Англиядән килгән кунаклар 6 сыйныф

 

Дәрес барышы.

  1. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына       

Елмаю бүләк итә?

  • Исәнмесез, укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат!
  • Укучылар, сезнең өстәлләрдә үз бәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куярсыз. Шуңа күрә, сезгә дәрестә тырышырга һәм актив булырга кирәк. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.
  1. Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
  2. Фонетик күнегү

“Тэйк-оф-тач-даун” структурасы (Басабыз-утырабыз)

— Бүген дәрестә К, г хәрефләре кергән сүзләрне күп кулланырбыз. Шуңа күрә фонетик күнегүне дә шушы хәрефләргә багышлыйк.

— Укучылар, татар телендә к, г хәрефләре ничә аваз белдерәләр?

— Ике аваз белдерәләр.

— Дөрес,  Мин сезгә хәзер сүзләр әйтермен.  Әгәр

 

[к] – авазы кергән кергән сүз булса, 1 номерлы укучылар баса һәм сүзне кабатлый.

[къ] – авазы кергән сүз булса, 2 номерлы укучылар баса һәм сүзне кабатлый.

[г] – авазыкергәнсүзбулса, 3 номерлыукучылар баса һәмсүзнекабатлый.

[гъ] – авазы кергән сүз булса, 4 номерлы укучыларбаса һәм сүзне кабатлый.

(Определяя какие звуки в словах твердые или мягкие к, г вы встаете по очереди)

Иглиз (3), шагыйрь (4),  файдалы казылма  (2), килгән кунаклар (1) (2) (3), тарихи. []

Кире слайдка чыгарып кабатлатырга

  1. Скайп аша авырлыкны билгеләү

Алина үзе шалтырата.

  • Ой, балалар, безгә шалтыраталар. Кем икән ул?

күп еллар Англиядә яшәүче татар кызы Алина шалтырата.

  • Исәнмесез, дустым Алена, Исәнмесез, укучылар!
  • Исәнмесез, Алина! Хәлләрегез ничек?
  • Яхшы. Ә сезнеке?
  • Минеке дә яхшы.
  • Сездә дәрес бара икән.Миңа Татарстан турында мәгълүмат-информация кирәк иде.
  • Нинди мәгълүмат.
  • Татарстанның территориясе, тарихи шәһәрләре, татар язучылары, шагыйрьләре турында беләсем килә.
  • Дустым, Алина безнең дәресебез бара. Без синең сорауларыңа җавап бирербез.
  • Рәхмәт. Мин сезне көтеп калам.
  1. Укучылар белән әңгәмә.
  • Балалар безгә Алинага җавап бирергә кирәк. Аның нәрсәләр турында беләсе килде?
  • Әйе, Татарстан турында беләсе килә.
  • Ә без Алинаның сорауларына җавап бирә алабызмы?
  • Юк белмибез. / беләбез.
  1. “Беләм, беләчәкмен, белдем” таблицасын тутыру.
  • Укучылар, ә сез Татарстан турында нәрсә беләсез? Сезнең өстәлләрегездә “Беләм, Белергә телим, Белдем” таблицалары ята. Сезгә 1 минут вакыт эчендә, “БББ” таблицаны тутырырга кирәк. Тутыра башлаганчы, әйдәгез таблица белән танышыйк.
  • Беләм – Татарстан турында нәрсәләр белгәнегезне язасыз.
  • Белергә телим –хочу узнать
  • Белдем – узнал.
  • Татарстанның флагы өч төстән тора…. “Туган ил” шигыре.

Төркемдә 1 мин

1 төркем сез Татарстан турында нәрсә беләсез? Калган төркемнәр тыңлап утыралар.1 минут вакыт үткәч, интерактив тактада һәр төркемнең җаваплары “Беләм” графасына язылып куела.

  • 2 төркем сез Татарстан турында нәрсә беләсез?
  • 3 төркем сез Татарстан турында нәрсә беләсез?
  • Рәхмәт укучылар, сез  Татарстан турында шактый беләсез икән.

Үзбәя.

Таблицаны тутырганга үзегезгә бәя куегыз.

  • Хәзер үзбәя карталарына үзегезгә билге куегыз.
  • – Татарстан турындабик әйбәтбеләм, дустыма ярдәм итә алам.
  • Әйбәтбеләм, материалны аңладым
  • – Татарстан турында беләм, ләкин дустымның ярдәменә каршы килмим.

 

III. Уку мәсьәләсен кую.

  • Укучылар, Алина тагын нәрсәләр турында сорады? Без бу сорауларга җавап бирә алабызмы?
  • Белмибез.
  • Димәк, без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
  • Татарстан республикасы турында.
  • Әйе. Бу безнең темабыз булыр.
  • Укучылар, ни өчен безгә Татарстан турында белергә кирәк? Татарстан республикасы турында нәрсә эшли белергә тиешбез?
  • Татарстан республикасы турында күбрәк белергә һәм Алинага сөйләргә тиешбез.
  • Әйе, бу безнең максатыбыз булыр.
  • Яңа мәгълүматны нәрсә аша белә алабыз? Белемнәрне каян ала алабыз?
  • Дәреслек, укытучы, интернет.

 

  1. Уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу юлын билгеләү.
  • Укучылар, Татарстан турында мәгълүмат алыр өчен һәм сөйләргә өйрәнер өчен безгә дәрестә нишләргә кирәк?

Т (текст укырга) – СҖ (Сорауларга җавап эзләргә) – С.(Сөйләргә)

 

  1. Төзелгән проектны тормышка ашыру.
  2. текст уку.
  • Укучылар, эшне нәрсәдән башлыйбыз.
  • Текст укудан.
  1. Укытучы үрнәк укый.
  • Текст нәрсә турында икән? Игътибар белән тыңлагыз!

Укытучы үрнәк укый.

  • Текст нәрсә турында?
  • Англиядән килгән кунаклар турында.
  • Укучылар, әйдәгез хәзер текстны абзацлап укыйбыз. Кем матур итеп, кычкырып укыр икән?
  • 1 абзац – Укучылар нәрсәләр өйрәнделәр?
  • Укучылар инглизчә җырлар, шигырьләр өйрәнделәр.
  • 2 абзац – Укучылар кунакларга нәрсә күрсәттеләр?
  • Укучылар кунакларга концерт күрсәттеләр, иглизчә җырладылар, сөйләделәр, инглиз әкиятләрен уйнап күрсәттеләр.
  • 3 абзац – Кунаклар нинди үтенеч (просьба) белдерделәр (попросили)?
  • Сез безне татар җырлары белән таныштырыгыз.
  • 4 абзац–Ике раслауның кайсысы дөрес?

Килгән кунаклар Татарстан турында сөйләделәр.

Килгән кунаклар Англия турында сөйләделәр.

  • 5 абзац – Кунаклар нинди сораулар бирделәр?
  • Татарстанда күпме кеше яши?

Территориясе зурмы?

Нинди файдалы казылмалар бар?

Нинди тарихи шәһәрләр бар?

Нинди язучылар, шагыйрьләр бар?

(Сорауларны тәрҗемә итәбез?)

Үзбәя.Укучылар, үзегезгә укыган өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

 

  1. Штрих-код белән эшләү.

Нәтиҗә чыгару. Укучылар, без нишләдек?

  • Текст укыдык.
  • Укучылар, без тексттан Татарстан турында белдекме?
  • Юк.
  • Безгә нәрсә турында белергә кирәк?
  • Татарстанда күпме кеше яши? Территориясе зурмы? Нинди файдалы казылмалар бар? Нинди тарихи шәһәрләр бар? нинди язучалар бар?
  • Укучылар, ни өчен безгә бу сорауларга җавап бирергә кирәк?
  • Татарстан турында беләчәкбез. Алинага ярдәм итә алачакбыз.
  • Ә бу сорауларга җавапны каян таба алабыз? Сез гадәттә яңа мәгълүматны каян аласыз?
  • Интернеттан.
  • Укучылар, сезнең өстәлләрегездә штрих-кодлар һәм планшетлар ята.  Бу штрих-кодтан кирәкле информацияне ничек алып була?
  • Сканировать штрих-код.
  • Әйе, дөрес. Сезнең өстәлләрегездә планшетлар ята. Сез бу планшетлар белән кирәкле информацияне ала аласыз. Әйдәгез беренче сорауга җавапны бергәләп эзлик.
  • Татарстанда күпме кеше яши?

(Бергәләп сканировать итеп, җавапны табабыз)

  • Димәк, Татарстанда күпме кеше яши?
  • Татарстанда …. кеше яши.
  • Яхшы укучылар. Хәзер һәр төркем үз соравына җавапны штрих-кодтан табарга тиеш.

1 төркем. Татарстанның терреториясе зурмы?

2 төркем. Нинди файдалы казылмалар бар?

3 төркем. Нинди тарихи шәһәрләр бар?

 

  1. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
  2. “Зиг-заг” алымы.
  • Укучылар, Татарстан турында  калган сорауларга җавап алыр  өчен, әйдәгез без кызыклы бер эш эшлик.  Һәр өстәлнең 1 номерлы укучылары күрше өстәлләргә утыралар.  1 өстәлнең 1 номерлы укучысы 2 өстәлгә утыра, 2 өстәлнең 1 номерлы укучысы 3 өстәлгә утыра, 3 өстәлнең 1 номерлы укучысы 1 өстәлгә утыра. 1 номерлы укучылар үз соравының җавабын һәр өстәлгә сөйләп чыга. Сезгә 2 минут вакыт бирелә.

(Һәр өстәлдә утыручы укучылар  сорауларга җавапларны язып алалар).
Аңлашылдымы? Хәзер торабыз, урындыкларыбызны этеп куябыз. Яңа төркемнәргә утырабыз. 2 минут вакыт китте…

 

  • Хәзер үз урыннарыгызга утырыгыз. 2 төркем нинди сорауларга җавап таптыгыз?

Үзбәя.

 

—   Укучылар сез нишләдегез?

  • Сорауларга җавап таптык. Бер-беребезгә әйттек.
  • Cорауларга җавапны кайдан таптыгыз?
  • Штрих-код аша интернеттан таптык.
  • Ни өчен безгә бу сорауларга җавап табарга кирәк иде?
  • Татарстан турында күбрәк белергә кирәк.

VII.     Белем системасына кертү һәм кабатлау.

  1. Микс-пэа-шэа.
  • Укучылар, әйдәгез ял итеп алыйк. Алга чыгып басасыз, музыкага биибез. Музыка туктау белән, пар ясап, кулны күтәрәсез һәм сез минем сорауга җавап бирәсез.
  • Сейчас по мойей команде вы встанете, задвините стулья, выйдите вперед к доске. На музыку все танцуем, как обрывается музыка делаем пару. И задаем вопросы друг-другу.
  1. Буе озынрак укучыСпросите у друга, о писателях и поэтахТатарстана?
  • Татарстанда нинди язучылар, шигыйрьләр бар?
  • Татарстанда Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алиш бар.
  1. Чәче карарак укучы узнайте у друга, какие есть полезные ископаемые в Татарстане?
  • Татарстанда нинди файдалы казылмалар бар? Нефть, газ, ташкүмер, известьняк, торф бар.
  1. Түфлие карарак булганСпросите у друга, знает ли он хорошо о Татарстане?
  • Татарстан турында яхшы беләсеңме?
  • Әйе, Татарстан турында яхшы беләм.

 

  • Без нишләдек?
  • Дусларыбыз белән Татарстан турында аралаштык.

Үзбәя.

VIII. Рефлексия.

  1. “Беләм, беләчәкмен, белдем” таблицасы
  • Укучылар “Белдем” баганасын тутыралар. Укытучы тикшерә.Укучылар, дәрес башында тутырган таблицага әйләнеп кайтыйк әле. Безнең нинди багана тутырылмыйча калган?
  • Без дәрес башында нинди максат куйган идек?
  • Татарстан турында мәгъЛүмат алып, Алинага Татарстан турында татарча сөйләргә өйрәнергә.
  • Укучылар, сез Татарстан турында алган белемнәрегезне кулланып “Белдем” баганасын тутыра аласызмы? Сезгә 2 минут вакыт бирелә.

Үзбәя

Нәтиҗә: Без Алинага Татарстан турында җавап бирергә әзер.

 

  1. Скайпка чыгу.

Скайптан Алинага шалтыратабыз.

  • Алина, без Татарстан турында сөйләргә әзер.
  • Рәхмәт. Мин сезне бик шатланып тыңлыйм.

(һәр төркемнән берәр яки 2-3 укучы чыгып Алина белән сөйләшәр, Алина Татарстан турында сораулар бирә.)

  • Укытучы: Укучылылар, сез алдагы дәреслдәрдә “Туган илем” турында шигырь ятлагансыз. Кем сөйләп күрсәтер?

Үзбәя

5 — Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта дусларыма да булыша алам.

4 — Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

3 – Әйбәт эшлим, ләкин дустымның ярдәменә каршы килмим.

 

Өй эше:

  1. 12 күнегү, 94 бит. Сорауларга җавап бирергә.
  2. Татарстан турында чит илләрдә яшәгән укыган укучылар өчен презентация яки буклет ясарга.
  3. Әгәр хикәядәге укучылар Татарстан турында бик яхшы белсәләр, хикәя ничек үзгәрер иде? Яңа хикәя язып карагыз.

Фейерверк.

Без иң яхшы, иң актив, иң акыллы

укучылар!

 

Үзанализ

Оставить комментарий