Архивы за месяц Ноябрь, 2018

Кадерле әниләребез!  

Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз!    Бары тик аналарга гына гомер, ярату һәм яшәү шатлыгы бүләк итә алу кебек искитмәле табигать бүләге бирелгән. Сез булган җирдә һәрчак җылы һәм шатлыклы халәт хөкем сөрә.    Һәммәгезгә дә иминлек һәм рухи бөтенлек телибез. Бу көнне сезнең хөрмәткә иң җылы сүзләр, матур котлау-теләкләр яңгырасын, кайгы-борчуларыгыз онтылып […]

Җәннәт— әниләрнен аяк астында

Туарына бер көн кала сабый Аллаһы Тәгаләдән сорый икән: – Ул дөньяга мин ник киләм? – Мин сиңа фәрештә җибәрәм, ул сиңа барысын да аңлатыр. – Ә мин аны ничек аңлармын соң? – Ул сине үз теленә өйрәтер. – Фәрештәмнең исеме ничек була? – Син аңа Әни диячәксең. Җәннәт— әниләрнен аяк астында дип әйткән әби-бабаларыбыз… […]

Балалар өчен «Шаян ТВ» каналы

12 ноябрьдән ​​балалар өчен «Шаян ТВ» каналы тәүлек буе күрсәтә башлаячак.  Балалар  20дән артык оригинал программалар, уен-шоулар, викториналар, татар теленә тәрҗемә ителгән фильмнар, мультфильмнар, фәнни-популяр, әдәби тапшырулар карый алачак. 

8 нче ноябрь көнне  мәктәбебездә күренекле язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды. Бу очрашу укучылар күңелендә якты хатирәләр генә калдырды. Мәҗлесләр залына  ак яулыклы язучы үзе килеп кергәч, ничектер, күңелләр күтәрелеп китте. Укучылар  да  очрашуга җитди караганнар иде: матур итеп шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Шул ук вакытта китапханәче аның тормышы, иҗаты белән дә таныштырып […]

Яңа шартларда туган телдә тәрбия

Хөрмәтле әти-әниләребез!!! 18 ноябрь көнне IT-паркта 10:30 «Яңа шартларда туган телдә тәрбия» темасына татар телле ата-аналар өчен конференция үтәчәк.  Баланың баш миенең үсеш этаплары Бишектән сеңдерелгән күптеллелекнең өстенлекләре Балага мотивацион тәрбия Татар телендә белем ала алу өчен адымнар Баланы татар телле итеп тәрбияләү алымнары Милли рухта тәрбия

Укытучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан аттестация сораулары — 2018

Хөрмәтле татар теле укытучылары! 2018-2019 нчы уку  елында аттестация үтәргә әзерләнүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен  имтихан тесты сорауларын «Укытучыларга ярдәм» ( http://abishevaalena.ru/?page_id=3165 , http://abishevaalena.ru/?page_id=3609 )бүлегендә урнаштырдым. Синтаксис, фонетика, лексика, морфология, татар әдәбияты буенча бирелгән тест сорауларының дөрес җаваплары курсив яки кара төс белән бирелде. Уңышлар телим!

ХИКМӘТЛЕ СҮЗ

Өч нәрсә беркайчан да кире кайтмый: вакыт, сүз һәм мөмкинчелек. Өч нәрсәне беркайчан да югалтырга ярамый: тынычлыкны, өметне, намусны. Өч нәрсәдән дә кадерлерәк әйбер юк: иман, мәхәббәт һәм таяныч. Өч нәрсәдән дә таянычсызрак нәрсә юк: шөһрәт, уңыш һәм мөлкәт. Өч нәрсә кешенең кем икәнлеген ачып сала: тырышлык, тугрылык һәм ирешүләр. Өч нәрсә кешене юкка чыгара: […]

Сәламәтлек кодексы

1.Үз организмыңны әйбәт бел. Сиңа уңай йогынты ясарлык тәэсирләр булырлык итеп яшә. 2. Табигать белән ярашып яшә. 3. Ягымлы һәм кешелекле бул – үзеңә карата да шундый мөнәсәбәт булыр. Изгелек кенә эшлә. Эшләгән явызлыкларың үзеңә әйләнеп кайтачак. 4. Үзеңнең сәламәт булуыңа ышан. 5. Чыныгу белән шөгыльлән. 6. Дөрес туклан. 7. Үзеңә физик нагрузка яса. 8. […]

Иң зур бәхет…

Иң яхшы җир – син яшәгән төбәк! Иң яхшы ял – рухи канәгатьлек биргән ял! Иң зур байлык – сәламәтлек!