IV Халыкара олимпиада биремнәре

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләрендәге

8 нче сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан

IV Халыкара олимпиада биремнәре

 

  1. Ш.Камалның “Акчарлаклар” повестенда яки “Буранда” хикәясендә образларны төркемнәргә бүлеп языгыз:

Төп герой;

Ярдәмче герой;

Эпизодик герой;

Әйбер образлары;

Ясалма образлар.

Әсәрдә табигать образлары нинди функция башкара? Җавабыгызны, әсәр сюжетына нигезләнеп,  7-8 җөмлә белән төгәл итеп языгыз (20 балл).

  1. Ш.Камал иҗат иткән “Акчарлаклар” әсәренең повесть жанрына яки “Буранда” әсәренең хикәя жанрына каравын дәлилләгез, үз фикерегезне әсәр мисалында раслап барыгыз (20 балл).
  2. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; / Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын (Г.Тукай). Әлеге шигырь юлларына таянып, 100 сүздән дә ким булмаган күләмдә инша языгыз (20 балл)
  3. Түбәндә тәкъдим ителгән аңлатмаларга нигезләнеп һәм җавап өлешендә күрсәтелгән сүзне истә тотып, туры килә торган фразеологик әйтелмәләрне языгыз. (Һәр дөрес җавап — 2 балл; барлыгы 10 балл).

А) кешене алдау, ялганга ышандыру

______________атка__________________________________

Ә) бик вак, бик озак, авырлык, түземлек белән эшләнә торган эш

_______________кое__________________________________

Б) бара торган эш тукталу,  эш тоткарлыкка очрау

_________комга______________________________________

В) бик караңгы

 _______төртсәң_______________________________________

Г) бер кеше турында сөйләп торганда үзе килеп керсә әйтелә торган гыйбарә

____________озын__________________________________

  1. Түбәндә бирелгән сүз парларына өчәр хәреф өстәп, сүзләр языгыз. Беренче сүзнең ахырына куелган хәрефләр икенче сүзнең башында булырга тиеш. (Һәр дөрес җавап — 1 балл; барлыгы 5 балл).

АВР . . . —  . . . ТОР                                                              

СИК . . .  —  . . . ӘК                                 

ТУЛ . . .  — . . . ТА

ФОН . . .  – . . . КЕР        

АЧ . . .  —  . . . КЫРУ  

  1. . Яхшылыкка эреп китәм, балавыз мин, / Мактап сөйлим изге эшне – бал авыз мин (Г.Тукай) шигъри юлларында аерып күрсәтелгән сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. Мондый сүзләрне ничек атап йөртәләр? Әлеге тел күренеше турында белгәннәрегезне языгыз. (Барлыгы 10 балл).

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1. Өзекне укыгыз һәм биремнәрне эшләгез (Һәр бирем — 3 балл; барлыгы 15 балл).
  • Синнән ераклашкан саен якыная гына барабыз <…> ахры <…>  туган җир! 2) Һәр түмгәгең, һәр борылышың, һәр сукмагың күз алдында. 3) Әйтерсең лә, синнән чыгып киткәндә ике арадагы ниндидер бер тамыр урталай өзелгән дә шуның очлары кабат ялгану өчен, еллар үткән саен, бер-берсенә ныграк тартылалар. 4) Бу тойгы авылдан бик еракта, читтә яшәүчеләргә генә таныш. 5) Татарча җыр гына ишет – сагыш сөреме күзләрне, борыннарны, тамак төпләрен әчеттерә башлый. 6) Гүя синең йөрәгең түрендә сизелер-сизелмәс кенә булып һәрвакыт моң чишмәсе тибә. 7) Фәрит кайчан гына кайтса да, авылны күрүгә үк, ул чишмәнең ургый башлавын тоя, аның кайнарлыгы бөтен тәненә тарала, һәр күзәнәген били, тел сүз әйтергә әйләнми, елап та, елмаеп та булмый… (Ф. Садриев)

 

  1. 1 нче җөмләдә <…> тамгалары урынына куелырга тиешле тыныш билгесен языгыз.

_________________________________________________________

  1. Өзектән кушма рәвешне язып алыгыз.

_________________________________________________________

  1. 2-3 нче җөмләләрдән ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне язып алыгыз.

_________________________________________________________

  1. 4 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

_________________________________________________________

  1. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр кулланылган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

_________________________________________________________

 

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләрендәге

9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан

IVХалыкара олимпиада биремнәре

 

  1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә образларны төркемнәргә бүлеп языгыз:

Төп герой;

Ярдәмче герой;

Эпизодик герой;

Әйбер образлары;

Ясалма образлар.

Әсәрдә геройларның тышкы һәм эчке матурлыгын сурәтләү барышында автор нинди образлардан файдалана? Җавабыгызны, әсәр сюжетына нигезләнеп,  7-8 җөмлә белән төгәл итеп языгыз (20 балл).

  1. З.Бигиев иҗат иткән “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә мәгърифәтчелек әдәбиятына хас үзенчәлекләрне билгеләгез, үз фикерегезне әсәр мисалында раслап барыгыз  (20 балл).
  2. Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман, / Күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман! (Г.Тукай). Әлеге шигырь юлларына таянып, 100 сүздән дә ким булмаган күләмдә инша языгыз (20 балл).
  3. Түбәндә тәкъдим ителгән аңлатмаларга нигезләнеп һәм җавап өлешендә күрсәтелгән сүзне истә тотып, туры килә торган фразеологик әйтелмәләрне языгыз. (Һәр дөрес җавап — 2 балл; барлыгы 10 балл).

1) уңган кеше турында

______________калганнардан_______________________________

2) физик яктан көчле кеше турында

_______________тимер____________________________________

3) матур сүзле, оста телле кеше турында

_________кесәгә___________________________________________

4) биргән вәгъдәсенә туры калучы, һәр әйткән сүзен үлчәп сөйләшүче

 _______хуҗа____________________________________________

5) тәҗрибәле, дөнья күргән кеше турында

____________теше_______________________________________

  1. Түбәндә бирелгән сүз парларына өчәр хәреф өстәп, сүзләр языгыз. Беренче сүзнең ахырына куелган хәрефләр икенче сүзнең башында булырга тиеш. (Һәр дөрес җавап — 1 балл; барлыгы 5 балл).

БАГ . . .  — . . . ЛИЗ                                                              

АЛД . . .  —  . . . МЛЫК                               

БЫЛ . . . —  . . . МА

ИГЪ . . .  –  . . . ДЫШ        

ДӘФ . . . — . . . ТИП                 

6       . Сау бул инде, хуш, бәхил бул,

          И минем торган җирем. (Г.Тукай) шигъри юлларында аерып күрсәтелгән сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. Мондый сүзләрне ничек атап йөртәләр? Әлеге тел күренеше турында белгәннәрегезне языгыз.  (Барлыгы 10 балл).

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1. Өзекне укыгыз һәм биремнәрне эшләгез (Һәр бирем — 3 балл; барлыгы 15 балл).

1) Исәнме, уртак Анабыз авыл! 2) Без барыбыз да синең җылы кочагыңда тәгәрәшеп үстек, кеше булдык. 3) Син һәркайсыбызга шәфкатьле әни булдың. 4) Беребезне дә какмадың, сукмадың, егылганда күтәреп алдың, елаганда йомшак кулларың белән күз яшьләребезне сөрттең, юаттың, гомер сукмагыннан атлаганда ялгышсак, туры юлга керттең. 5) Син безне сабырлыкка, үз көчең белән көн күрергә, башкаларга ярдәм кулы сузарга өйрәттең. 6) Синең төп тәрбия ысулың хезмәт иде, ул хәзер дә шулай булып кала. 7) Аягыбызга басуга, ук бездә бәпкә-чебешләрне саклау һәм ашату, көтүдән мал-туарны алып кайту, бакчада чүп утау кебек шөгыльләр аша җаваплылык тойгысы тәрбияләдең <…> бары тик үз көчеңне салып кына тормыш итәргә мөмкин икәнлегенә төшендердең. 8) Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, уртак әниебез!   (Ф. Садриев)

 

  1. 7 нче җөмләдә <…> тамгасы урынына куелырга тиешле тыныш билгесен языгыз.

_________________________________________________________________

  1. Өзектән мәрхәмәтле сүзенең синонимын язып алыгыз.

_________________________________________________________________

  1. 1-5 нче җөмләләрдән шарт фигыльләрне язып алыгыз.

_________________________________________________________________

  1. Өзектән рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләрне язып алыгыз.

_________________________________________________________________

  1. Эндәш сүзләр кулланылган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

_________________________________________________________________

 

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләрендәге

10 нчы сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан

IV Халыкара олимпиада биремнәре

 

  1. Г.Камалның “Банкрот” комедиясендә күтәрелгән проблемаларны һәм автор позициясен ачыклагыз, сез автор фикере белән килешәсезме? Үз фикерегезне дәлилләп языгыз (20 балл).
  2. Г.Тукай иҗатына хас нинди сыйфатларны билгели аласыз? Аның шигырьләре бүгенге көндә дә актуальме, булса, кайсы яклардан дип уйлыйсыз? (20 балл)
  3. Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син; / Бик төренмә иртәгүк артык булыр чүпрәккә син (Г.Тукай). Әлеге шигырь юлларына таянып, 150 сүздән дә ким булмаган күләмдә инша языгыз (20 балл).
  4. Түбәндә тәкъдим ителгән аңлатмаларга нигезләнеп һәм җавап өлешендә күрсәтелгән сүзне истә тотып, туры килә торган фразеологик әйтелмәләрне языгыз. (Һәр дөрес җавап — 2 балл; барлыгы 10 балл).

1) нәрсәдәндер бик каты курку

______________курыккандай_______________________________

2) күңелгә, искә алып кую

хәтергә _______________________________________________

3) бик күптәнге, борынгы

_________бабадан___________________________________________

4) оста телле, уңган кеше турында

_____________кош________________________________________

5) тәҗрибәле, дөнья күргән кеше турында

____________теше_______________________________________

  1. Түбәндә бирелгән сүзтезмәләрдәге бертөрле сүзләрне, мәгънәләренә карап, ике төркемгә аерыгыз. Омоним пар булган очракта янына омоним дип, күп мәгънәле сүзләр булганда, күп мәгънәле дип языгыз. (Һәр дөрес җавап — 1 балл; барлыгы 5 балл).

1) Сөйгән яр- утын яр     ____________

2) Бур белән язу – бур эше _______________

3) чыршы энәсетегү энәсе___________________

4) Яшисе килә – яшь исе килә____________________

5) авыл башыкеше башы______________

  1. Исемнең сан белән төрләнешенә аңлатма бирегез. Исемдәге күплек сан кушымчасының төрле мәгънәләр белдерә алуын мисаллар белән дәлилләгез. (10 балл)

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1. Өзекне укыгыз һәм биремнәрне эшләгез (Һәр бирем — 3 балл; барлыгы 15 балл).

       1) Томырылып чаба тулпарлар. 2) И ул атлар чапкандагы күңел бусагаларының дәртле ыргылып калулары! 3) Җир тетрәнә, җил үрсәләнә, җан алгысына.

       4) Юртакларның борын канатлары чатнап киңәйгән, күзләрендә <…>  кыргый ут. 5) Үз тыныннан кайнарланган һаваны гүя умырып тешләп, ярсу күкрәк  белән алга ыргылалар. 6) Тояклары астыннан туфрак кантарлары түгел,  ә очкыннар атылып кала сыман. 7) Әллә нинди дәһшәтле матурлык бу! 

      8) Дөньяны тетрәтеп ат йөрәге тибә… 9) Һавада – хәтер уянган җир исе, тиргә баткан тән исе, кытыкланган җил исе. 10) Өзәңгегә басып, җилгә каршы  бөгелеп, тезгенне тоткан җайдак егетләр үзләре дә ат ялыннан яратылган шикелле; нинди генә бербөтен тәңгәллек! (М. Галиев)

 

  1. 7 нче җөмләдә <…> тамгасы урынына куелырга тиешле тыныш билгесен языгыз.

______________________________________________________________

  1. 5-7 нче җөмләләрдән сыйфаттан ясалган фигыльне язып алыгыз.

________________________________________________________________

  1. Өзектән ат сүзенең синонимын табып язып алыгыз.

________________________________________________________________

  1. Өзектәге кире сүз тәртибе кулланылган җөмләләрнең санын языгыз.

________________________________________________________________

  1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләре булган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

________________________________________________________________

 

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләрендәге

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан

IVХалыкара олимпиада биремнәре

 

  1. Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” драмасында автор позициясен ачыклагыз, сез автор фикере белән килешәсезме? Әлеге әсәр татар драматургиясенә нинди яңалыклар алып килә? Үз фикерегезне дәлилләп языгыз (20 балл).
  2. Муса Җәлил иҗатына хас нинди сыйфатларны билгели аласыз? Аның шигырьләре бүгенге көндә дә актуальме, булса, кайсы яктан дип уйлыйсыз? (20 балл)
  3. Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, / Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы. (Г.Тукай). Әлеге шигырь юлларына таянып, 150 сүздән дә ким булмаган күләмдә инша языгыз (20 балл).
  4. Түбәндә тәкъдим ителгән аңлатмаларга нигезләнеп һәм җавап өлешендә күрсәтелгән сүзне истә тотып, туры килә торган фразеологик әйтелмәләрне языгыз. (Һәр дөрес җавап — 2 балл; барлыгы 10 балл).

1) аерылмас дуслар

______________җил дә_______________________________

2) акрын, салмак килүче

адымын _______________________________________________

3) аз гына бер җирен яхшыртам дип, эшләнгән эшне бозып кую

_______төзәтәм дип______________________________________

4) беркайчан үтәлмәячәк коры вәгъдәләр

   _____________кар________________________________________

5) бик тиз арада

____________ачып_______________________________________

  1. Түбәндә бирелгән сүзтезмәләрдәге бертөрле сүзләрне, мәгънәләренә карап, ике төркемгә аерыгыз. Омоним пар булган очракта янына омоним дип, күп мәгънәле сүзләр булганда, күп мәгънәле дип языгыз. (Һәр дөрес җавап — 1 балл; барлыгы 5 балл).

1) бармак бите – дәфтәр бите ____________

2) ата күркә – нарат күркәсе _______________

3) болыт елавы – кызлар елавы_______________

4) авырудан сызу – таблица сызу_______________

5) Өй түбәсе – баш түбәсе __________________

  1. Боерык фигыльгә аңлатма бирегез. Боерык фигыльнең төрле мәгънәләр белдерә алуын мисаллар белән дәлилләгез. (10 балл)

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

7 . Өзекне укыгыз һәм биремнәрне эшләгез (Һәр бирем — 3 балл; барлыгы 15 балл).

1) Көтмәгәндә, күп юудан агарып беткән гимнас­теркасына өч Дан ордены таккан фронтовик карт белән таныштым. 2) Һәрвакыт ачык, көлеп-елмаеп торучы бу кеше сүзгә дә бик һәвәс икән. 3) Кыска гына вакыт эчендә ул миңа үзенең бөтен фронт эпопеясен сөйләп чыгарга да, сугыш кырында очраган мәзәк хәлләрне күздән кичерергә дә өлгерде. 4) Мин сизендем <…> ул үзе күргән фронт тормышының иң җиңел, якты минутларын гына сөйли, күңеле төпкелендә яткан авыр, газаплы хатирәлә­ренә кагылмаска тырыша иде.

       5) Ә мин бу көнне бик кыю идем. 6) Уйлап та тормыйча, карт ветеранның сугыш юлларында тап булган иң ис­тәлекле хатирәсе хакында сорадым. 7) Әңгәмәдәшем шунда ук уйчанланып, басылып кал­ды, әмма бу сорау аның өчен бөтенләй үк көтелмәгән түгел иде. (Г. Гыйльманов)

  1. 4 нче җөмләдә <…> тамгасы урынына куелырга тиешле тыныш билгесен языгыз.

________________________________________________________________

  1. Өзектән оста сүзенең синонимын язып алыгыз.

________________________________________________________________

  1. Өзектән парлы сүзне табып язып алыгыз.

________________________________________________________________

  1. Өзектәге кушма җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

________________________________________________________________

  1. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләр кулланылган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

________________________________________________________________

 

Рус телендә гомуми урта белем бирү мәктәпләрендәге

татар төркемнәренең 8 сыйныф укучылары өчен

татар теле һәм әдәбиятыннан

IVХалыкара олимпиада биремнәре

 

  1. Уен сүзе булган 5 тотрыклы сүзтезмә языгыз, һәрберсенең мәгънә төсмерен аңлатыгыз, аларның сөйләмдә кулланылышына берәр мисал китерегез. (15 балл).
  2. Әлеге фразада сүз нәрсә турында бара? Китап кемнеке? Җөмләдә нинди синтаксик норма бозылуын аңлатыгыз. Мәгълүматның аңлаешлы формасын(формаларын) тәкъдим итегез. (5 балл)

Күршемнең олы улының математика укытучысының иренең бертуган энесенең татар теле дәреслеге.

  1. Рус-европа алынмаларын татар телендә кулланыла торган синонимнары белән алыштырыгыз (5 балл).

Аристократ, актуаль, гранат, диспут,  пудра.

  1. Җәяү сүзендә 4 хәреф бар. Бу сүздәге авазларның һәркайсы түбәндәге мәкальдә ничәшәр тапкыр кулланылган? Җавабыгызны дәлилләгез. (5 балл).

Яхшы ният – ярым дәүләт.

  1. Татар телендә ихтималлылык ничек белдерелә ала? Сөйләмдә бу чаралар ничек кулланылалар? Шул турыда языгыз. Җавабыгызны мисаллар белән дәлилләгез (20 балл).

 

  1. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романында геройларны төркемнәргә бүлеп языгыз:

Төп герой;

Ярдәмче герой;

Эпизодик герой.

Әсәрдә ак чәчәкләр образы нинди функция башкара? Җавабыгызны, әсәр сюжетына нигезләнеп,  5-7 җөмлә белән төгәл итеп языгыз (15 балл).

  1. М.Җәлилнең әдәби портретын ясагыз, сез аны нинди сыйфатлар, үзенчәлекләр белән характерлар идегез? (15 балл)

 

  1. Иҗади эш. Сез рәсем ясарга яратасызмы? Сүз белән гадәти булмаган рәсем ясагыз. Ак болытлар, алсу шәфәкъ һәм ямь-яшел болынны тасвирлагыз.  Татар халкында бу символларның нәрсәне аңлатуын бәян итегез, фикерегезне дәлилләгез.Текстыгызның күләме 150 сүздән артмасын.  (20 балл)

 

Рус телендә гомуми урта белем бирү мәктәпләрендәге

татар төркемнәренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен

татар теле һәм әдәбиятыннан

IVХалыкара олимпиада биремнәре

 

  1. Сүзләрнең басымын билгеләгез (10 балл).

Чынаяк, кайтмаганнар,  алма агачы, кара әле, чөнки, заманча, шулаймыни,  һичнинди, һәркайдагыча, бара иде.

 

  1. Текстны хәзерге татар әдәби телендә языгыз (10 баллов).

Ошбу мәхдүм — шушы мәктәптә укыта торган Әхмәтша хәзрәтнең үз угылыдыр. Аты —  Җиһангир, яше унда. Хәзрәт бу ел үз угылына да сабак башлатты. Әүвәлән үз мәктәбендә бераз укытып, соңра бер зур мәдрәсәгә җибәрмәк ниятендәдер. Хәзрәтнең гыйлемгә ихласы бик куәтле, угылыны бик яхшы укытмакчы була. (Ф.Кәримидән)

 

  1. Алынма берәмлекләрне татар телендәге синонимнары белән алыштырыгыз, төшеп калган хәрефләрне куеп языгыз. (10 балл)

А… истент, … фиша, тра… диция, о… упант, р…ализм .

 

  1. Әйтемдә кулланылган лингвистик алымны атагыз. Бу алымга 5 мисал китерегез. (5 балл).

 Кара карга кунган карга 

 

  1. Әлеге сүзләрнең барысын да тотрыклы гыйбарәгә әйләндерә торган уртак берәмлекне табыгыз. Һәр тотрыклы гыйбарәнең мәгънәсен аңлатыгыз.(5 балл)
  • тау 2) урталык 3) багана 4) кул    

 

  1. Түбәндәге кагыйдәгә туры килгән терминны языгыз. Кагыйдәдә әйтелгән мәгънә мөнәсәбәтләрен аңлатыгыз, фикерләрегезне мисаллар белән дәлилләгез. (10 балл).

 

… сүз һәм җөмләләрне үзара бәйли, алар арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерә.

 

 

  1. А.Гыйләҗевның “Җомга көн, кич белән” повестенда образларны төркемнәргә бүлеп языгыз:

Төп герой;

Ярдәмче герой;

Эпизодик герой;

Әйбер образлары;

Ясалма образлар.

Әсәрдә автор нинди фикер, идея уздыра? Җавабыгызны, әсәр сюжетына нигезләнеп,  5-7 җөмлә белән төгәл итеп языгыз (15 балл).

 

  1. Г.Тукайның әдәби портретын ясагыз, сез аны нинди сыйфатлар, үзенчәлекләр белән характерлар идегез? (15 балл)

 

  1. Иҗади эш. Татарларда “Сакланганны Аллаһ саклармын дигән” һәм “ Аллага ышан, үзең дә кымшан” дигән мәкальләр бар. Һәр ике раслауның да дөреслеген дәлилләп, 150 сүздән артмаган сочинение-фикерләмә языгыз. (20 балл).

 

Рус телендә гомуми урта белем бирү мәктәпләрендәге

татар төркемнәренең 10 нчы сыйныф укучылары өчен

татар теле һәм әдәбиятыннан

IV Халыкара олимпиада биремнәре

 

  1. Ябык иҗекләрдән генә торган 10 сүз ярдәмендә җөмлә төзеп языгыз. (10 балл).

 

  1. И. Хөснетдинов шигыре килеп чыгарлык итеп, калын хәреф белән бирелгән сүзләрне җәя эчендә соралган рәвештә төрләндерегез һәм бер-берсенә бәйләгез (10 балл).

Сагын (хикәя фигыль, билгесез  киләчәк  заман, икенче зат, берлек санда, барлыкта), сары (сыйфаттан ясалган хикәя фигыль, билгесез  киләчәк  заман, икенче зат, берлек санда, барлыкта);

Ту (үткән заман сыйфат фигыль, барлыкта) як (юнәлеш килешендәге исем, берлектә) кайт (шарт фигыль, икенче зат, берлек санда, юклыкта);

Ямь (ясалма сыйфат, төп дәрәҗәдә) Мишә буй(исем, күплектә, өченче зат  тартым белән төрләнгән, урын-вакыт килешендә)

Бер (микъдар саны) чирәм (исем, берлектә, урын-вакыт килешендә) ят ((шарт фигыль, икенче зат, берлек санда, юклыкта).

 

  1. Бүгенге көндә янәшә куллынылып йөрүче сүзләрне кара-каршы урнаштырыгыз (цифрлар белән). (6 балл)
а) икътисад   1) интеллигент
ә) иганәче   2) аңлатма бирү
б) маддә   3) экономика
в) шартнамә   4) статья
г) шәрехләү   5) спонсор
д) зыялы   6) договор

 

  1. Рус телендәге Поехать в Тулу со своим самоваром мәкаленең  мәгънәсе нидән гыйбарәт? Бу мәгънәне белдерә торган 4 татар мәкале языгыз.(14балл).

 

  1. Тотрыклы гыйбарәләр килеп чыгарлык итеп, исемнәрне тәңгәлләштерегез, мәгънәләрен аңлатып языгыз.(10 балл)

Сафура, лампа, Габделбасыйр, казна,  буран, Әбуҗаһил, Галәветдин, гыйшык, куас, Әндри 

 

  1. Теоретик бирем. (10 балл)

Телдәге барлык сүзләр җыелмасы  ______________  дип атала. Бер үк авазлардан торган, ләкин мәгънәләре буенча төрле булган сүзләр  __________________ дип атала. Омонимнарның  _______…  төре бар:

а) төш күрдем – төш җитте – мондый омонимнар  ____________________ дип атала.

ә) зур аю зураю мондый омонимнар  __________________дип атала.

б) чишмә чылтырый – серне чишмә – мондый омонимнар ______________________дип атала.

в) ике кесәле күлмәк – әнинең кесәле тәмле – мондый омонимнар  __________________…  дип атала.

 

7 Дәрдемәнд шигъриятеннән милләт язмышы шартлы-романтик яссылыкта сурәтләнгән лирик әсәрне билгеләгез, кыска гына анализлагыз. ХХ гасыр поэзиясеннән  шушы рухтагы иҗат иткән шагыйрьләрне һәм аларның әсәрләрен атагыз  (10 балл).

 

  1. Бирелгән шигыр юлларының авторын, шигырьдә бирелгән хис-тойгыны билгеләгез.

Урысча укып кына түгел белмәк, —

Халь килсә, фырансузча белгән йахшы!  (5 балл)

 

  1. Ничәнче елдан болгарларда, рәсми рәвештә, ислам дине гамәлгә кертелә: а) 737

     б) 922

     в) 911 (5  балл)

  1. Иҗади эш. “Корбан бәйрәме” ул нинди бәйрәм. “Корбан” нәрсә диән сүз ул? Белгәннәрегезне инша итеп языгыз. Мисаллар белән дәлилләү уңышлы булыр. (20 балл).

 

Рус телендә гомуми урта белем бирү мәктәпләрендәге

татар төркемнәренең 11нче сыйныф укучылары өчен

татар теле һәм әдәбиятыннан

IV Халыкара олимпиада биремнәре

 

  1. Мәкальләрдә төшеп калган фигыльләрне уйлап языгыз (10 балл).
  • Сарыкка … тургай да сай ….
  • Күпер … – савап  … .
  • Калганны … юлдан ….
  • Акрын … куян артыннан …
  • Ашыгып эшен …., акыллы ир атын ….

 

  1. Төрле синтаксик алымнарны кулланып, Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятенең эчтәлеген бер җөмлә белән языгыз (10 балл).

 

  1. Төшеп калган сүзләрне языгыз. (5 балл).

Лексикология ‒  ____________________  бер тармагы. Ул _______________ өйрәнә. Лексика ул ‒ ___________ җыелмасы. Лексика дип теге яки бу телнең  ____________ составын, җирле сөйләшләрдәге ______________ җыелмасын, теге яки бу тел остасының, яки аерым бер кешенең сүзлек байлыгын, әдәби әсәрнең сүзлек составын атыйлар.

 

  1. Тартыклары яңгырау  авазлар гына булган 5 сүздән торган бер җөмлә языгыз. (10 балл).

 

  1. Татар сөйләменең сафлыгына зыян китерә торган 5 очракны атагыз. Һәр очракны берәр мисал нигезендә аңлатыгыз. (10 балл).

 

  1. Түбәндәге мәгънәләрне белдергән фразеологизмнар языгыз (5 балл).

Комачаулау – ..

Дәшмәү – …

Эшне начар башкару – …

Мөмкин түгеллек – …

Җәза алмау — …

 

 

  1. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә автор позициясен ачыклагыз, сез аның белән килешәсезме? Әсәр исеменә чыгарылган әйтелмәгән васыять образына автор нинди мәгънәләр сала? Үз фикерегезне дәлилләп языгыз (10 балл).
  2. М.Мәһдиевның “Бәхилләшү” әсәрендә язучы нинди сыйфатлар, күренешләр һәм кемнәр белән бәхилләшә? (10 балл)

 

  1. Х.Туфанга татар шигъриятенә кагылышлы 6 сорау юллагыз (10 балл)

 

  1. Иҗади эш. “Җәмгыятьтә танылган шәхесләр азрак булган саен, ил белән идарә итү җиңелрәк” дигән гыйбарәне раслап яки инкяр итеп, эссе языгыз. Сүз саны 150 сүздән артмасын.  Фикерләрегезне мисаллар белән дәлилләгез.   (20 балл)

 

Оставить комментарий