«Prezi» — заманча презентацияләр

«Prezi» — заманча презентацияләр ясар өчен уңайлы программа. Программаның интерфейсы инглиз телендә булса да, презентацияләрне ясау хәтта чит телне белмәгән кешегә дә авырлык тудырмый. Аңламаган сүзләрне Google Переводчик аша тәрҗемә итеп бер презентация ясасагыз, сезнең хәтерегездә калачак.

Google Переводчик 

«Prezi» программасында әзер шаблоннар (Template) бик күп. Сез үзегезгә кирәклесен сайлый яки яңабаштан ясый аласыз. Слайдларны шаблонның теләсә кайсы урынында урнаштырырга мөмкин. Аларның размерын я зурайтып, я кечерәйтеп, берсе өстенә икенчесен куеп, төрле якка әйләндереп урнаштырырга мөмкин. 

«Prezi» программасында презентацияне ничек ясарга?

Яндекс яки Гугл браузерында https://prezi.com сайтына кереп, регистрация үтәсез.

Үзегезгә ошаган шаблонны сайлап аласыз. 

Әгәр үзегез яңа шаблон ясарга теләсәгез, New prezi га басарга кирәк.. 

Сул якта презентациянең слайдлары күрсәтелә, ә уртада слайдлар җыелмасы. 

Презентациягә рәсем куяр өчен Insert вкладкасына кереп, image басарга кирәк.

Видеороликларны да рәсем куйган кебек слайдка урнаштырырга була.

Слайдны шаблонның теләсә кайсы урынына куярга мөмкин. Слайдның формасын (түгәрәк, шакмак, турыпочмак) үзегез сайлыйсыз.

 

Текстларның төсен, шрифтын үзгәртү  кыен эш түгел. 

Презентацияне ясап бетергәч, флешкага әзер презентацияне загрузить итеп ыргытырга мөмкин. 

 

Оставить комментарий