Татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен тестлар

 

 Мәктәптә әдәбият укытуның максаты:

а) укучыларга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү;

б) укучыларга әдәби белем һәм мәгълүмат бирү, күнекмәләр формалаштыру;

в) укучыларны татар әдәбияты белән таныштыру;

г) әдәби әсәр анализларга өйрәтү.

 

  1. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү –

а) дәрестә аерым бер әхлак сыйфатлары хакында сөйләшү оештыру;

б) яхшылык һәм явызлык, миһербанлылык, гаделлек кебек сыйфатлар турында мәгълүмат бирү;

в) әсәрдә күтәрелгән әхлак мәсьәләләренә укучының игътибарын юнәлтү аша бүгенге көнитеш өчен кирәкле сыйфатлар тәрбияләү.

 

  1. Әдәби әсәр анализлаганда төп уку–укыту методы булып:

а) эвристик;

б) репродуктив;

в) иҗади уку;

г) тикшеренү тора.

 

  1. Укытучының материалны аңлатуы

а) репродуктив;

б) иҗади уку;

в) эвристик;

г) аңлату–күрсәтү методына карый.

 

  1. Дәрес –

а) уку–укытуны оештыру формасы;

б) укучыларның укытучы белән бергәләп эшләве;

в) уку–укыту эшенең бер звеносы;

г) укыту төре.

 

  1. Дәреснең актуальләштерү өлеше –

а) өй эшен тикшерү вакыты;

б) элек үзләштергән белемнәрне яңа материаллар белән бәйләү вакыты;

в) үткәннәрне ныгыту вакыты;

г) өй эше бирү.

 

  1. Алым дип

а) методның өлешләре, элементларын;

б) укытучының төрле эш төрләренә мөрәҗәгать итүен;

в) укытучының күрсәтмәлелектән файдалануын;

г) укучы башкара торган эш төрләрен атыйлар.

 

  1. Әсәрне өйрәнер алдыннан кереш, барыннан да элек, ни өчен кирәк?

а) әсәрне кабул итәргә әзерләү;

б) өй эше тикшерү;

в) язучы биографиясен сөйләү;

г) әсәрнең язылу тарихы белән таныштыру.

 

  1. Обзор дәрес –

а) югары сыйныфларда чор әдәбиятына күзәтү;

б) язучы иҗатына күзәтү ясау;

в) әсәр өйрәнү алдыннан уздырыла торган кереш;

г) әсәр өйрәнүне йомгаклау ул.

 

  1. Әсәрнең композициясе –

а) әсәр өлешләренең урнашу тәртибе;

б) вакыйгалар эзлеклелеге;

в) әсәрдә бүлек–бүлекчәләр саны;

г) фабула.

 

  1. Ү сыйныфта сочинениенең күләме

а) 1 бит;

б) 1,5–2 бит;

в) 2 бит;

г) 2–2,5 бит булырга тиеш.

 

  1. Татар әдәбиятын укыту методикасында әңгәмә методын башлап кем тәкъдим иткән?

а) К.Насыйри;

б) Г.Сәгъди;

в) Г.Ибраһимов;

г) Г.Тукай.

 

  1. Татар әдәбиятыннан беренче хрестоматияне кем төзегән?

а) Ф.Әмирхан;

б) Җ.Вәлиди;

в) Г.Тукай;

г) Г.Ибраһимов.

 

  1. Класстан тыш уку дәресләре хакында беренче булып кайсы татар методисты китап чыгарган?

а) Г.Ибраһимов;

б) Г.Лотфи;

в) М.Фазлулла;

г) Ш.Сайкин.

 

  1. Татарларда җәдитчелек хәрәкәте кайчан башлана?

а) Х1Х йөз ахырында;

б) 1905–07 елларда;

в) 1917 елда;

г) 1980–90 елларда.

 

  1. 1950–60 елларда татар әдәбиятын укыту методикасы өлкәсендә әйдәп баручы методистлар кемнәр?

а) Г.М.Әдһәмова һәм А.Г.Әминев;

б) Ә.З.Нигъмәтуллин;

в) Г.Халит һәм И.Нуруллин;

г) Г.Лотфи һәм Ш.Сайкин.

 

  1. 1980–90 елларда татар әдәбиятын укыту методикасы өлкәсендә әйдәп баручы методистлар кемнәр?

а) Г.М.Әдһәмова һәм А.Г.Әминев;

б) Ә.З.Нигъмәтуллин һәм С.Г.Исмәгыйлева;

в) А.Әхмәдуллин һәм А.Яхин;

г) Г.Лотфи һәм Ш.Сайкин.

 

  1. Кайсы жанрлар эпоска карый:

а) трагедия;

б) эпиграмма;

в) хикәя;

г) мәсәл.

 

  1. Кайсы жанрлар драма төренә карый:

а) трагедия;

б) баллада;

в) поэма;

г) повесть.

 

  1. Нинди иҗат юнәлешенең (методының) төп сыйфаты булып тормышны тарихи–дөрес чагылдыру тора?

а) романтизм;

б) реализм;

в) сентиментализм;

г) натурализм.

 

  1. Кайсы төшенчә әдәби төр атамасы булып йөри:

а) шигырь;

б) роман;

в) драма;

г) пьеса.

 

  1. Кайсы әсәр кысалы композициягә мисал итеп китерелә:

а) «Мең дә бер кичә»;

б) С.Сараи «Гөлестан бит төрки»;

в) Мөхәммәдьяр «Төхфәи мәрдан»;

г) Рабгузи «Кыйссасел әнбия».

 

  1. Кайсы әсәр социалистик реализм кысаларында иҗат ителгән?

а) Г.Ибраһимов «Тирән тамырлар»;

б) Р.Төхфәтуллин «Йолдызым»;

в) Г.Камал «Банкрот»;

г) Г.Колахмәтов «Ике фикер».

 

 

  1. М.Кашгарыйның «Диване лөгатет–төрк» хезмәте кайсы төркемгә карый:

а) рун язулы истәлекләр;

б) уйгур язулы истәлекләр;

в) гарәп язулы истәлекләр;

г) төрки телле истәлекләр.

 

  1. Рун язулы истәлекләр ничәнче гасырга карыйлар:

а) ҮП–ҮШ;

б) 1Х;

в) Ү;

г) Х1.

 

  1. ХҮШ йөз әдәбиятының күренекле ядкәре:

а) Г.Утыз–Имәни «Гаварифез–заман»;

б) Мәхмүд Болгари «Нәһҗел фәрадис»;

в) Габди «Кунакка хөрмәт күрсәт»;

г) «Дәфтәре Чыңгызнамә».

 

  1. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен беренче булып басмага кем әзерләгән?

а) Г.Утыз–Имәни;

б) Ш.Абилов;

в) Х.Миңнегулов;

г) Н.Хисамов.

 

  1. Шәрык әдәбиятларындагы кемне яки нәрсәне дә булса гадәттән тыш күпертеп мактаучы лирик жанр, аа ба ва …рәвешендә рифмалаша:

а) касыйдә;

б) мәдхия;

в) мәрсия;

г) газәл.

 

  1. 29. Х1Х йөзнең икенче яртысында романтик мәхәббәт дастаннары иҗат итүче автор:

а) Г.Сәмитова;

б) М.Акмулла;

в) Г.Чокрый;

г) Ә.У.-Кормаши.

 

  1. М.Акъегетнең “Хисамеддин менла” әсәрендәге төп конфликт:

а) аталар һәм балалар арасында;

б) җәдитчелек һәм кадимчелек арасында;

в) геройларның эчке каршылыгы;

г) социаль- иҗтимагый.

 

  1. Татар әдәбиятында беренче детектив әсәр авторы:

а) З.Бигиев;

а) Р.Фәхреддин;

а) З.Һади;

а) Г.Исхакый.

 

  1. 3 Г.Исхакыйның кайсы әсәре мәгърифәтчелек рухында язылган:

а) «Кәләпүшче кыз»;

б) «Җәмгыять»;

в) «Зөләйха»;

г) «Җан Баевич».

 

  1. Ф.Әмирханның саф романтик әсәре:

а) «Хәят»;

б) «Кадерле минутлар»;

в) «Бер хәрабәдә»;

г) «Урталыкта».

 

  1. Ф.Әмирханның беренче драма әсәре:

а) «Сәмигулла абзый»;

б) «Яшьләр»;

в) «Тигезсезләр»;

г) «Хәзрәт үгетләргә килде».

 

  1. Г.Ибраһимовның Беренче рус инкыйлабы һәм реакция хәрәкәтләрен сурәтләгән романы:

а) «Безнең көннәр»;

б) «Тирән тамырлар»;

в) «Кызыл чәчәкләр»;

г) «Габдрахман Салихов».

 

  1. Ш.Камалның «Акчарлаклар» повесте ничәнче елда язылган:

а) 1909;

б) 1911;

в) 1914;

г) 1921.

 

  1. М.Гафуриның тарихи темага язылган әсәре:

а) «Хөррият иртәсе»;

б) «Хан кызы Алтынчәч»;

в) «Солдат хатыны Хәмидә»;

г) «Кызыл байрак».

 

  1. С.Рәмиевнең милли чынбарлыктагы искелекне, артталыкны тәнкыйть иткән драма әсәре:

а) «Низамлы мәдрәсә»;

б) «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин»;

в) «Җаек Хәдичә»;

г) «Яшь гомер».

 

  1. 39. Г.Камалның «Бүләк өчен» комедиясендәге конфликтны ачыклагыз:

а) шәхес һәм җәмгыять;

б) көнкүреш;

в) кешенең үз эчендәге;

г) тарихи.

 

  1. 40. Г.Колахмәтовның кайсы әсәре аллегорик образлылыкка корылган:

а) «Яшь гомер»;

б) «Ике фикер»;

в) «Яшьләр алдатмыйлар»;

г) «Кыямәт».

 

  1. 41. Гражданнар сугышы чоры әдәбияты ничәнче елларны үз эченә ала?

а) 1917–1920;

б) 1918–1920;

в) 1919–1921;

г) 1917–1919

 

  1. 42. 1920–30 елларда татар әдәбияты тарихына караган зур хезмәтләрне кемнәр язган?

а) Г.Газиз, Г.Рәхим, Г.Сәгъди;

б) Җ.Вәлиди, Г.Толымбай;

в) Ф.Сәйфи–Казанлы, К.Нәҗми;

г) Г.Ибраһимов, Г.Нигъмәти.

 

  1. 4 Һ. Такташ строфасындагы анафора нәрсәгә хезмәт итә?

“Бер җирдә юк андый ак каеннар,

Бер җирдә юк андый урманнар.

Бер җирдә юк камыш сабаклары

Андагыдай шаулый торганнар”.

а) туган як матурлыгына соклану хисен көчәйтү өчен;

б) тезмәләрне үзара ялгау өчен;

в) табигать сурәтен тулырак бирү өчен;

г) ритм төзеклеге, интонация матурлыгы өчен.

 

44.Әлеге исемлектә артык булган дүртенче әсәр:

а) “Сүнгән йолдызлар”;

б) “Зәңгәр шәл”;

в) “Югалган матурлык”;

г) “Американ”.

 

  1. Г.Ибраһимовның “Казакъ кызы” романында төп сюжет сызыклары:

а) ике;

б) өч;

в) дүрт;

г) биш.

 

  1. Гыйсъянчы лирик герой кайсы әдип иҗатына аеруча хас?

а) Х.Туфан;

б) Ә.Фәйзи;

в) Һ.Такташ;

г) М.Җәлил.

 

  1. М.Җәлил әлеге строфада нинди әдәби алым кулланган?

“Кызганып егетне, елыйлар

Миләүшә һәм лалә чәчәге.

Тәгәри үләнгә чык түгел,

Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре”.

а) эпитет;

б) метафора;

в) символ;

г) сынландыру.

 

  1. Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучы, полк командиры Хәйретдин Мөҗәйгә багышланган поэма:

а) “Язылмаган поэма”(И.Юзеев);

б) “Үлем уены” (Ф.Кәрим);

в) “Дала җыры” (С.Хәким);

г) “Курск дугасы” (С.Хәким).

 

  1. Түбәндәге әсәрләрнең кайсысы баллада жанрында язылган:

а) “Вәхшәт” (М.Җәлил);

б) “Снайпер Мәрдан” (К.Нәҗми);

в) “Тимер һәм тимерче” (Ф.Кәрим);

г) “Партизан үлеме” (М.Садри).

 

  1. Әлеге исемлектә артык булган дүртенче әсәрне билгеләгез:

а) “Муса Җәлил” (Н.Исәнбәт);

б) “Үлмәс җыр” (Р.Ишморат);

в) “Сират күпере” (Р.Батулла);

г) “Моңлы бер җыр” (Т.Миңнуллин).

 

  1. Г.Тукай исемендәге бүләк булдырылган ел:

а) 1955;

б) 1958;

в) 1960;

г) 1964.  

 

  1. Кешенең табигать һәм җәмгыять белән бәйләнеше, кешелек дөньясы, яшәешнең фәлсәфи кануннары турында уйланулар Х.Туфан иҗатының кайсы чорына аеруча хас?

а) 1920-1930 еллар;

б) тоткынлык чоры;

в) 1960-1970 еллар;

г) һәр чорына.

 

  1. Сатирик эчтәлекле шигъриятне яңа баскычка күтәрүче әдип:

а) Ш.Маннур;

б) С.Хәким;

в) Ә.Ерикәй;

г) Г.Афзал.

 

  1. Әлеге исемлектә артык булган дүртенче поэма:

а) “Кырыгынчы бүлмә” (С.Хәким);

б) “Сәйдәш” (Р.Фәйзуллин);

в) “Ант суы” (Р.Харис);

г) “Акмулла арбасы” (М.Әгъләмов).

 

  1. Психологик хикәя остасы булып танылган әдип:

а) Г.Ахунов;

б) Н.Фәттах;

в) Ә.Еники;

г) Г.Әпсәләмов.

 

  1. Бөек Ватан сугышы фаҗигасен реалистик сурәтләрдә чагылдырган әсәр:

а) “Саф җилләр” (М.Хәсәнов);

б) “Бер ананың биш улы” (Х.Сарьян);

в) “Йолдызым” (Р.Төхфәтуллин);

г) “Безне өйдә көтәләр”(Х.Камал).

 

  1. И.Юзеев шигъриятендә өстенлек иткән юнәлеш:

а) сатирик;

б) лирик;

в) юмористик;

г) героик.

 

  1. Әдәбият тарихын фәнни нигездә өйрәнүче галим, тәнкыйтьче һәм язучы булып танылган автор:

а) М.Хәбибуллин;

б) Ф.Яруллин;

в) Т.Галиуллин;

г) Ф.Латыйфи.

 

  1. Хикәя жанрындагы уңышлар өчен Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан бирелә торган бүләк:

а) Ә.Еники исемендә;

б) Р.Төхфәтуллин исемендә;

в) Г.Әпсәләмов исемендә;

г) Ф. Хөсни исемендә.

 

  1. “Яшьлек, мәхәббәт, яз җырчысы” булып танылган шагыйрь:

а) Р.Зәйдулла;

б) И.Юзеев;

в) Л.Шагыйрьҗан;

г) С.Сөләйманова.

 

  1. Н.Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романында төп герой:

а) Туман тархан;

б) Исәнтәй;

в) Туңгак алып;

г) Албуга.

 

  1. А.Гыйләҗев әсәрен билгеләгез.

а) “Сират күпере”;

б) “Колыма хикәяләре”

в) “Яра”;

г) “Сәет батыр”.

 

  1. Х.Вахитның Г.Тукай исемендәге бүләккә лаек булган пьесасы:

а) “Соңгы хат”;

б) “Мәхәббәтең чын булса”;

в) “Туй алдыннан”;

г) “Беренче мәхәббәт”.

 

  1. Р.Хәмиднең монодрамасы (бер генә персонаждан торган пьеса):

а) “Китәм инде”;

б) “Олы юлның тузаны”;

в) “Актамырлар иле”;

г) “Синең урыныңа кайттым”.

 

  1. М.Мәһдиевнең Г.Тукай исемендәге бүләккә лаек булган әсәрләре:

а) “Без – 41 ел балалары” һәм “Фронтовиклар”;

б) “Каз канатлары” һәм “Кеше китә — җыры кала”;

в) “Мәңгелек яз” һәм “Ачы тәҗрибә”;

г) “Бәхилләшү” һәм “Торналар төшкән җирдә”.

 

  1. «Татар телен ничек укытырга?» («Телебез методикасы хакында бер тәќрибә») (1916) исемле лингводидактик хезмәтне татар телендә беренче булып кем язган?

а) Р.Газизов,

б) М.Фазлуллин,

в) Г.Ибраһимов,

г) М.Корбангалиев.

 

  1. Сүзлекләр белән эшләү нәрсә ул?

а) укыту ысулы,

б) укыту алымы,

в) укыту чарасы,

г) сүзлек диктанты.

 

  1. Аваз белән хәреф арасындагы аерманы төшендерү принцибы …

а) дидактик принцип,

б) хосусый методик принцип,

в) лингвистик принцип,

г) гомумметодик принцип.

 

  1. Укыту ысулы нәрсә ул?

а) укытуның нигез ташлары,

б) укыту алымы,

в) укытуның төп максаты һәм бурычлары,

г) белемнәрне үзләштерү өлкәсендә (яңа материалны аңлату, ныгыту, кабатлау һәм йомгаклауда) укытучы белән укучының бергәләп эшләү юллары.

 

  1. Сүз төзелеше һәм ясалышы, татар тел гыйлеменең аерым бер бүлеге буларак, кайчаннан өйрәтелә?

а) 1988 нче елдан,

б) 1991 нче елдан,

в) 2000 нче елдан,

г) 1970 нче елдан.

 

  1. 1918 нче елда «Ана теле методикасы» дип исемләнгән икенче зур хезмәтне татар телендә кем язган?

а) М.Корбангалиев,

б) Г.Сәгъди,

в) Г.Ибраһимов,

г) Х.Бәдигый.

 

  1. Катнаш дәрес нинди дәрес ул?

а) яңа материалны аңлату дәресе,

б) тикшерү дәресе,

в) яңа материалны аңлату, ныгыту, кабатлау һәм йомгаклау дәресе,

г) гомумиләштерү дәресе.

 

  1. 6 нчы сыйныф дәреслегендә дәреслегендә (Авторлары – Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина) бирелгән тема – исемнәрнең килеш белән төрләнеше – нинди ысул белән укытыла?

а) күнегүләр белән эшләү,

б) аңлату-күрсәтү,

в) дәреслек белән эшләү,

г) тикшеренү.

 

  1. Фигыль юнәлешләрен укыту ысулы …

а) дәреслек өстендә эшләү,

б) аңлату-күрсәтү,

в) өлешчә эзләнү,

г) тикшеренү.

 

  1. Дәрес нәрсә ул?

а) укытуның төп формасы,

б) максатка ирешу юлы,

в) укыту чарасы,

г) ысулның иң кирәкле өлеше.

 

  1. Түбәндәге укыту алымнары арасыннан укыту чарасын табыгыз.

а) картиналар өстендә эшләү,

б) таблицалар,

в) диктантлар яздыру,

г) сүзлекләр белән эшләү.

 

  1. 5 нче сыйныф дәреслегендә (Авторлары – Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина) исемнәрдәге иркәләү-кечерәйтү мәгънәсен белдерүче кушымчалар кушымчаларның кайсы төренә кертелгән?

а) сүз ясагычларга,

б) модальлекне белдерүчеләргә,

в) бәйләгечләргә,

г) исем ясагычларга.

 

  1. Методика тарихында диктант яздыруга каршы чыккан бер методист бар. Ул кем?

а) М.Корбангалиев,

б) Г.Ибраһимов,

в) М.Фазлуллин,

г) М.Галләмова.

 

  1. “Аның күзләренә ак төшкән” дигән ќөмлә бер составлы фигыль ќөмләнең кайсы төренә кертелергә тиеш?

а) билгеле үтәүчеле ќөмлә,

б) билгесез үтәүчеле ќөмлә,

в) үтәүчесез ќөмлә,

г) гомуми үтәүчеле ќөмлә.

 

  1. “Бәхете булган, университетның юридик факультетына кергән. Авылдан килеп.” (М.Мәһдиев) ќөмләсендәге “Авылдан килеп” нәрсә дип тикшерелергә тиеш?

а) өстәлмә,

б) аныклагыч,

в) керешмә (кереш ќөмлә),

г) аныклагыч ќөмлә.

 

  1. Г.Ибраһимов нәрсәне инша дип атый?

а) сочинениене,

б) изложениене,

в) диктантны,

г) күчереп яздырудан кала бөтен төр язма эшләрне.

 

  1. Татарлардан беренче дөньяви басманы «Әлифбаи татар»ны («Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов») 1778 нче елда кем язган?

а) М.Иванов,

б) С.Хәлфин,

в) Г.Ваһапов,

г) Н.Ильминский.

 

  1. Аңлатмалы диктант нәрсә ул?

а) билгеле бер кагыйдәгә караган сүзләрне сайлап алып яздыру,

б) авыр язылышлы сүзләрнең кагыйдәсен аңлату, тикшерү, аннары ќөмләләп яздыру,

в) авыр язылышлы сүзләрне аңлату һәм ќөмләләп яздыру

г) яттан яздыру.

 

  1. Грамматик хата нәрсә ул?

а) тыныш билгесендә хата ќибәрү,

б) чорны, датаны яисә геройның исемен бутау?

в) кирәкле сүзне төшереп калдыру,

г) сүз ясалышында хата ќибәрү.

 

  1. Пунктацион норма нәрсә ул?

а) язмада тыныш билгесен махсус кагыйдәләргә нигезләнеп куллану яки кулланмау,

б) тыныш билгеләре белән аерымланган мәгънәви кисәк,

в) пунктацион кагыйдәләрне куллану урыны,

г) һәр тыныш билгесенең вазифасы белән таныштыру.

 

  1. Коммуникатив принцип кайсы принципка керә?

а) гомумметодик принципка,

б) лингвистик принципка,

в) дидактик принципка,

г) хосусый методик принципка.

 

  1. 7 – 8 нче сыйныф дәреслекләрендә нинди ќөмләләр үзара синоним булып килгән?

а) синтетик төзелмәләр,

б) иярченле кушма ќөмлә һәм тезмә кушма ќөмләләр,

в) аналитик һәм синтетик төзелмәләр,

г) аналитик төзелмәләр.

 

  1. Татар телен укыту методикасының тикшерү объекты нәрсә?

а) татар телен укыту,

б) татар телен укыту методикасы,

в) профильле укыту, аның дидактик нигезе,

г) татар телен укытуның барышы.

 

  1. Укыту планына факультатив дәресләр ничәнче елда кертелде?

а) 1980 нче елда,

б) 1966 нчы елда,

в) 1951 нче елда,

г) 1990 нчы елда.

 

  1. Түбәндәге укыту алымнарыннан берсен – төп алымны табыгыз.

а) төрле уен элементын куллану,

б) башваткычлар чиштерү,

в) карточкалар белән эшләү,

г) хаталар өстендә эшләү.

 

  1. Татар телен укыту методикасының фәнни-тикшеренү ысулын күрсәтегез.

а) лекция методы,

б) максатчан күзәтү,

в) күнегүләр өстендә эшләү,

г) дәреслек өстендә эшләү.

 

  1. Тыныш билгеләренә өйрәтүнең гамәли максатлары арасыннан танып-белү максатын табыгыз.

а) өйрәнелгән кагыйдәләргә таянып, тыныш билгеләрен куярга өйрәтү,

б) тыныш билгесенең ялгыш куелган очрагын таба белү, аны төзәтергә өйрәтү,

в) һәр тыныш билгесенең вазифасы белән таныштыру,

г) тыныш билгесенең ни өчен куелганын дәлилләргә өйрәтү.

 

  1. Хосусый-методик принциплар арасыннан гомумметодик принципны табыгыз.

а) авазларны өйрәтүне тыңлап аңлауга нигезләү принцибы,

б) сүзләрне сайлап алу принцибы,

в) бүлекара бәйләнеш принцибы,

г) интонацион принцип.

 

  1. Дәреснең актуальләштерү өлеше …

а) яңа материалны аңлату,

б) белем һәм күнекмәләрне ныгыту,

в) өй эшен тикшерү белән беррәттән яңа материалны өйрәтүгә ќирлек әзерләү,

г) кабатлау.

 

  1. Татар телен укыту методикасының методологик нигезе …

а) белем бирү системасын үзгәртеп кору (модернизация) юллары,

б) фәлсәфә, логика; тел белгечләре, укытучылар, дидактлар һәм методистларның хезмәтләре,

в) татар телен укыту методикасының максат һәм бурычлары,

г) «ТР халыклары телләре турында»гы Закон (1992).

 

  1. Календарь план нәрсә ул?

а) телне өйрәтүгә һәм бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелгән сәгатьләр санын чирекләргә бүлү,

б) телне өйрәтүгә һәм бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелгән һәр сәгатьне уку елына бүлү.

в) дәрес эшкәртмәсе,

г) татар телен укыту программасы.

 

  1. Фонема нәрсә ул?

а) авазларның язудагы билгесе,

б) сүзләрне, морфемаларны төзүче, аларны бер-берсеннән аеру өчен хезмәт итүче иң кечкенә аваз берәмлеге,

в) бер тын белән әйтелә торган кисәк,

г) тавышның төрлечә хәрәкәт итүе.

 

  1. Татар телендә ничә кыска сузык бар?

а) 4,

б) 6,

в) 8,

г) 3.

 

  1. Аккомодация нәрсә ул?

а) сузык авазларның охшашлануы,

б) сузык авазларның калынлыкта – нечкәлектә ярашуы,

в) авазларның бер-берсенә тәэсир итеп охшашлану күренеше,

г) авазларның үзара ярашуы.

 

  1. алдынгы – [а л д ы ң гъ ы], бу – ассимиляциянең кайсы төре?

а) ирен ассимиляциясе,

б) борын ассимиляциясе,

в) саңгыраулыкта-яңгыраулыкта ярашу,

г) тел арты һәм кече тел ассимиляциясе.

 

2 комментария к записи “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен тестлар”

  1. Гөлия:

    Алена сенелем, бу тестларның җаваплары сездә юкмы?

  2. Гөлия:

    Хәерле кичләр, быел аттестациягә нинди тестлар буенча әзерләнәсез?

Оставить комментарий