Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теленә укытуның төп максаты:

Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү,үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү; телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү; татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

Бурычлары:

  1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
  2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
  3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
  4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
  5. Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
  6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Татар теленнән эш программасында татар теле план буенча атнага сәгать исәбеннән төзелде,барлыгы сәгать.

Укытуның шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре

Шәхси:шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; аралашу компетенциясе – барлык сөйләм эшчәнлеге төрләренә ия булу, башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби телендә телдән һәм язма формада ирекле аралашу, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру; сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; урта сыйныф укучыларына хас булган кызыксыну даирәсенә, психологик һәм төрле аралашу ситуацияләренә бәйле рәвештә туган телдә аралаша белү, дәресләрдә үзләштергән белем һәм күнекмәләрдән нәтиҗәле итеп файдалану; лингвистик компетенция – тел белеме, аның төзелеше, үсеше һәм функциясе турындагы белемнәрне системалаштыру, лингвистик анализ ясый белү; тел белеме һәм аның бүлекләре буенча гомуми мәгълүматлылык; татар әдәби теленең төп нормаларына ия булу, укучыларның сүзлек байлыгының, сөйләмнәренең грамматик төзелешенең камиллеге; төрле лингвистик сүзлекләрдән ирекле файдалана алу; төркем белән эшләү күнекмәләре алу, укучының иптәшләре һәм укытучы белән бергәләшеп эшләү күнекмәләренә ия булуы балаларны мораль-әхлакый һәм психологик яктан да гамәли эш алымнарына өйрәтә; аралашу компетенциясе төрле бурычларны хәл итү алымнарын үзләштерү, телне өйрәнү башка кешеләр белән аралашуның нигезен тәшкил итүен истә тотарга да өйрәтә, шул максаттан тормыш хәлләренә бәйле рәвештә иптәшең белән аралашу нормаларын һәм формаларын үзләштерүне дә күз уңында тота; телне өйрәнү сөйләм эшчәнлеген үстерүне дә алгы планга куя, бу исә укучыларның ана телен өйрәнгәндә аралашу компетенциясен истә тотып эш итәргә этәргеч ясый.

Метапредмет нәтиҗәләре:

1)тыңлау (аудирование) һәм уку:

  • барлык төр сөйләм эшчәнлеген үзләштерү
  • тыңлау һәм уку:
  • телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;
  • төрле уку төрләрен(эзләнүле, карап чыгу, танышу, өйрәнү) төрле жанрдагы, стильдәге текстларны белү;
  • төрле жанрдагы текстларны ишетеп кабул итү(сайланма, таныштыру, тулы)
  • кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан аерып алу(вакытлы матбугат чаралары, компакт-дисклар,интернет ресурслары);
  • төрле сүзлекләр, белешмә әдәбият,электрон кулланмаларны иркен куллана белү;
  • укыган яки ишеткән билгеле бер темага материалны сайлап алу һәм системага салу; мөстәкыйль мәгълүмат эзли белү, мәгълүматны кирәгенчә үзгәртә алу, тиешенчә эчтәлеген саклап җиткерә белү;
  • эчтәлеге ягыннан сөйләмдәге әйтемнәрне, аның стилистик үзнчәлекләрен, кулланылган тел чараларын чагыштыру һәм каршы кую.

2)Сөйләм һәм язу:

  • уку эшчәнлегенең максатын билгели(шәхси һм коллектив), гамәлләр эзлеклелеген, ирешелгән нәтиҗәне бәяли һәм дөрес итеп телдән һәм язма бирә белү;
  • тыңланган яки укылган текстны бирелгән дәрәҗдә җыйнап(кыскача) сөйләп бирү(план, сөйләү, конспект,аннотация);
  • төрле типагы, стильдәге сөйләм һәм жанрның фикерен, аралашу урынын һәм ситуациясен күрсәтеп, телдән һәм язма текстлар төзи белү;
  • Текст төзелешенең таләпләрен саклап, фикерне иркен һәм дөрес итеп телдән һәм язма бирә белү(фикерлелек,эзлеклелекк, бәйләнгән, темага туры килеше һ.б.);
  • әйләнә-тирәдәге, укыган, ишеткән, күргән факт һәм күренешләргә үз мөнәсәбәтен белдерү;
  • гамәлдә аралашканда татар әдәби теленең орфографик, лексик, грамматик, стилистик нормаларын , орфография һәм пунктуациянең төп кагыйдәләрен язмача аралашу процессында саклау;
  • сөйләм этикеты таләпләрен саклап, мимика һәм кул хәрәкәтен туры китереп аралашу;
  • уку эшчәнлеге процессында, көндәлек аралашуда сөйләмне контрольдә тоту, эчтәлеге ягыннан үз сөйләмеңне бәяләү, язма бирү, грамматик һәм сөйләм хаталарын табу, кимчелекләрне төзәтү, текстны редакцияләү;
  • монолог торләрен кулланып сөйли белү(хикәяләү, тасвирлау, фикер алышу, барлык төрне катнаш кулланып) һәм диалог(этикет,сораштыру, рухландыру, чакыру, фикер алышу һәм катнаш);
  • аудитория алдында, иптәшләре каршында кыска гына белдерүләр, доклад, реферат белән чыгыш ясау, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, актуаль темалар буенча фикер алышу.
  • алынган белем-күнекмәләрне көндәлек тормышта куллану; татар теленнән алынган белемне башка фәннәрдән белем алганда һәм предметара тел күренешләрен анализлаганда куллану;
  • аралашу процессында әйләнә-тирә кешеләр белән максатчан үзара аралашу, бергә ниндидер эш башкару, бәхәстә катнашу, төрле формаль неформаль булмаган шәхси һәм мәдәни аралашуда сөйләм тәртибенең милли-мәдәни нормаларын белү.

Предмет нәтиҗәләре:

Фонетика, лексика һәм фразеология

Башлангычта һәм 5нче сыйныфларда үткән грамматик күренешләрне таный-аера, куллана белү.

Морфология буенча укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

— татар телендәге сүз төркемнәрен аера белә;

— аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерә;

— сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;

— морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә куллана.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

— укучы морфологиянең сүзлек составын тикшерү;

— грамматик омонимнарны аеру;

— публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;

— төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

Синтаксис буенча.

Башлангыч сыйныфларда өйрәнелгән кадәр җөмлә һәи сүзтезмәне аера, җөмлә кисәкләрен таба белү.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

— сөйләмдә орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтү;

— орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу һәм аларны язуда урынлы итеп куллану.

Сөйләм эшчәнлеге буенча.

1.Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

  1. Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, пла­нын төзү.
  2. Бирелгән план буенча сочинение язу. Әдәби геройларны сурәтләп бирү.
  3. Каралган спектакль буенча хикәя төзү (телдән яки язмача).
  4. Программа буенча укылган китапның эчтәлеген сөйләү яки язу, үз фикереңне белдерү.
  5. Эш кәгазьләреннән гариза, белдерү, ышаныч кәгазе һ. б. язу. Якын дустыңа яки туганыңа хат язу.
  6. Укытучы биргән яки укучы үзе сайлаган китапка анно­тация язу.
  7. Стилистик хаталары булган җөмләләрне яки текстны төзәтү.
  8. Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.

Оставить комментарий