Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт анын кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, — асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп Һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Жиргә кумсә – орлык шикелле тишелеп чык. Жилкәнеңне жилләр екса – йөрәгеңне жилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да жиңергэ өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.
Фәнис Яруллин