Мастер-класс Шакмак алымы

Мастер-класс «Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең “Шакмак” алымын куллану”

 

I.Кызыксыну.

  1. Оештыру, мастер-класс эшчәнлегенә мотивация булдыру.

— Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Мин сезне барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын.

Р. Фәхретдин сүзләре белән башлыйсым килә:  “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка  заман өчен  укытыгыз,  чөнки  алар сезнең  заманыгыздан  башка  бер заманда яшәү өчен  дөньяга килгәннәр”.  Бүгенге көн җәмгыять мәгариф системасына зур таләпләр йөкли. Укыту эшчәнлегенең сыйфатын яхшырту, яңа технологияләр куллану, сыйфатлы белем бирү – заман мәктәбенең төп бурычы булып тора. ФДББС тәнкыйди фикер йөрткән шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куя. Бүгенге көн чыгарылыш укучысы, алган белем һәм күнекмәләрдән рациональ файдаланып,  яңалыклар ташкыны алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, дөрес юл сайларга тиеш. Бу максатны үз эченә алган инновацион технологияләрнең берсе ул тәнкыйди фикерләү технологиясе. Тәнкыйди фикерләү – ул мәгълүматны тормыш тәҗрибәсенә таянып кабул итә торган ирекле фикер йөртү дигән сүз.  ТФТнең төп критерийлары булып:

Беренчедән, укучы белән укытучы арасында киртә, “барьер” юк. Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы, субъект-субъект мөнәсәбәтендә.

Икенчедән, Укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.

Шулай итеп, ТФТ буенча төзелгән дәресләр ФДББС таләпләренә тулысынча туры килә. Бу инновацион технологиянең төп үзенчәлеге – специфик, махсус алымнарында.

-Хөрмәтле хезмәттәшләрем, сез тәнкыйди фикерләү технологиясенең нинди алымнарын беләсез? Кайсыларын үз дәресләрегездә кулланасыз?

— Синквейн, диаманта, алты эшләпә, балык кылчыгы.

  1. Мастер-классның максатын билгеләү.

— Мин сезне бүген тәнкыйди фикерләү технологиясенең бүгенге көндә актуаль булырдай бер алымның берсе – “Шакмак” алымы белән таныштырасым килә. Бу алымның асылы рус балаларына татар телен укыту дәресләрендә Телне ятлатып түгел, ә актив фикерләп өйрәтү.

— Бу алымның төп инструменты – шакмак. Сез ничек уйлыйсыз, бу гади кубикны без татар теле дәресләрендә ничек куллана алабыз? Фаразлап карагыз әле. Шакмак алты яктан тора, һәр ягына биремнәр язылган. (слайд)

— Бәлки уендагы кебек әйләндереп, чыккан биремне үтәргә кирәктер.

— Бәлки сезнең фикерегез дөрестер, без моны соңрак ачыкларбыз. Әйдәгез сезнеңчә, уендагы кебек шакмакны әйләндерик.

куллан – сүзе чыкты.

— Хөрмәтле хезмәттәшләрем, без татар теле дәресләрендә “Шакмак” алымын ничек куллана алабыз?

— ничек куллана алуын белмибез.

— Димәк, мастер-класста “Шакмак” алымы турында нәрсә белергә тиешбез?

— татар теле дәресләрендә “Шакмак” алымын ничек кулланырга икәнен белергә.

тасвирла – “Шакмак” алымы нинди алым икәнен белергә

чагыштыр – “Шакмак” алымын башка алымнар белән чагыштыру

Бәя бир – бу ысулның әһәмиятен исбатлау.

— димәк, нинди максат куярбыз?

— Без мастер-класста “Шакмак” алымының үзенчәлекләрен ачып, аны кулланырга өйрәнербез.

— Әйе, менә без бергәләп мастер-классыбызның максатларын билгеләдек. Шулай ук  Шакмактагы биремнәрнең дә килеп чыгышын ачыкларбыз.

— Эшне нәрсәдән башлыйбыз?

— “Шакмак” алымы турында белергә кирәк.

III. Төшенү

  1. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

— Бу алымның авторы америка галиме Бенджамин Блум. Блум 1956 елда педагогика фәнендә беренчеләрдән булып укыту максатларының таксономиясен, ягъни классификациясен төзегән. Ни өчен укыту максатларының классификациясен белү кирәк соң?

Беренчедән, укыту максатларын дөрес куяр өчен.

Икенчедән, укучылар өчен кирәкле эшчәнлек төрләрен формалаштырыр өчен.

Өченчедән, максатка ирешү өчен иң әһәмиятле метод-алымнарны сайлау, бәяләү критерийларын билгеләү өчен.

Дүртенчедән, көтелгән нәтиҗәгә карап рефлексияне дөрес оештыру өчен.

Мәгълүмат алу (знание) –  бу категория өйрәнелгән материалны сөйләп чыгу, хәтердә калдыруны үз эченә ала. Ягъни укучы өйрәнелгән материалның фактларын, төшенчәләрен атап чыга белә дигән сүз.

Аңлау (понимание) – Аңлау категориясенең күрсәткече булып материалны бер формадан икенче формага күчерә белүе. Икенче төрле әйткәндә,  алган мәгълүматны укучы ассоцияцияли белергә тиеш.

Куллану (применение) – бу категория өйрәнелгән материалны төрле шартларда куллана алуын үз эченә ала. Мәсәлән, укучы өйрәнгән кагыйдәне сөйләмдә яки язмача эшләнә торган күнегүдә куллана алуы.

Анализ – Материалны бер бөтеннән төрле структураларга тарката алуы. Мәсәлән, чагыштыра белү.

Синтез – бу категория өйрәнелгән материалның элементларын бергә туплауны, бер бөтенгә җыюны аңлата. Икенче төрле әйткәндә, системаларны берләштерә, яраштыра, бәйли, теорияне практика белән бәйли белү. Мәсәлән, укучы алда өйрәнелгән белемнәрен, ягъни яңа лексиканы, грамматиканы күздә тотып иҗади эш башкаруы.

Бәя бирү (оценка) – көтелгән нәтиҗәне фаразлый, прогноз ясый, аның сыйфатына бәя бирә белү. Укучы өйрәнелгән материалның үзенә әһәмиятле якларын билгели.

Бенджамин Блум, юкка гына укыту максатларын пирамида рәвешендә бирмәгән. Уйлап карагыз әле, ни өчен Б. Блум укыту максатларын пирамида рәвешендә биргән? (30 сек вакыт бирелә)

  • Фикерләү процессының башлангычын, нигезен – мәгълүмат тәшкил итә. Мәгълүматны алмый торып, укучы аңлау дәрәҗәсенә җитә алмый. Теманы аңлап алгач кына, укучы алган мәгълүматларны куллана, анализлый, бәя бирә ала.
  • Әйе, дөрес. Блум пирамидасы көтелгән нәтиҗәгә ирешү өчен укыту эшчәнлеген җиңел, җайлы итеп тасвирлый.
  • Блум пирамидасына нигезләнеп без укучыларның нинди эшчәнлек төрләрен билгели алабыз? Сезгә 2 минут вакыт бирелә.
  • Без Б. Блум пирамидасын карап чыктык. Ә бу пирамида белән шакмакның нинди бәйләнеше бар соң?
  • Шакмактагы биремнәр Блум пирамидасыннан килеп чыккан. Алар фикерләү эшчәнлегенең алты ягын чагылдыралар.
  • “Шакмак” алымы укыту максатлары классификациясенең моделе булып тора.
  • Хөрмәтле укытучылар, әйдәгез эшчәнлегебезгә нәтиҗә чыгарыйк.
  • Тасвирла: “Шакмак” – тәнкыйди фикерләү технологиясенең алымы. Авторы америка галиме Бенджамин Блум. Шакмактагы биремнәр фикерләү эшчәнлегенең алты ягын чагылдыралар.

 

  1. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
  • Хөрмәтле укытучылар, “Шакмак” алымын без рус балаларына татар телен укыту программасына нигезләнгән Р. З. Хәйдәрованың 7 сыйныф дәреслегендәге “Без бергә ял итәбез” бүлегендәге бер циклда карап үтәрбез.
  • Яңа лексиканы укучыларымның ничек үзләштерүен слайдларда карап үтик.

Тема буенча сөйләмгә кертелгән сүз – Буш вакыт.

  1. Тасвирла: Буш вакыт дәрестән соң вакыт.
  2. Ассоцияция китер: кино карау.
  3. Куллан: Буш вакытымны файдалы үткәрәм.
  4. Чагыштыр: китап уку, әнигә булышу – буш вакытны файдалы үткәрү. Телевизор карау, тик яту – буш вакытны файдасыз үткәрү.
  5. Иҗат ит: Диалог:

 — Дустым, синең буш вакытың бармы?

  • Минем буш вакытым күп.
  • Син буш вакытыңны ничек үткәрәсең?
  • Мин футбол уйныйм, кино карыйм, музыка мәктәбенә йөрим. Ә син ничек үткәрәсең?
  • Мин әнигә булышам, китап укыйм.
  1. Бәя бир: Буш вакытны файдалы үткәрергә кирәк, чөнки акыллы, сәламәт буласың.
  • Грамматик күнемәләрне камилләштерү дәресендә, мәсәлән, Исем фигыль темасын үткәндә:

Исем фигыль.

  1. Тасвирла: Исем фигыль исем һәм фигыльдән тора. Нишләү/нишләмәү сорауларына җавап бир. у/ү аффикслары ялгана.
  2. Ассоцияция китер: фигыль
  3. Куллан: Китап уку – буш вакытны файдалы үткәрү.
  4. Чагыштыр: Исем фигыль – нишләү?, фигыль – нишлә?, исем – кем? Нәрсә? Исем – килеш, Фигыль – юклык формасы бар, Исем фигыль – килеш+юклык формасы бар.
  5. Иҗат ит: Синквейн.

Исем фигыль.

Исемле, фигыльле

уку, язу, белү

Уку вакытны файдалы үткәрү

Фигыль.

  1. Бәя бир: Исем фигыльләрне белү – дөрес тәрҗемә итү.

 

  1. 3. Белем системасына кертү һәм кабатлау.

—  Диалогик, Монологик сөйләм дәресләрендә дә “Шакмак” алымын кулланып була. Әйдәгез 45 биттәге текстны “Шакмак” алымы белән анализлыйк. Сезгә 2 минут вакыт бирәм. Сез текстны укып, текст нәрсә турында икәнлеген ачыклагыз.

-Текст “Буш вакытны файдасыз үткәрү” турында.

  1. Тасвирла: Тәмәке тарталар, төкерәләр, кычкырып көләләр, эскәмиядә утыралар.
  2. Ассоцияция: файдасыз кешеләр.
  3. Куллан: Буш вакытны файдалы үткәрергә кирәк.
  4. Чагыштыр: Эскәмиядә утыру – буш вакытны файдасыз үткәрү, ә кар көрәү, әбигә булышу – буш вакытны файдалы үткәрү. Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян; төкереп утыру – пычраклык; тик утыру – буш вакытны әрәм итү, кычкырып көлү – күршеләргә комачаулау. Спорт белән шөгыльләнү – сәламәтлек. Китап укысаң, акыллы буласың.
  5. Иҗат ит: План: (Буш вакыт – синквейн) Рәсем.
  6. Бәя бир: Буш вакытыңны файдасыз үткәрү – эшсезлек, кирәксез кеше буласың. Буш вакытыңны файдалы үткәрсәң – сәламәт, акыллы, кирәкле кеше буласың.

Нәтиҗә чыгарыйк:

 Куллану: “Шакмак” алымын татар теле дәресләренең төрле этапларында һәм төрле дәрес типларында үткәрергә була.

“Чагыштыр: “Шакмак” алымы белән “Синквейн” алымын чагыштыру.

Ассоцияция китер:тәнкыйди фикерләү.

  1. Рефлексия.

1.“РАФТ” ысулы.

1 төркем: 10 минут эчендә татар теле укытучылары исеменнән 7 сыйныф укучылары өчен “Шакмак” алымын кулланып дәрес өзеген төзергә.

2 төркем:  Методистлар исеменнән укытучыларга “Шакмак” алымын аңлатырлык буклет ясарга.

Нәтиҗә чыгарыйк: Иҗат ит: Һәр төркем үзенең проектларын яклый.

  1. Йомгаклау.

“Алты эшләпә” ысулы.

  • Хөрмәтле хезмәттәшләрем, мастер-классыбыз ахырына да якынлашты. «Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең “Шакмак” алымын куллану” дип исемләнгән мастер-класс сезнең педагогик эшчәнлегегездә файдалы булыр дип ышанып калам.
  • “Алты эшләпә” ысулы белән без соңгы нәтиҗәне чыгарыйк, ягъни “Шакмак” алымына бәя бирик.
  • Сезнең өстәлләрегездә төрле төстәге шакмаклар ята. Әгәр сездә “Шакмак” алымы буенча коры фактлар гына истә калса – ак шакмак, бары тик уңай, позитив фикерләр генә булса – сары шакмак, тискәре, негатив фикерләрегез булса – кара шакмак, бу ысулга карата эмоцияләрегез булса – кызыл шакмак, креатив фикерләрегез яки үзегезнең дәресегездә тагын ничек итеп иҗади якын килеп бу ысулны кулланып булганын белсәгез яшел шакмак, кемнең гомуми фикере булса – зәңгәр шакмакны алып үз фикерләрегезне җиткерегез.

Игътибарыгыз, миңа ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт.

Комментарии закрыты.