Архивы за месяц Сентябрь, 2018

КЫҢГЫРАУ ДӘШӘ

Җиз кыңгырау чыңы янә мәктәпләргә дәште. Сагынып көтеп алган яңа уку елы башланды. Син беренче тапкыр парта артына утырасың. Бәлки, йөзенче, меңенче тапкырдыр. Әмма беренче сентябрь һәрвакыт бәйрәм, уку елының туган көне. Мәктәп каршында үскән агачларга игътибар ит. Җәйнең яшел яфраклары көзнең беренче сары яфраклары белән аралашкан. Менә шулай мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында да […]

Белем бәйрәме мөбарәк булсын!

Барчагызны 1 нче сентябрь — Белем бәйрәме белән котлыйым. Яңа уку елы сөенеч-табышларга, уңышларга бай булсын! Яңа үрләргә менәргә, хыялларны тормышка ашырырга язсын. Исән-имин, сау-сәламәт, бергә булыйк, хөрмәтле укытучылар, укучылар!

Юлларда сак булыгыз!

Хөрмәтле укучылар, юл йөрү кагыйдәләрен исегездә тотыгыз: юлларда сак булыгыз, ашыкмагыз, телефоннан сөйләшмәгез; юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгыгыз; башта сулга, аннан соң уң якка карагыз.