«Укытучы» сүзе баш хәрефтән

Минтимер Шәймиев укытучы сүзен баш хәрефтән «Укытучы» дип гамәлгә кертергә тәкъдим итте.

«Без барлык телләрне грамматика аша өйрәндек, рус телен дә, немец телен дә. Бездән яхшырак немецлар да белми үз теле грамматикасын. Теләсә нинди грамматикада истә калдыра торган сүзләр, искәрмәләр бар. Мин илдә укытучы сүзен бар җирдә дә баш хәрефтән язарга тәкъдим итәр идем. Укытучы һәрвакыт беренче урында тора. Рус телендә дә укытучы «у» хәрефеннән, татар телендә дә «у» хәрефеннән башлана. Шуңа күрә кертмичә булмый. Укытучыга — дан!» — дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий