«Заманча татар теле укытучысы» семинары

22 апрель көнне үзләрен камилләштерергә теләгән татар теле укытучыларын «Заманча татар теле укытучысы» очрашуына чакырабыз!

Сезгә татар телен заманча укыту алымнары, укучыларда татар теленә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү ысуллары, цифрлы белем бирү ресурслары һәм башка кызыклы темалар тәкъдим итәчәкбез.

Алдан теркәлү мәҗбүри (урыннар саны чикләнгән). Теркәлү: 
https://forms.gle/g1Xm6w1aMJ83WTJLA

Семинар 22 апрель көнне (10:00-14:00) узачак. Урыны: 58 нче мәктәп (Яр Чаллы шәһәре, Кол Гали бульвары, 22 йорт (58/09).

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий