Укытучылар көне белән!

Һәр кешенең “Менә ул чын укытучы”, — диярлек остазы бар. Ул аны еллар узган саен сагынып искә ала, гомере буена рәхмәт укый. Минем онытылмас укытучым – беренче укытучым – Заманова Маһирә Мәсгүтовна. Ул Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясендә күп еллар инде балаларга белем бирә.

Беренче тапкыр мәктәпкә килгәч, Маһирә апа безне хәреф танырга, язарга өйрәтте. Үзе белән белем дөньясына алып керде. Аның белән дөньяның төрле баскычлары буенча югарыга күтәрелдек, тормышны күрергә, танып белергә өйрәндек. Маһирә апаның һәр хәрефе, һәр иҗеге шулкадәр матур иде ки, аның хәтта бармак очларына буялган акбуры да ничектер үзенә килешеп, сабыйлар күңелен үзенә тартып тора иде кебек. Мин һәрвакыт аңа ошарга, аның кебек язарга тырыштым.

Хөрмәтле Маһирә Мәсгүтовна! Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтләрегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын!

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий