Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тестлар

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тестлар

Татар теле

  1. Аккомодация нәрсә ул:

1) сузык авазларның охшашлануы;

2) сузык авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы;

3) авазларның бер-берсенә тәэсир итеп охшашлану күренеше;

4) авазларның үзара ярашуы.

 

  1. Алдынгы – [алдыңғы], бу – ассимиляциянең кайсы төре?

1) ирен ассимиляциясе;

2) борын ассимиляциясе;

3) саңгыраулыкта-яңгыраулыкта ярашу;

4) тел арты һәм кече тел ассимиляциясе.

 

  1. Сүз басымы нәрсә ул?

1) интонацион-мәгънәви кисәкләргә бүлеп әйтү;

2) сүзнең бер иҗеген башкаларныкыннан көчлерәк тавыш белән аерып әйтү;

3) игътибарны җәлеп иткән берәр сүзне аерып алып күрсәтү;

4) җөмлә эчендә бер сүзне эмоциональ төсмер белән көчәйтеп әйтү.

 

  1. Транскрипция нәрсә ул?

1) тамыр яки нигез хәлендә алынма сүзләрне шул телдәгечә язу;

2) әйтелештәге бөтен үзенчәлекләрне язуда чагылдыру өчен кулланыла торган фонетик язу системасы;

3) кайбер сүзләрне элегрәк кулланганча язу;

4) сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен һәр очракта да бер генә төрле язу.

 

  1. Бер төрле сузык янәшә килгәндә, аларның берсе генә кала, ягъни бер аваз кыскара. Бу нинди күренеш?

1) дифтонг;

2) редукция;

3) диссимиляция;

4) элизия.

 

  1. Ирен-ирен, өрелмәле, сонор тартык аваз:

1) [w];

2) [б];

3) [п];

4) [м].

 

  1. Лексикография фәне нәрсәне өйрәнә?

1) телдәге сүзләрне җыю, теркәү, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен;

2) телдәге сүзләргә лексик-семантик анализ ясау принципларын;

3) телдәге сүзләрнең төзелешен;

4) телдәге сүзләрнең язылыш принципларын.

 

  1. Күз алмасы сүзтезмәсендә күчерелмә мәгънәнең кайсы төре чагыла?

1) материал һәм аннан эшләнгән әйбер мәгънәсе нигезендә ясалган метонимия;

2) форма охшашлыгына нигезләнеп ясалган метафора;

3) сүз мәгънәсенең бөтеннән өлешкә күчүе нигезендә барлыкка килгән синекдоха;

4) күчерелмә мәгънә күзәтелми.

 

  1. Сүзнең мәгънәсе кайсы очракта тулы күзаллана?

1) бары тик аерым торганда гына;

2) бары тик контекст эчендә генә;

3) сүзтезмә составында;

4) теләсә кайсы очракта.

 

  1. Сохари, эскет, буразна сүзләре татар теленә кайсы телдән кергән?

1) латыш теленнән;

2) рус теленнән;

3) удмурт теленнән;

4) татар теленең үз сүзләре.

 

  1. Калька ул –

1) сүзне юлдан юлга күчерү очрагы;

2) сүзнең төп мәгънәсе югалу очрагы;

3) сүзнең телдә фонетик үзләштерелүе;

4) бер телдән икенче телгә кисәкләп – морфемалар һәм сүзләр ярдәмендә тәрҗемә ителгән сүз.

 

  1. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н беренче булып кем төзегән?

1) М.Кашгарый;

2) Г.Ибраһимов;

3) К.Насыйри;

4) Җ.Вәлиди.

 

  1. Модальлек белдерүче кушымчаларның функциясе нинди?

1) сөйләүченең предметларга, күренешләргә, эш-хәлләргә мөнәсәбәтен белдерү;

2) җөмләдә сүзләрне үзара бәйләү;

3) яңа сүзләр ясау;

4) җөмлә эчендә сүзнең башка сүзләргә мөнәсәбәтен белдерү.

 

  1. Бәйләгеч кушымчаларга түбәндәге кушымчалар карый:

1) исемдә – килеш һәм тартым, фигыльдә зат-сан кушымчалары;

2) исемдә – килеш, тартым һәм күплек саны, фигыльдә зат-сан һәм юклык кушымчалары;

3) исемдә – килеш, тартым, сыйфатта — дәрәҗә, фигыльдә зат-сан, юнәлеш кушымчалары;

4) ясагыч кушымчалардан кала барлык кушымчалар.

 

  1. Сүз төркемнәре –

1) тематик төркемнәргә берләштерелә торган сүзләр ул;

2)  мәгънәләре һәм грамматик кушымчалары буенча бер-берсеннән катгый аерыла торган сүзләр ул;

3) мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдәге кулланылышлары буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләр ул;

4) сүзләрнең лексик-семантик вариантлары ул.

 

  1. Затланышсыз фигыльләргә түбәндәге фигыль төркемчәләре керә:

1) сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив;

2) исем фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль, хәл фигыль;

3) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль;

4) сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив.

 

  1. Синтаксис фәненең төп берәмлекләре:

1) аваз һәм фонема;

2) сүз һәм морфема;

3) сүзтезмә һәм җөмлә;

4) мәгънә һәм форма.

 

  1. Җөмләдә логик басым кайсы сүзгә төшә?

1) мәгънә ягыннан иң әһәмиятле дип саналган сүзгә;

2) бары тик хәбәр алдындагы сүзгә;

3) сүздәге соңгы иҗеккә;

4) логик басым текст эчендәге сүздә генә була ала.

 

  1. “Ә фермада бер мотор тавышы ишетелми (электр көче була торып!), бер машина тәгәрмәче әйләнми…” (Ә.Еники). Әлеге җөмләдә “Электр көче була торып!” – нәрсә ул?

1) керешмә;

2) кереш сүз;

3) өстәлмә;

4) аныклагыч.

 

  1. “Чиста күлмәгемне бир әле, әни”, — диде” (Х.Сарьян). Бу җөмләдә әни сүзе нәрсә ул?

1) кереш сүз;

2) өстәлмә;

3) эндәш сүз;

4) ымлык.

 

  1. Татар теле ничә диалектка бүлеп өйрәнелә?

1) көньяк, төньяк, урта диалектка;

2) көнбатыш, көнчыгыш, урта диалектка;

3) Казан татарлары, Себер татарлары, Кырым татарлары;

4) казан татарлары, кырым һәм себер татарлары, керәшен татарлары.

 

  1. Синтетик бәйләүче чарага керми:

1) кушымчалар;

2) бәйлекләр, бәйлек сүзләр;

3) мөнәсәбәтле сүзләр;

4) янәшә тору.

 

  1. Антропонимика –

1) географик атамаларны тикшерә торган фән;

2) лексикологиянең термин, атамаларны өйрәнә торган тармагы;

3) ономастиканың кеше исемнәрен өйрәнә торган бүлеге.

 

  1. “Агач көрәк” сүзтезмәсенең морфолгик төзелеше:

1) сыйфатлы исем сүзтезмә;

2) исемле исем сүзтезмә;

3) рәвешле исем сүзтезмә.

 

  1. Катлаулы кушма җөмлә төрен билгеләгез: “Сугыш бетеп бер ел узгач, кайтты ул минем кара егетем, минем Бәхетгәрәем!” (Ә Еники)

1) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә;

2) бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә;

3) тиңдәш иярүле катлаулы кушма җөмлә;

4) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

 

  1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез: “Халыкның беләсе килә: нәрсәләр сатмакчы ул”. (Г.Бәширов)

1) иярчен хәбәр җөмлә;

2) иярчен максат җөмлә;

3) иярчен тәмамлык җөмлә;

4) иярчен ия җөмлә.

 

  1. Фонема нәрсә ул?

1) авазларның язудагы билгесе;

2) морфемаларны, сүзләрне, сүз формаларын аеру өчен хезмәт итүче иң кечкенә аваз берәмлеге;

3) сөйләмнең таркалмый торган иң гади берәмлеге;

4) сөйләмнең бер тын белән әйтелә торган кисәге.

 

  1. “Аның күзләренә ак төшкән” дигән җөмлә бер составлы җөмләнең кайсы төренә кертелергә тиеш?

1) билгеле үтәүчеле җөмлә;

2) билгесез үтәүчеле җөмлә;

3) үтәүчесез җөмлә;

4) гомуми үтәүчеле җөмлә.

 

  1. Парлы исемнәрдән генә торган төркемнәрне күрсәтегез:

1) ил-су, җиләк-җимеш, ашау-эчү, алдым-бирдем;

2) ил-көн, кат-кат, юк-бар, яну-көю, яше-карты;

3) кайгы-хәсрәт, хатын-кыз, ир-ат, өс-баш, кул-аяк;

4) иҗтимагый-мәдәни, кирәк-ярак, күргән-белгән.

 

  1. Затланышсыз фигыльләр кайсы пунктта бирелгән?

1) көткән (вакыт), кайткач;

2) җитәрбез, тынычлан;

3) тыңлыйсың, укы;

4) эшләсә, языйм.

 

  1. Иртәнге — [иртәңгэ], бу – ассимиляциянең кайсы төре?

1) ирен ассимиляциясе;

2) борын ассимиляциясе;

3) саңгыраулыкта-яңгыраулыкта ярашу;

4) тел арты һәм кече тел ассимиляциясе.

 

  1. -лык/-лек кушымчасы ярдәмендә кайсы сүз төркеменә караган сүзләр ясала?

1) исем;

2) исем, сыйфат;

3) сыйфат;

4) исем, сыйфат, алмашлык.

 

  1. “Бер иптәшемә серне сөйләдем.” (Г.Исхакый) җөмләсендә бер сүзе:

1) күрсәтү алмашлыгы;

2) микъдар саны;

3) билгесезлек алмашлыгы;

4) билгеләү алмашлыгы.

 

  1. Төшем юнәлешендәге фигыль түбәндәге мәгънәне белдерә:

1) үтәүче эшнең үтәлүенә сәбәп була;

2) эш кешегә яки предметка читтән төшә;

3) үтәүче эшне үзе башкара;

4) төшем килеше белән белдерелгән үтәүчене күрсәтә.

 

  1. Баш килешне таләп итүче бәйлекләр кайсы төркемчәдә бирелгән?

1) кадәр, чаклы, таба, тикле, каршы;

2) кадәр, чаклы, белән, өчен, шикелле, аркылы, аша;

3) башка, бүтән, бирле, соң;

4) төсле, соң, бөтен, элек, тыш, ары.

 

  1. Иҗтимагый — [ичтыймағый], бу нинди күренеш?

1) ассимиляция;

2) диссимиляция;

3) редукция;

3) элизия.

 

  1. Аныклагычлар янында ике нокта түбәндәге очракта куела:

1) аныклагыч алмашлык белән белдерелгән сүзне ачыклап килгәндә;

2) аныклагыч вакыт һәм урынны белдереп килгән сүзләрне аныклаганда;

3) аныклагыч фигыльләр белән белдерелгән кисәкләрне яки хәбәрне аныклап килгәндә;

4) аныклаучы теркәгечләр яки теркзгеч сүзләр алдыннан.

 

  1. Текстология –

1) әсәр тектсларын тәнкыйди тикшерү;

2) әдәби әсәрләрдәге үзгәрешләр, вариантлар;

3) әсәрнең иҗат ителү һәм басылу тарихын өйрәнү.

 

  1. “Күрәсең, хәлемне аңлап, әнинең дә йөрәге әрнегән булса кирәк” (А.Расих) җөмләсендә күрәсең

1) аныклагыч;

2) кереш сүз;

3) аерымланган кисәк;

4) эндәш сүз.

 

  1. Аерып бирелгән сүзләр – нинди сүз төркемнәре?

Чәчүләр бетте. Бәрәңге чәчү ардырды.

1) исем, исем фигыль;

2) исем фигыль, исем;

3) исем, исем;

4) исем фигыль, исем фигыль.

 

  1. Катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләгез: “Тургай абый нишләп анда барып чыккандыр, анысын беркем дә әйтә алмый, әмма шунысы хак: Мөхәммәт бабайның кычкырып дога укуын ишеткән дә шаккаткан.” (Ф.Яруллин)

1) катнаш кушма җөмлә;

2) күп иярченле кушма җөмлә;

3) күп тезмәле кушма җөмлә.

 

  1. Сүзнең тарихи килеп чыгышын телнең нинди бүлеге өйрәнә?

1) морфология;

2) синтаксис;

3) этимология;

4) фразеология.

 

  1. Ономастика тел белеменең кайсы тармагын өйрәнә?

1) тел тарихын;

2) ялгызак исемнәрне;

3) уртаклык исемнәрне;

4) архаизмнарны.

 

  1. Морфема нинди тел бүлегенең берәмлеге?

1) фонетика;

2) морфология;

3) сүз ясалышы;

4) синтаксис.

 

  1. Инверсия күренеше нинди җөмлә кисәкләре арасында булмый?

1) ия белән хәбәр арасында;

2) ия белән тәмамлык арасында;

3) модаль кисәкләр арасында;

4) хәл белән хәбәр арасында.

 

  1. “Алсу куркуыннан кычкырып җибәрде” җөмләсендә җибәрде сүзе –

1) мөстәкыйль сүз төркеме;

2) ярдәмче фигыль;

3) ярдәмлек сүз төркеме;

4) модаль сүз.

 

  1. “Дөбер-шатыр күк күкри.” җөмләсендә дөбер-шатыр сүзе нинди сүз төркеменә керә?

1) модаль сүз;

2) ымлык;

3) аваз ияртеме;

4) кисәкчә.

 

  1. Татар теленең фонетикасы буенча беренче махсус басылып чыккан хезмәтне атагыз:

1) К.Насыйри “Әнмүзәҗ”;

2) Л.Җәләй “Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар” (1954);

3) Т.Алпаров “Сайланма хезмәтләр” (1945);

4) Р.Шакирова “Хәзерге татар теле фонетикасына кереш” (1954).

 

  1. Авазларның төрки телләргә генә хас комбинатор үзгәрешен атагыз:

1) аккомодация;

2) ассимиляция;

3) диссимиляция;

4) сингармонизм.

 

  1. Кириллицага нигезләнгән татар орфографиясендә кайсы язылыш принцибы өстенлек итә?

1) фонетик принцип;

2) морфологик принцип;

3) тарихи-традицион принцип.

 

  1. Түбәндәге фигыльләр кайсы юнәлештә килгәннәр?

Йокланган, ясалды, салынган, аңлатылды, күрсәтелгән.

1) кайтым юнәлешендә;

2) төшем юнәлешендә;

3) йөкләтү юнәлешендә.

 

  1. Әлеге телләрдән кайсылары татар теленә кардәш телләр, ягъни төрки телләр булып санала:

1) чуваш, мари, башкорт, үзбәк, төрек телләре;

2) чуваш, башкорт, нугай, үзбәк, төрек телләре;

3) чуваш, башкорт, гарәп, үзбәк, төрек телләре.

 

  1. Әдәби тел –

1) гомумхалык сөйләм теленең тел осталары тарафыннан эшкәртелгән, нормага салынган формасы;

2) билгеле бер телдә сөйләшүче кешеләрнең фикерне аңлаешлы итеп һәм гасырлар буена урнашып килгән таләпләрне бозмыйча, төгәл итеп сөйләү формасы;

3) язганда һәм сөйләгәндә алга куелган максатка ярашлы рәвештә тел-сурәтләү чараларыннан файдалану үзенчәлекләре.

 

  1. Мәгънәләре белән бер-берсенә барлык яктан да тәңгәл килә торган синонимнар ул –

1) стилистик синонимнар;

2) мәгънәви синонимнар;

3) тулы синонимнар.

 

  1. Кушма җөмлә –

1) аерымланган хәлләр белән катлауландырылган гади җөмлә ул;

2) ике яки икедән күбрәк хәбәрлеге булган җөмлә ул;

3) берничә гади җөмләдән торган җөмлә ул.

 

  1. Аныклагыч хәбәр белән янәшә килгәндә, нинди тыныш билгесе куела?

1) аныкланмыштан соң сызык куела;

2) өтер куела;

3) җәяләр эченә алына.

 

  1. Синтетик җөмләләр аерымланганда, нинди билге куела?

1) өтер;

2) сызык;

3) ике нокта.

 

  1. Китап сүзе нинди орфографик принцип буенча языла?

1) фонетик;

2) морфологик;

3) тарихи-традицион;

4) график.

 

  1. Җ.Вәлидинең “Татар теленең тулы сүзлеге” (1927, 1928) бу –

1) тәрҗемәи сүзлек;

2) аңлатмалы сүзлек;

3) орфографик сүзлек;

4) терминнар сүзлеге.

 

  1. “Сез үзегез ничек уйлыйсыз соң?” җөмләсендәге үзегез сүзе –

1) уртаклык исем;

2) билге рәвеше;

3) билгеләү алмашлыгы;

4) тартым алмашлыгы.

 

  1. “Ләкин эче тулы каргыш булса да, авылдашларыннан зарланырга күңеле тартмады”. (Г.Бәширов)

Җәмләнең төрен билгеләгез:

1) тиңдәш түгел иярүле күп ирченле катлаулы кушма җөмлә;

2) бер-бер артлы (дәрәҗәле) иярүле күп ирченле катлаулы кушма җөмлә;

3) тиңдәш иярүле күп ирченле катлаулы кушма җөмлә;

4) катнаш кушма җөмлә.

 

  1. Тыныш билгеләре куелышы кайсы вариантта дөрес?

1) Алар – бөек математик: акыл иясе;

2) Алар – бөек математик – акыл иясе;

3) Алар бөек математик, акыл иясе;

4) Алар – бөек математик; акыл иясе;

5) Алар – бөек математик акыл иясе;

 

  1. Авазларның позицион үзгәрешләре нәрсәгә бәйле?

1) авазлар сүзнең кайсы кайсы урынында килүенә;

2) авазларның бер-берсенә тәэсир итешүенә;

3) тартыкларның сузыкларга тәэсир итүенә;

4) тартыкларның яңгыраулыкта, саңгыраулыкта ярашуына.

 

  1. Элизия нинди аваз үзгәреше ул?

1) тартыкларның төшеп калуы;

2) сүздәге авазларның урыны алышыну;

3) ике сүзнең беренчесе сузык авазга тәмамланып, икенчесе сузыкка башланганда барлыкка килә торган аваз үзгәреше;

3) алынма сүзләрне кабул иткәндә, андагы авазларны туган телдәге аваз белән алыштыру.

 

  1. Катакреза күренеше ул –

1) сүз мәгънәсенең бөтеннән өлешкә күчүе;

2) ике әйбернең янәшә торуы нигезендә барлыкка килгән күчерелмә мәгънә;

3) күплек сан урынына берлек сан куллану;

4) сүзнең беренчел мәгънәсен югалтып, башка мөнәсәбәтләргә керүе.

 

  1. Увуляр тартыклар:

1) [қ], [ғ], [х], [ң];

2) [с], [з], [д], [т];

3) [г],[л],[р],[ш];

4) [м],[н],[ң].

 

  1. Тулы редукция нәрсә ул?

1) аваз кыскару;

2) авазның бөтенләй төшеп калуы;

3) аваз өстәлү;

4) авазның өлешчә кыскаруы.

 

  1. Процессның өлешчә үтәлүен белдерүче дәрәҗә кушымчаларын күрсәтегез:

1) -гала//-гәлә, -кала//-кәлә;

2) -штыр//-штер;

3) -мсыра//-мсерә;

4) -ырга//-ергә, -рга//-ргә.

 

  1. Аныклагыч кайчан җәя эченә алына?

1) аныкланмышы фигыль белән белдерелгән хәбәр булса;

2) аныкланмышы зат алмашлыгы белән белдерелгәндә;

3) аныклагыч аныкланмышны тәрҗемә итү, искәрмә ясау яисә өстәмә аңлатма бирү тәртибендә килгәндә;

4) бер исемне икенче атамасы аша ачыклаганда.

 

  1. Сонор тартыклар:

1) [б], [в], [г], [д], [з];

2) [м], [н], [л], [р], [й], [ң], [w];

3) [п], [ф], [к], [т], [ш], [с], [ч];

4) [б], [в], [г], [д], [з], [м], [н], [л], [р], [й].

 

  1. “Онытырга мөмкин түгел”. Бу җөмләдә түгел сүзе –

1) хәбәрлек сүз;

2) ярдәмче фигыль;

3) кисәкчә;

4) ярдәмче фигыль ролендә килгән мөстәкыйль фигыль.

 

  1. “Рәшәткәләрне төзәтү эшен оештыруны җирле үзидарә башлыгы Шакиров Саматтан сорарга”. Бу җөмлә кайсы стильгә карый?

1) әдәби;

2) публицистик;

3) рәсми;

4) фәнни.

 

  1. Җөмләдә нинди тыныш билгеләре куелмаган?

“Ул белә иде кояш чыгышта матур кош очышта кеше юмартлыкта матур”.

1) өч урында өтер;

2) ике нокта, өтер, сызык, өтер;

3) ике өтер һәм сызык;

4) өтер һәм сызык.

 

  1. Аергыч белән тәмамлык нинди очракта аерымлана?

1) инверсияләнеп килгән аергычлар һәм тәмалыклар җөмләнең интонациясе эчендә калсалар;

2) беркайчан да аерымланмыйлар;

3) инверсияләнеп килгән аергычлар һәм тәмалыклар җөмләнең интонациясе эчендә калмасалар.

 

  1. Имәнеч, аймап, байгыш, ихата нинди сүзләргә керә?

1) архаизмнар;

2) тарихи сүзләр;

3) диалекталь сүзләр;

4) неологизмнар.

 

  1. Орфографиянең төп принципларын күрсәтегез:

1) фәннилек, системалылык, эзлеклелек;

2) фонетик, морфологик, тарихи-традицион, график;

3) морфологик-синтаксик, лексик-семантик.

 

  1. Телевизор, физика, математика, помидор сүзләре татар телендә нинди принципка нигезләнеп языла?

1) тарихи-традицион;

2) фонетик;

3) морофлогик;

4) график.

 

  1. Тартым белән төрләнеш нәрсәне аңлата?

1) предметның кайсы затка караганлыгын махсус кушымчалар ярдәмендә күрсәтү;

2) исемнең җөмләдәге башка сүзләргә мөнәсәбәтен махсус кушымчалар ярдәмендә белдерү;

3) эш-хәл, хәрәкәтне башкаручы затка ишарә итү.

 

  1. Татарларда гарәп алфавиты кайсы елларда кулланылган?

1) X – XIX гасырларда;

2) VI гасырдан алып 1920 нче елларга кадәр;

3) Х гасырдан алып ХХ гасырның 29 нчы елына кадәр;

4) IХ гасырдан Х гасырга кадәр.

 

  1. “Ай тулган”, — диләр. Бу җөмләдә тулган сүзе нинди мәгънәдә?

1) туры мәгънәдә;

2) күчерелмә мәгънәдә;

3) омоним буларак кулланылган;

4) синоним буларак кулланылган.

 

  1. Идиома дип нинди төзелмәләр атала?

1) күчерелмә мәгънәдәге сүзләр;

2) структураларын үзгәртмичә саклый һәм күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла торган фразеологик әйтелмәләр;

3) лексик-семантик яктан мөстәкыйль булган фразеологик әйтелмәләр.

 

  1. Бер сүз төркеменең икенче сүз төркеменә күчүе сүз ясалышының кайсы төренә кертелә?

1) лексик юл;

2) синтаксик юл;

3) морофлогик юл;

4) морфологик-синтаксик юл.

 

  1. Тыныш билгеләре нәрсәгә нигезләнеп куела?

1) интонациягә карап;

2) интонациягә, телнең синтаксик төзелешенә һәм мәгънәви кисәкләргә карап;

3) сәнгатьле укуга карап;

4) синтаксиска карап.

 

  1. Комбинатор үзгәрешләр дип нәрсә атала?

1) авазларның сүздәге урынына бәйле үзгәреш;

2) авазларның бер-берсенә тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килүче үзгәреш;

3) сүзләрне һәм морфемаларны төзүче, аларны бер-берсеннән аеру өчен хезмәт итүче иң кечкенә аваз берәмлеге;

4) һава дулкыннарының тирбәнеше.

 

  1. Сузык авазларның үзара ярашуы нәрсә ул?

1) ассимиляция;

2) аккомодация;

3) сингармонизм;

4) диссимиляция.

 

  1. Хөкүмәтнең махсус карары белән латин алфавиты татар теленең алфавиты итеп кайчан кабул ителә?

1) 1929;

2) 1927;

3) 1920;

4) 1928.

 

  1. Әнкәй – [әңкәй]. Бу сүз нинди принципка нигезләнеп язылган?

1) фонетик принцип;

2) морфологик принцип;

3) тарихи-традицион принцип;

4) график принцип.

 

  1. Борыны – [борно]. Бу нинди күренеш?

1) ассимиляция;

2) диссимиляция;

3) редукция;

4) элизия.

 

  1. Акустик яктан сузыклар ясалышында нәрсә катнаша?

1) шау;

2) тавыш (тон);

3) тавыш һәм шау;

4) шау һәм тавыш.

 

  1. Позицион үзгәрешләргә нәрсәләр керә?

1) редукция;

2) аккомодация;

3) диссмиляция;

4) ассимиляция.

 

  1. “Өстәлләрдә ике алма,

Берсен ал, берсен алма.” (Җыр) өзегендәге алма сүзләре –

1) омоформалар;

2) омографлар;

3) омофоннар;

4) саф лексик омонимнар.

 

  1. Ойконимия фәненең өйрәнү объекты нәрсә?

1) сулык атамалары;

2) кеше исемнәре;

3) авыл, шәһәр, торак пункт исемнәре;

4) географик атамалар.

 

  1. “Утырган килеш йокыга китте” җөмләсендәге килеш сүзе түбәндә күрсәтелгән кайсы синонимнар оясында доминанта сүз булып тора?

1) килә, бара, кайта, юнәлә;

2) көе, көенчә, көйгә, хәлендә, көенә, җиреннән;

3) бәйлек, ярдәмлек, предлог, послелог;

4) утырыш, җыелыш, киңәшмә.

 

  1. Телнең үз байлыгы нигезендә синонимнар ясалу юлларын күрсәтегез:

1) семантик, фонетик, морфологик;

2) морфологик-синтаксик, стилистик, лексик-фонетик;

3) сүзләрне кушу, тамырны таркату, кушымчалау;

4) ясалма, алынма, калькалаштыру.

 

  1. Контекстуаль антонимнар

1) билгеле бер ситуациядә, контекстта гына антоним булып килә;

2) текст эчендәге аерым бер сүзнең антонимы булып тора;

3) тексттан тыш, аерым торганда гына антоним була ала;

4) текст белән бернинди дә бәйләнештә тормый.

 

  1. Алтын, аркан, башмак, карга, чабан, капкан сүзләре

1) славян телләренә фин-угор телләреннән кергән алынмалар булып санала;

2) татар теленә рус теленнән кергән алынмалар булып санала;

3) рус теленә төрки телләрдән кергән алынмалар булып санала;

4) рус һәм татар телләренә һинд-европа телләреннән алынмалар булып санала.

 

  1. Һөнәрчелек лексикасы татар теленең кайсы сферасына карый?

1) әдәби тел лексикасына;

2) гади сөйләм лексикасына;

3) гомумкулланылыш лексикасына;

4) диалекталь лексикага.

 

  1. Синтаксик ысул белән нинди сүзләр ясалалар?

1) тамыр һәм ясалма;

2) кушма һәм парлы;

3) кушма, парлы һәм тезмә;

4) бары тик парлы.

 

  1. Сүз ясагыч кушымча ярдәмендә генә ясалган сүзләр төркемчәсен күрсәтегез:

1) тугандаш, шәһәрчек, алтынчы, дуслык, илем;

2) аша, көчсез, шатлык, уйчан, русча;

3) сыерчык, ташчы, салмак, сусыл, укучы;

4) ачкыч, килде, алсу, туганны, балалар.

 

  1. Сүзнең нигезе дип нәрсәне атыйлар?

1) сүзнең бәйләгеч кушымчаларын алып ташлагач калган өлешен;

2) бәйләгеч һәм модаль кушымчаларны алып ташлагач калган өлешен;

3) һәр очракта да сүзнең тамыры нигезенә туры килә;

4) сүзнең нигезен билгеләү мәгънә бөтенлеге өчен әһәмиятле түгел.

 

  1. Авылдашларыбыз сүзендә тамырга түбәндәге кушымчалар ялганган:

1) тамыр + модальлек кушымчасы + сүз ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча;

2) тамыр + сүз ясагыч кушымча + модальлек кушымчасы;

3) тамыр + сүз ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча + тартым кушымчасы;

4) тамыр + сүз ясагыч кушымча + модальлек кушымчасы + бәйләгеч кушымча.

 

  1. “Кушымча” терминына билгеләмә бирегез:

1) сүзнең тамырына бер-бер артлы ялганып, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләр кушымча дип атала;

2) тамырга бер-бер артлы ялганып килеп, сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртә торган барлык кисәкләр кушымча дип атала;

3) тамырга сүзнең мәгънәсен үзгәртә торган кисәктән соң бер-бер артлы ияреп килгән кисәкләр кушымча дип атала;

4) сүзнең нигезенә бер-бер артлы ялганып килгән мәгънәле кисәкләр кушымча дип атала.

 

  1. Язын, кышын, көзен сүзләрендәге -ын/-ен кушымчалары хәзерге татар телендә нинди кушымча итеп карала?

1) актив сүз ясагыч;

2) үле кушымча;

3) пассив сүз ясагыч;

4) модальлек кушымчасы.

 

  1. Сүзнең лексик мәгънәсе нәрсәдә чагыла?

1) сүзнең нигезендә;

2) һәрвакыт сүзнең тамырында гына;

3) тамырда һәм бәйләгеч кушымчада;

4) бары контекстта гына.

 

  1. Энә карагы, бал корты, кош теле, нарат гөмбәсе исемнәре нинди юл белән ясалган?

1) ике сүзне тезү юлы белән – тезмә исемнәр;

2) ике исем янәшә килгән, ләкин уртак мәгънә белдерми;

3) болар – гади сүзтезмәләр;

4) мөстәкыйль мәгънәләрен югалтып, кушылып ясалган исемнәр.

 

  1. Баш килештәге исем җөмләдә нәрсәләр була ала?

1) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, аныклагыч.

2) бары ия генә;

3) ия һәм хәбәр;

4) хәбәрдән кала төрле кисәге.

 

  1. “Урамга чыктык та автобус тукталышына юнәлдек.” җөмләсендә та кайсы сүз төркеменә карый?

1) теркәгеч;

2) кисәкчә;

3) урын-вакыт килеше кушымчасы;

4) бәйлек.

 

  1. Ясалма фигыльнең башлангыч формасы ничек билгеләнә?

1) фигыль составыннан мөнәсәбәт кушымчаларын алырга кирәк;

2) фигыль составыннан бәйләгеч кушымчаларны алырга кирәк;

3) фигыль составыннан модальлек кушымчаларын алырга кирәк;

4) фигыльнең башлангыч формасы фигыль тамырыннан гыйбарәт.

 

  1. “Әйткән сүз – аткан ук.” җөмләсендә әйткән, аткан фигыльләре кайсы төркемчәгә карый?

1) билгесез үткән заман хикәя фигыль;

2) хәзерге заман сыйфат фигыль;

3) билгеле үткән заман хикәя фигыль;

4) исемләшкән сыйфат фигыль.

 

  1. Мәгънәләре ягыннан рәвешләр ничә төркемчәгә бүленә?

1) 6;

2) 8;

3) 7;

4) рәвешнең төркемчәләре юк.

 

  1. Татар әдәби теленең үсеш этаплары түбәндәгечә барган:

1) борынгы төрки тел чоры, иске татар әдәби тел теле чоры, татар милли әдәби теле чоры;

2) борынгы төрки тел чоры, гомуми иске төрки тел чоры, иске татар әдәби тел теле чоры, татар милли әдәби теле чоры;

3) борынгы төрки тел чоры, иске татар әдәби тел теле чоры, гомуми иске төрки тел чоры, татар милли әдәби теле чоры;

4) борынгы төрки тел чоры, гомуми традицион төрки тел чоры, гомуми иске төрки тел чоры, иске татар әдәби тел теле чоры, казан татарларының аерым татар әдәби теле чоры, татар милли әдәби теле чоры.

 

 

 

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тестлар

Әдәбият

  1. Х гасыр башында Идел буе болгарлары дәүләте төзелүен чагылдырган әсәр:

а) “Олуг Мөхәммәд”;

б) “Сызгыра торган уклар”;

в) “Итил суы ака торур”;

г) “Сөенбикә ханбикә һәм Иван Грозный”.

 

  1. Репрессияләр чоры турында язылган әсәр:

а) Ш.Усманов “Әптери агай хикәясе”;

б) С.Шакир “Үлемнән көчлерәк”;

в) Э.Касыймов “Гомер ике килми”;

г) Ф.Кәрим “Разведчик язмалары”.

 

  1. Беренче реалистик роман язучы:

а) Закир Һади;

б) Ризаэддин Фәхреддин;

в) Заһир Бигиев;

г) Муса Акъегет.

 

  1. “Дөньяда сүземез бар – үземез юк”, — дип, кайсы шагыйрь әйткән:

а) Мәүла Колый;

б) Г.Утыз Имәни;

в) Мөхәммәдьяр;

г) М.Акмулла.

 

  1. “Бу мәүләдән ярдәм, җиңү килгән көндә,

Изге рәҗәп аеның нәкъ утызында,

Һәм тарихның нәкъ алты йөз утызында,

Бу зәгыйфь кол бу китапны төзде имди”, — дигән юллар кайсы әсәргә карый:

а) Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”;

б) Котб “Хәсрәү вә Ширин”;

в) С.Сараи “Гөлестан бит төрки”.

 

  1. Яңа заман татар әдәбиятында детектив жанрга нигез салган язучы:

а) К.Насыйри;

б) М.Акъегет;

в) З.Бигиев.

 

  1. Г.Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” романы нинди метод белән язылган:

а) реализм;

б) романтизм;

в) классицизм.

 

  1. Узган гасырның 60 нчы елларында ерак тарихка багышланган беренче роман:

а) М.Хәбибуллин “Кубрат хан”;

б) Н.Фәттах “Әтил суы ака торур”;

в) Р.Батулла “Сөембикә”.

 

  1. Хәзерге татар әдәбиятында Болгар чоры кайсы әсәрдә яктыртыла:

а) М.Хәбибуллин “Кубрат хан”;

б) Н.Фәттах “Әтил суы ака торур”;

в) Н.Фәттах “сызгыра торган уклар”;

 

  1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасының беренче тәнкыйди текстын кем әзерли:

а) Т.Ялчыгол;

б) Г.Утыз-Имәни;

в) М.Колый.

 

  1. “Фатих Әмирхан” (1986) исемле документаль әсәрнең авторы кем:

а) М.Госманов;

б) И.Нуруллин;

в) А.Яхин;

г) А.Расих.

 

  1. Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә” трагедиясе Урта гасырда иҗат ителгән нинди әсәргә нигезләнгән:

а) “Хөсрәү вә Ширин”;

б) “Дастаны Бабахан”;

в) “Җөмҗөмә солтан”;

г) “Ләйлә вә Мәҗнүн”.

 

  1. Г.Исхакыйның кайсы әсәре мөһаҗирлек чоры иҗатына карый:

а) “Кияү”;

б) “Зөләйха”;

в) “Локман хәким”;

г) “Ул икеләнә иде”.

 

  1. Г.Ибраһимов оештырган һәм редакторы булган журналның исеме:

а) “Октябрь баласы”;

б)  “Мәгариф”;

в) “Уклар”;

г) “Шура”.

 

  1. Ф.Яруллинның кайсы әсәре лиро-эпик жанрда язылган:

а) “Кый-гак – гый-гак каз кычкыра”;

б) “Чәчәкләр моңы”;

в) “Нәсел агачы”;

г) “Мәхәббәт сынавы”.

 

  1. Сталин репрессиясенә эләккән татар әдипләре:

а) М.Галәү, Ф.Бурнаш, Ш.Усманов, Г.Мөхәммәтшин, Г.Ибраһимов, К.Тинчурин;

б) Х.Туфан, И.Салахов, Г.Камал, М.Әмир, А.Шамов;

в) К.Тинчурин, М.Галәү, Ф.Бурнаш, Ш.Усманов, Т.Гыйззәт.

 

  1. Әдәби әсәрдә персонажларның характерларын капма-каршы куюдан килеп чыккан бәрелеш:

а) сюжет;

б) композиция;

в) конфликт;

г) чишелеш.

 

  1. Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалардан килеп чыккан нәтиҗәләрне тасвирлап бирү:

а) фабула;

б) пролог;

в) төенләнеш;

г) эпилог.

 

  1. Сюжет элементларын билгеләгез:

а) конфликт;

б) экспозиция;

в) лирик чигенеш;

г) чишелеш.

 

  1. Бирде дөнья кирәкне,

Елмаска өйрәтте:

Кайсыгызның кулы җылы?

Бәйлисе бар йөрәкне. (Х.Туфан)

Соңгы ике строфадагы образлы поэтик фикерләү нинди сурәтләү чарасы?

а) эпитет;

б) перифраз;

в) метафора;

г) аллегория.

 

  1. Мин Тукайны укыйм

Салкыннарда

Туңа-туңа язган хатларын. (М.Әгъләмов)

Нинди сурәтләү чарасы кулланылган:

а) синекдоха;

б) метонимия;

в) сынландыру;

г) чагыштыру.

 

  1. Чынбарлыкны хыялдагыча үзгәртеп, күтәренке итеп сурәтләү:

а) классицизм;

б) сентиментализм;

в) мәгърифәтчелек реализм;

г) романтизм.

 

  1. Афористик яңгырашлы лирик жанр:

а) робагый;

б) хикмәт;

в) риваять.

 

  1. Дастан нинди жанрга карый:

а) лирик;

б) эпик;

в) лиро-эпик.

 

  1. Шәрык поэзиясендә киң таралган жанр кайсы:

а) робагый;

б) газәл;

в) кыйсса;

г) сәяхәтнамә;

д) мәдхия.

 

  1. Классик әдәбият төшенчәсенә дөрес бәя бирегез:

а) теләсә кайсы милләтнең гасырлар буена тупланган әдәби мирасы;

б) Октябрь инкыйлабыннан соң иҗат ителгән иң яхшы әдәби әсәрләр;

в) идея һәм художество эшләнеше ягыннан үрнәк булырлык элекке һәм хәзерге;

г) ХХ йөзгә кадәр иҗат ителгән әдәби әсәрләрнең иң яхшылары.

 

  1. Новелла:

а) кечкенә күләмле хикәя;

б) лирик геройның хис-тойгылары чагылган кечкенә күләмле чәчмә әсәр;

в) күләме ягыннан хикәягә охшаган, геройларның гадәттән тыш ситуациягә очрап, көтелмәгән чишелешкә нигезләнгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр;

г) геройларның хис-хәрәкәтләренә, рухи дөньяларына характеристика бирелгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр.

 

  1. Миф:

а) кешенең хис-кичерешләрен әкияти гаройлар тормышы белән сурәтләп бирү;

б) уйлап чыгаруга корылган маҗаралы әсәр;

в) борынгы кешеләрнең хыял ярдәмендә тудырган дөнья хакында образлы күзаллап иҗат ителгән әсәр;

г) реаль чынбарлыкның билгеле вакыйгаларын эзлекле сурәтләү.

 

  1. Нәрсә ул әсәр сюжеты:

а) әсәрнең төзелеше;

б) персонажлар тормышы турында белешмә;

в) геройлар арасындагы мөнәсәбәт һәм вакыйгалар системасының билгеле бер эзлеклелектә үстерелеп сурәтләнүе.

 

  1. Лирик төр жанрын билгеләгез:

а) лирик шигырь;

б) нәсер;

в) эпопея;

г) хикәя;

д) мәсәл.

 

  1. Лирик герой:

а) берәр әсәрдә төп герой;

б) шигырьдә идеаллаштырылган образ;

в) шигырьдә уй-хисләрне һәм эчке кичерешләрне үз исеменнән сөйләп бирүче;

г) шигырьнең авторы.

 

  1. Эпик төр жанрлары:

а) хикәя;

б) пьеса;

в) мәкалә.

 

  1. Стиль төшенчәсе нәрсәне аңлата:

а) әсәрнең төзелешен;

б) әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен;

в) әсәрдәге образларның идеаль бирелеше.

 

  1. Пролог:

а) әдәби әсәрнең йомгаклау өлеше;

б) әдәби әсәрнең кереш өлеше;

в) драма әсәрләрендә ике пәрдә арасында бирелә торган сүзләр;

г) аерым бер очрак турында хикәяләү.

 

  1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен беренче булып басмага кем әзерләгән?

а) Г.Утыз-Имәни;

б) Ш.Абилов;

в) Х.Миңнегулов;

г) Н.Хисамов.

 

  1. XIX йөзнең икенче яртысында романтик мәхәббәт дастаннары иҗат итүче автор:

а) Г.Сәмитов;

б) М.Акмулла;

в) Г.Чокрый;

г) Ә.У.-Кормаши.

 

  1. Татар әдәбиятында беренче детектив әсәр авторы:

а) З.Бигиев;

б) Р.Фәхреддин;

в) З.Һади;

г) Г.Исхакый.

 

  1. Г.Исхакыйның кайсы әсәре мәгърифәтчелек рухында язылган:

а) “Кәләпүшче кыз”;

б) “Җәмгыять”;

в) “Зөләйха”;

г) “Җан Баевич”.

 

  1. Г.Ибраһимовның Беренче рус революциясе һәм реакция хәрәкәтләрен сурәтләгән романы:

а) “Безнең көннәр”;

б) “Тирән тамырлар”;

в) “Кызыл чәчәкләр”;

г) “Габдрахман Салихов”.

 

  1. М.Гафуриның тарихи темага язылган әсәре:

а) “Хөррият иртәсе”;

б) “Хан кызы Алтынчәч”;

в) “Солдат хатыны Хәмидә”;

г) “Кызыл байрак”.

 

  1. Г.Коләхмәтовның кайсы әсәре аллегорик образлылыкка корылган:

а) “Яшь гомер”;

б) “Ике фикер”;

в) “Яшьләр алдатмыйлар”;

г) “Кыямәт”.

 

  1. Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучы, полк командиры Хәйретдин Мөҗәйгә багышланган поэма:

а) “Язылмаган поэма” (И.Юзеев);

б) “Үлем уены” (Ф.Кәрим);

в) “Дала җыры” (С.Хәким);

г) “Курск дугасы” (С.Хәким).

 

  1. Психологик хикәя остасы булып танылган әдип:

а) Г.Ахунов;

б) Н.Фәттах;

в) Ә.Еники;

г) Г.Әпсәләмов.

 

  1. Әдәбият тарихын фәнни нигездә өйрәнүче галим, тәнкыйтьче һәм язучы булып танылган автор:

а) М.Хәбибуллин;

б) Ф.Яруллин;

в) Т.Галиуллин;

г) Ф.Латыйфи.

 

  1. Х.Вахитның Г.Тукай исемендәге бүләккә лаек булган әсәре:

а) “Соңгы хат”;

б) “Мәхәббәтең чын булса”;

в) “Туй алдыннан”;

г) “Беренче мәхәббәт”.

 

  1. “Күпме кыен күрдек шуның өчен,

Күпме тал чыбыгы ашадык”. (Һ.Такташ)

Бу юлларда нинди сурәтләү чарасы кулланылган:

а) метафора;

б) чагыштыру;

в) синекдоха;

г) функция буенча күчеш.

 

  1. Кайсы жанр лиро-эпик төргә карый:

а) повесть;

б) баллада;

в) газәл;

г) робагый.

 

  1. Кайсы иҗат юнәлеше (методы) белән язылган әсәрләрдә гадәттән тыш сурәтләнгән характерлар гадәттән тыш хәлләргә куела:

а) реализм;

б) романтизм;

в) классицизм;

г) символизм.

 

  1. Кайсы төшенчә жанр төре атамасы булып йөри:

а) роман;

б) фарс;

в) комедия;

г) мәсәл.

 

  1. Кайсы әсәр тартмалы композициягә мисал булып йөри:

а) М.Болгари “Нәһҗел-фәрадис”;

б) К.Насыйри “Әбүгалисина”;

в) Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”;

г) “Тутыйнамә”.

 

  1. Тәнкыйди реализм агымы (методы) үрнәген билгеләгез:

а) Г.Камал “Безнең шәһәрнең серләре”;

б) К.Насыйри “Әбүгалисина”;

в) З.Һади “Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы”;

г) М.Акъегет “Хисаметдин менла”.

 

  1. Гарәп, фарсы, төрки шигырь төзелеше:

а) гаруз;

б) бармак;

в) газәл;

г) канун.

 

  1. Түбәндәге строфада кабатлау нәрсәгә хезмәт итә:

Агыла да болыт агыла

Туган-үскән җирләр ягына;

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,

Нәрсә әйтер туганнарыма?

Агыла да болыт агыла… (Х.Туфан)

а) шигырьдәге ритм төзеклегенә, интонацион яңгырашның матурлыгына ирешүгә;

б) тоткынлыктагы лирик герой күңелендәге сагыну, сагыш хисенең тирәнлеген һәм иреккә омтылу теләгенең зурлыгын ачуга;

в) болыт агылу укучы күңелендә уелып калырлык итеп тасвирлауга һәм табигатьнең бер күренешенә соклануга;

г) шигырь строфаларын үзара ялгауга, бәйләп торуга.

 

  1. Р.Фәйзуллинның түбәндәге шигъри юлларында нинди әдәби сурәт (жанр атамасы да булып киткән) кулланылган:

Кыны тулы кан.

Тышында чәчәк сурәте. (“Тарих”)

а) антитеза;

б) тәмсил;

в) метафора;

г) символ.

 

  1. Зөлфәтнең түбәндәге шигъри юлларында кулланылган әдәби алым:

Йөрәгемне бөлбыл чакты минем,

Кара елан миңа сайрады.

а) метафора һәм аллегория;

б) эпитет һәм көчәйтү;

в) чагыштыру һәм кабатлау;

г) символ һәм сынландыру.

 

  1. М.Кашгарыйның “Диване лөгатет-төрк” хезмәте кайсы төркемгә карый:

а) рун язулы истәлекләр;

б) уйгур язулы истәлекләр;

в) гарәп язулы истәлекләр;

г) төрки телле истәлекләр.

 

  1. Рун язулы истәлекләр ничәнче гасырга карыйлар:

а) VII – VIII гасыр;

б) IX гасыр;

в) V гасыр;

г) XI гасыр.

 

  1. Алтын Урда чорының шигъри ядкәре:

а) Котб “Хөсрәү вә Ширин”;

б) М.Колый “Береккәннәр сыйфаты”;

в) “Ырк битиг”;

г) Мөхәммәдьяр “Нуры содур”.

 

  1. Әлеге исемлектә артык булган дүртенче герой:

а) Надир;

б) Галиябану;

в) Сәрвәр;

г) Исмәгыйль.

 

  1. Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”ндәге төп тема:

а) мәхәббәтнең үлемсезлеге;

б) мәхәббәт һәм җаваплылык;

в) яшьлек хатирәсе;

г) мәхәббәт һәм хезмәт берлеге.

 

  1. М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклына беренче булып урнаштырылган, тоткынлык чоры иҗатының идея-эстетик үзенчәлеген билгеләүче шигырь:

а) “Кичер, илем!”;

б) “Кошчык”;

в) “Җырларым”;

г) “Вәхшәт”.

 

  1. Ф.Кәримнең “Сибәли дә сибәли” шигыренең төп темасы:

а) табигать күренеше;

б) сугыш фаҗигасе;

в) разведчик батырлыгы;

г) фашизмга нәфрәт.

 

  1. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган беренче әсәр:

а) “Саз чәчәге” (Ә.Еники);

б) “Йолдызым” (Р.Төхфәтуллин);

в) “Өч аршын җир” (А.Гыйләҗев);

г) “Тукай” (Ә.Фәйзи).

 

  1. Г.Бәшировның “Намус” романында әйдәп баручы төп тема:

а) илгә, халыкка бирелгәнлекнең намуслы хезмәт, рухи сафлык, ныклык аша сыналуы;

б) халыклар дуслыгы, үзара ярдәмләшеп яшәү;

в) яшь кешенең шәхес буларак формалашуы;

г) илгә куркыныч янаганда, Ватан язмышының шәхси теләкләрдән өстен торуы.

 

  1. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә әйдәп баручы тема:

а) буыннар арасында рухи бәйләнеш өзелү;

б) кешенең туган ягын, туган җирен яратуы;

в) халыкның традицияләренә, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау;

г) яшәү һәм үлем төшенчәсен кеше бәхете белән бәйләп карау.

 

  1. Т.Миңнуллин трилогиясе:

а) “Кол Гали”, “Моңлы бер җыр”, “Без китәбез, сез каласыз”;

б) “Нигез ташлары”, “Монда тудык, монда үстек”, “Кырларым-тугайларым”;

в) “Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Хушыгыз”;

г) “Әниләр һәм бәбиләр”, “Сөяркә”, “Йөрәк маем”.

 

  1. М.Мәһдиевнең “Бәхилләшү” повестенда төп герой:

а) Исламгали;

б) Фәләхетдин;

в) Әхәт Яһүдин;

г) автор-хикәяләүче.

 

  1. Тоталитар режимның кешелексез якларын әдәби сурәтләр аша ачкан әсәр:

а) “Ак кыялар турында хыял” (Р.Мөхәммәдиев);

б) “Ялгызак” (Р.Сибат);

в) “Батырша” (Җ.Рәхимов);

г) “Афәт” (Г.Тавлин).

 

  1. М.Хәсәновның “Язгы аҗаган” романында әйдәп баручы конфликт:

а) аталар һәм балалар арасында;

б) “мәхәббәт өчпочмагы”на нигезләнгән;

в) кеше һәм гаделсез җәмгыять арасында;

г) геройларның эчке каршылыгы.

 

  1. Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасында төп конфликт характеры:

а) иҗтимагый;

б) әхлакый;

в) фәлсәфи;

г) идеологик.

 

  1. “Хәсрәү вә Ширин” әсәренең авторы кем:

а) Харәзми;

б) Хисам Кятиб;

в) Котб.

 

  1. “Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт”, — дип Г.Тукай кемне атый?

а) К.Насыйри;

б) Ш.Мәрҗани;

в) Р.Фәхретдинов.

 

  1. Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмына кем нигез сала?

а) К.Насыйри;

б) М.Акъегет;

в) З.Бигиев.

 

  1. Экспрессия –

а) уй-фикерләрнең, хис-кичерешләрнең тәэсирле тасвирлануы, гәүдәләнүе;

б)мактауга, көлүгә, шаяруга, мыскыллауга корылган кыска шигырь;

в) әдәби әсәрнең кайсы да булса кисәген төшереп калдыру.

 

  1. Сюжет сызыгы:

а) кереш, башлам, вакыйгалар үстерелеше, төенләнеш, чишелеш, иң югары нокта;

б) кереш, башлам, төенләнеш, чишелеш, иң югары нокта, соңгы сүз;

в) кереш, башлам, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, иң югары нокта, чишелеш, соңгы сүз.

 

  1. “Туфан – үзе бер чор” – кем язган?

а) И.Юзеев;

б) Һ.Такташ;

в) С.Хәким.

 

  1. Шәрык поэзиясендә киң таралган жанр:

а) газәл;

б) сәяхәтнамә;

в) кыйсса.

 

  1. Ф.Әмирханның социалистик җәмгыятькә шарж итеп язылган әсәре кайсы:

а) “Габделбасыйр гыйшкы”;

б) “Картайдым”;

в) “Урталыкта”;

г) “Шәфигулла агай”.

 

  1. “Сәлимә, яки гыйффәт” повестеның авторы:

а) Г.Тукай;

б) Г.Исхакый;

в) Р.Фәхретдин.

 

  1. Шәрык әдәбиятларындагы кемне яки нәрсәне дә булса гадәттән тыш күпертеп мактаучы лирик жанр, аа ба ва… рәвешендә рифмалаша:

а) касыйдә;

б) мәдхия;

в) мәрсия;

г) газәл.

 

  1. Мифологиянең поэтик-стилистик алымнары кайсы әсәрдә чагылыш таба?

а) М.Фәйзи “Галиябану”;

б) Һ. Такташ “Җир уллары”;

в) Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”.

 

  1. Мөхәммәдьяр яшәгән һәм иҗат иткән чор:

а) Болгар чоры;

б) Алтын Урда чоры;

в) Казан ханлыгы чоры.

 

  1. “Х.Туфанның шигъри мәктәбе”нә кергән язучылар:

а) Һ.Такташ;

б) Зөлфәт;

в) М.Җәлил.

 

  1. Композиция –

а) кешеләр һәм вакыйгаларның үзара мөнәсәбәте;

б) вакыйгаларны төп максатка яраклы итеп урнаштыру;

в) материалны бүлгәләмичә урнаштыру.

  1. Лирик геройның язмышын төгәл чагылдырган җөмләне күрсәтегез:

Соңгы сүз
(Баллада)
Иң беренче зур сугышка керәм бүген.
Иң беренче зур сугышны күрәм бүген.
Идел буйларына якты киңлекләрдә ― зәңгәр күгем,
Зур сугышка керәм бүген.

Көтә мине яр астында инеш,
Суы көмеш.
Мин кайтырга тиеш исән килеш,
Мин кайтырга тиеш.

Мин кайтырга тиеш туган илгә,
Мин кайтырга тиеш туган өйгә.
Сабантуйга алган киемнәрем калды чөйдә,―
Мин кайтырга тиеш өйгә.

Көтә мине яр астында инеш.
Суы көмеш.
Мин кайтырга тиеш исән килеш,
Мин кайтырга тиеш.

Инде күптән гөрләп ташу акты бездә,
Инде күптән очар кошлар кайтты бездә.
Мин бердәнбер көтеп алган малай идем нәселебездә, ―
Мин кайтырга тиеш өйгә.

Көтә мине яр астында инеш,
Суы көмеш.
Илгә кайтыр өчен исән килеш,
Без җиңәргә тиеш. ( М. Әгъләмов)

а) җиңү яулап исән-имин кайта;
б) беренче бәрелештән соң яраланып кайта;
в) беренче бәрелештә үк һәлак булла;
г) хәбәрсез югала.

 

  1. 86. Түбәндә китерелгән фикернең авторын күрсәтегез:

Вәгазь һәм бер төркем кысынкы низамнар белән генә шәкерткә бер нәрсәне дә төшендерү мөмкин түгел генә дип әйтмим, бәлки ул эшләрне бер төрле нәфрәтлендергеч күрсәтергә генә ярыйдыр. Милли рух кертү, милли рухта тәрбия итү шәкерткә «Менә син милли бул, үз милләтеңне сөй, аңа мәхәббәт ит» дию белән генә була торган бер нәрсәмени ул!

а) Ризатдин Фәхреддин;
б) Фатих Әмирхан;
в) Галимҗан Ибраһимов;
г) Гаяз Исхакый.

 

  1. Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырендәге образларны дөрес биргән вариантны күрсәтегез:

а) лирик герой, бишек җыры, әкият, дога, туган тел;
б) әти-әни, әби-бабай, туган тел, лирик герой, дога;
в) лирик герой, әни, әби, дога, туган тел;
г) туган тел, лирик герой, әби, әти-әни, әкият.

 

  1. Нокталар урынында булырга тиешле жанр атамасын күрсәтегез:
    Нәрсәгә дә булса бирелә торган бәяне образлы итеп әйтә торган кыска халык авыз иҗаты әсәре …. дип атала.

а) мәкаль;
б) табышмак;
в) әйтем;
г) мәсәл.

 

  1. 89. Нокталар урынында булырга тиешле жанр атамасын күрсәтегез:
    Сөйләп бирүгә нигезләнгән, гади вакыйгаларны, тормыш-көнкүрешнең бер эпизодын, кешенең бер сыйфатын сурәтли торган жанр … дип атала.

а) әкият;

б) хикәя;

в) риваять;

г) мәзәк.

 

  1. Кайсы әдип үзен “зәгыйфь ”, “кол” дип атый:

а) Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари;
б) Габделҗаббар Кандалый;
в) Мәүла Колый;
г) Кол Гали.

 

  1. 91. XIX гасыр татар әдәбияты мирасы булган әсәрне күрсәтегез:

а) “Идегәй”;
б) “Җөмҗөмә солтан”;
в) “Хисаметдин менла”;
г) “Банкрот”.

 

  1. 92. “Дусларга бер сүз” шигыре, “Кәҗүл читек” хикәясе, “Кораб” шигыре, “Банкрот” комедиясе, “Галиябану” драмасы кайсы чор татар әдәбияты мирасы, күрсәтегез:

а) Борынгы чор татар әдәбияты;
б) Урта гасыр татар әдәбияты;
в) XIX гасыр татар әдәбияты;
г) XX йөз башы татар әдәбияты;

 

  1. Түбәндәге шигырьнең персонажларын төгәл күрсәтегез:
    Бәхетлеме син бүген?
    — Хәтерлим:
    бөтен дөньяны вәгъдә иткән идем кайчандыр…
    Мин сиңа үземне генә бирә алдым – алдадым…
    — Һәм сүзеңдә тора алдың, кадерлем. (Ренат Харис)

а) лирик герой һәм берәү;
б) кыз белән егет;
в) ир белән хатын;
г) гомер юлын бергә узган ир белән хатын.

 

  1. 94. Бу шигырь нәрсә турында? Җавабын күрсәтегез.

Язгы кәеф.
Беренче тере чебен!
Ничек кул күтәрәсең!.. (Равил Фәйзуллин)

а) мәрхәмәтлелек турында;
б) яз турында;
в) язны сагыну турында;
г) чебен турында.

 

  1. 95. Сюжет элементлары дөрес саналган вариантны күрсәтегез:

а) пролог, тема, экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация;
б) эпилог, экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш;
в) экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш, идея;
г) пролог, экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш, эпилог.

 

  1. Әдәби төрләр дөрес саналган вариантны күрсәтегез:

а) чәчмә, тезмә, драма, юмористик;
б) лирика, эпос, лиро-эпик, драма;
в) чәчмә, тезмә, драма, халык авыз иҗаты;
г) чәчмә , тезмә, юмористик, лиро-эпик.

 

  1. Әдәби әсәр темалары төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез:

а) милли, тарихи, мәңгелек, персональ;

б) мәхәббәт, тынычлык, автобиографик, аталар һәм балалар;

в) буыннар , тарихи, бәхет, шәхес;

г) мәхәббәт, сугыш , биографик, буыннар.

 

  1. Әдәби әсәр пафосы төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез:

а) героик, романтик, трагик, драматик, сентименталь, сатирик, комик;

б) трагик, драматик, сентименталь, сатирик, комик;

в) сентименталь, сатирик, комик, героик, романтик, трагик;

г) комик, героик, романтик, трагик, драматик.

 

  1. Әдәби вакыт төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез:

а) төгәл, билгесез, хыялый, мифологик, үткән, бүген, киләчәк;

б) туган нигездә үткән вакыт, серле вакыт, чит җирдә үткән вакыт, шомлы вакыт;

в) үткән вакыт, хәзерге вакыт, киләчәк вакыт, көтелгән вакыт, мәгънәсез вакыт;

г) үткән вакыт, хәзерге вакыт, киләчәк вакыт, әкичти вакыт, көтелмәгән вакыт.

 

  1. Халык авыз иҗаты төрләре дөрес саналган вариантны күрсәтегез:

а) лирик, лиро-эпик, эпик;

б) тезмә, юмористик, лиро-эпик;

в) лирика, лиро-эпик, мифологик;

г) чәчмә, тезмә, драма, эпик.

 

  1. Эпик төргә караган жанрларны дөрес билгеләгән вариантны күрсәтегез:

а) хикәя, очерк, хикәят, новелла, әкият, повесть, роман;

б) очерк, хикәят, баллада, новелла, әкият, повесть, роман;

в) хикәят, хикәя, повесть, роман, мәрсия;

г) очерк, хикәя, касыйдә, новелла, әкият, повесть, роман.

 

 

 

 

 

 

Оставить комментарий