедән) үзе арендага алып торган милекчелек хокукы объектларын (җирләрне, биналарны, корылмаларны, мљлкәтне, җайланмаларны, шулай ук куллану, социаль, мәдәни һәм бүтән билгеләнештә кирәкле булган башка мљлкәтне) мәгариф учреждениесе уставы нигезендә белем бирү эшчәнлеген тәэмин итсен љчен аңа беркетә.

Җир кишәрлекләре дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләренә вакыты чикләнмәгән түләүсез файдалануга беркетелә.

Гамәлгә куючы тарафыннан мәгариф учреждениесенә беркетелгән милекчелек объектлары шушы учреждениенең оператив идарәсендә булалар.»;

2 пунктта икенче җљмләне тљшереп калдырырга;

3 пунктта «законнарда билгеләнгән» сүзләре алдыннан «федераль» сүзен љстәргә;

4 пунктта «дәүләт» сүзеннән соң «һәм (яисә) муниципаль» сүзләрен љстәргә;

6 пунктта «законнарда билгеләнгән» сүзләре алдыннан «федераль» сүзен љстәргә;

7 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«7. Мәгариф учреждениесе үзенең йљкләмәләре буенча үз карамагындагы акчалар белән җаваплы була. Мәгариф учреждениесенең мондый акчалары җитмәгәндә аның йљкләмәләре буенча мәгариф учреждениесенә федераль законда билгеләнгән тәртиптә беркетелгән мљлкәт милекчесе җаваплы була.»;

8 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«8. Әгәр мәгариф учреждениесен гамәлгә куючы һәм аңа мљлкәт беркеткән милекче дәүләт хакимияте органнары яисә бер үк административ-территория берәмлегенең җирле үзидарә органнары булса, беркетелгән милекчелек объектларыннан файдаланган љчен аренда түләве дәүләт яисә муниципаль мәгариф учреждениесеннән алынмый, ә агымдагы һәм капиталь ремонтка һәм тиешле мәгариф учреждениесен тотуга чыгымнарны, гамәлгә куючы белән мәгариф учреждениесе арасындагы шартнамәдә бүтәне каралмаган булса, гамәлгә куючы (милекче) түли.»;

9 пунктта «дәүләт» сүзеннән соң «һәм муниципаль» сүзләрен љстәргә.

33. 37 статьяда:

2 пунктның љченче абзацында «Республика бюджеты» сүзләрен «бюджет» сүзенә алмаштырырга;

5 пунктта «Дәүләт» сүзеннән соң «һәм муниципаль» сүзләрен љстәргә;

6 пунктта «дәүләт» сүзеннән соң «һәм муниципаль» сүзләрен љстәргә;

8 пунктта «дәүләт» сүзеннән соң «һәм (яисә) муниципаль» сүзләрен љстәргә;

9 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«9. Урта профессиональ һәм югары профессиональ белемнең дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләре, уку хакын үзләре түләп, квалификацияле хезмәт хезмәткәрләрен (эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне) һәм белем алуның тиешле дәрәҗәсендәге белгечләрне гамәлгә куючы тарафыннан финансланучы йљкләмәләрдән (контроль цифрлардан) тыш әзерләүне һәм яңа һљнәргә љйрәтүне физик һәм (яисә) юридик затлар белән тљзелгән шартнамәләр буенча гамәлгә ашырырга хокуклы.».

34. 38 статьяда:

1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Гражданнарның дәүләт мәгариф стандартлары чикләрендә белем алуларының дәүләт гарантияләре нигезен мәгарифне дәүләт һәм (яисә) муниципаль финанслау тәшкил итә.»;

2 пунктта «Республика бюджеты» сүзләрен «бюджет» сүзенә алмаштырырга;

6 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6. Балигъ булмаган баланы гаиләдә тәрбияләүне һәм аңа белем бирүне гамәлгә ашыручы ата-аналарга (законлы вәкилләргә) дәүләт яисә муниципаль мәгариф учреждениесендә белем алуның тиешле этабында һәр балага белем бирү љчен дәүләт (шул исәптән ведомство) һәм җирле нормативлар белән билгеләнүче финанслау чыгымнары күләмендә љстәмә акчалар түләнә. Түләүләр бала урта (тулы) гомуми яисә башлангыч профессиональ белем алганчы йә балаларга социаль пособие түләүнең иң чик яше сыйфатында законнар белән билгеләнгән яшькә җиткәнче тиешле типтагы һәм тљрдәге дәүләт яисә муниципаль мәгариф учреждениеләрен гамәлгә куючылар акчалары исәбеннән башкарыла. Күрсәтелгән түләүләрнең суммасы гражданнарның керемгә салым салынучы кеременә кертелә.».

35. 39 статьяда:

2 пунктта «дәүләт» сүзеннән соң «һәм муниципаль» сүзләрен љстәргә.

36. 41 статьяда:

исемендә «Дәүләт мәгариф учреждениеләренең һәм җирле үзидарә органнары мәгариф учреждениеләренең» сүзләрен «Дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләренең» сүзләренә алмаштырырга;

1 пунктта «Дәүләт мәгариф учреждениеләре һәм җирле үзидарә органнары мәгариф учреждениеләре» сүзләрен «Дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләре» сүзләренә алмаштырырга;

3 пунктның беренче җљмләсендә «гамәлгә куючы (милекче) љлешен алганнан соң» сүзләрен љстәргә.

37. 43 статьяның 2 пунктында «мәгарифкә дәүләт идарәсе органнарының» сүзләрен «дәүләт аттестация хезмәтенең» сүзләренә алмаштырырга.

38. 44 статьяның 2 пунктында «мәгарифкә дәүләт идарәсенең җирле органнары» сүзләрен «җирле үзидарә органнары» сүзләренә алмаштырырга.

39. 45 статьяда:

3 пунктта «Дәүләт мәгариф учреждениесендә яки җирле үзидарә мәгариф учреждениесендә» сүзләрен «дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениесендә» сүзләренә алмаштырырга;

7 пунктта «җирле» сүзен тљшереп калдырырга;

12 пунктта «дәүләт» сүзеннән соң «һәм муниципаль» сүзләрен љстәргә.

40. 46 статьяның 6 пунктында «дәүләт идарәсенең җирле органнарына, җирле үзидарә органнарына» сүзләрен «җирле үзидарә органнары тарафыннан мәгариф учреждениеләренә һәм җәмәгать туклануы оешмаларына» сүзләренә алмаштырырга.

41. 48 статьяның 2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2. Мәгариф учреждениеләрендә педагогик эшчәнлеге суд хљкеме яисә медицина күрсәтүләре буенча тыелган затларга, шулай ук Россия Федерациясе Җинаять кодексында һәм РСФСР Җинаять кодексында каралган явыз ният белән кылынган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләре љчен алынмаган яисә юкка чыгарылмаган хљкем ителүе булган затларга мондый эшчәнлек рљхсәт ителми.

Тиешле медицина күрсәтүләренең исемлеге Россия Федерациясе Хљкүмәте тарафыннан билгеләнә.».

42. 49 статьяның 2 пунктындагы икенче җљмләне тљшереп калдырырга.

43. 50 статьяда:

2 пунктта «(контракты)» һәм «(контрактының)» сүзләрен тљшереп калдырырга;

3 пунктта «(контракты)» сүзен тљшереп калдырырга.

44. 51 статьяның 1 пунктында «(контрактында)» сүзен тљшереп калдырырга.

45. 52 статьяда:

4 пунктта:

љченче абзацта «дәреслекләр» сүзеннән соң «мәгариф учреждениесе тарафыннан расланган уку-укыту программасы нигезендә расланган» сүзләрен љстәргә;

тугызынчы абзацта «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бирүче» сүзләрен «законнар нигезендә» сүзләренә алмаштырырга;

10 пунктта «һәм идарәсе» сүзләрен «җирле үзидарә органнары» сүзләренә алмаштырырга.

46. 54 статьяда:

1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Мәгарифкә идарә органнары, мәгариф учреждениеләре чит ил предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары белән туры элемтә урнаштырырга хокуклы.»;

2 пункттагы беренче абзацның икенче җљмләсен һәм икенче абзацны тљшереп калдырырга;

3 пунктны тљшереп калдырырга.

47. 55 статьяның 1 пунктында «дәүләт» сүзен тљшереп калдырырга.

2 статья. Татарстан Республикасы халык депутатлары җирле Советларының вәкаләтләре чоры тәмамланган кљннән үз кљченә керүче 15 пунктыннан, 16 пунктының алтынчы һәм җиденче абзацларыннан, 29 пунктының алтынчы абзацыннан, 31 пунктының бишенче, унберенче һәм уникенче абзацларыннан, 32 пунктының уникенче һәм унљченче абзацларыннан, 38 пунктыннан һәм 40 пунктыннан гайре, әлеге Закон рәсми басылып чыккан кљненнән соң 10 кљн узгач үз кљченә керә.

3 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үзенең норматив хокукый актларын әлеге Законга туры китерергә тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев

 

Казан, Кремль

 

2004 елның 29 мае

 

N 36-ЗРТ

 

Комментарии закрыты.