Җәннәт— әниләрнен аяк астында

Туарына бер көн кала сабый Аллаһы Тәгаләдән сорый икән:
– Ул дөньяга мин ник киләм?
– Мин сиңа фәрештә җибәрәм, ул сиңа барысын да аңлатыр.
– Ә мин аны ничек аңлармын соң?
– Ул сине үз теленә өйрәтер.
– Фәрештәмнең исеме ничек була?
– Син аңа Әни диячәксең.
Җәннәт— әниләрнен аяк астында дип әйткән әби-бабаларыбыз… Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – Әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – Әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – Әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – Әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләрен бирә,безнең өчен һәрвакыт көяләнеп,изге теләкләрен теләп тора.

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий