КЫҢГЫРАУ ДӘШӘ

Җиз кыңгырау чыңы янә мәктәпләргә дәште. Сагынып көтеп алган яңа уку елы башланды.
Син беренче тапкыр парта артына утырасың. Бәлки, йөзенче, меңенче тапкырдыр. Әмма беренче сентябрь һәрвакыт бәйрәм, уку елының туган көне.
Мәктәп каршында үскән агачларга игътибар ит. Җәйнең яшел яфраклары көзнең беренче сары яфраклары белән аралашкан. Менә шулай мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында да җәй көз белән очрашты.
Беренче сентябрь – эшнең башы, шул ук вакытта зур эшнең дәвамы да. Беренче сентябрь – синең тормышыңда олы баскыч. Яңа буыннарны көткән ачышларның, белемнәрнең серләренә төшенүгә менү баскычы. Яңа уку елында уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын сезгә!

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий