2014-2020 елларга ТР дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы

 

КАБИНЕТ МИНИСТРОВ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

   

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

 

     
ПОСТАНОВЛЕНИЕ

 

  КАРАР

 

  2013 ел, 25 октябрь     794  
  г. Казань  
             

 

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын раслау  турында

 

 

«Россия Федерациясе халыклары телләре турында» 1991 ел, 25 октябрь, 1807-1 нче Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Президентының 2012 ел, 19 декабрь, 1666 нчы Указы белән расланган 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясе, «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 ел, 8 июль, 1560-ХII Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү һәм кулланышын арттыру,  шулай ук республикадан читтә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:

 

  1. Бу карарга теркәлгән «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын (алга таба — Программа) расларга.

 

  1. Программаның дәүләт заказчысы – яраштыручысы итеп Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгын билгеләргә.

 

  1. Татарстан Республикасының Финанс министрлыгына ел саен чираттагы финанс елына Татарстан Республикасы бюджетын формалаштырганда мөмкинлекләрне исәпкә алып һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан бу максатларга җибәрелә торган акча чикләрендә Программа чараларын тормышка ашыруга акча күздә тотарга.

 

  1. Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Программа чараларын үтәүне тәэмин итүне тәкъдим итәргә.

 

  1. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләргә.

 

 

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры                                                                               И.Ш.Халиков

 

 

Комментарии закрыты.