Архивы за месяц Август, 2017

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ КОТЛЫ БУЛСЫН!

Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесен – Республика Көнен быел егерме җиденче тапкыр билгеләп үтәбез.  Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз, Халкым тели изге теләкләр! Гомерлеккә якын туган булып Яши бездә төрле милләтләр. Күп гасырлар кичкән чал тарихлы Данлы илем, үзең бер дастан! Синдә генә безнең язмышыбыз, Республикам минем, Татарстан!

Татар теле дәресләрегез күңелле үтсен!

«Сәлам» дәреслеге — яңа буын татар теле дәреслеге. Ул рустелле укучыларга татар телен кызыклы һәм заманча өйрәнү максаты белән язылган укыту әсбабы.  Балалар мавыктыргыч уеннар, кызыклы җырлар, аудиоматериал, тормышчан диалоглар аша татарча сөйләшергә өйрәнәләр. Дәреслек белән якынрак танышырга теләүчеләргә  өстәмә мәгълүматны сайтта да табып була: http://selam.tatar/  

НИҺАЯТЬ, ТАТАРЧА КЛАВИАТУРА! 

Үзебезнең татар егете татарча клавиатураны уйлап тапкан! Яңа татарча клавиатура «Басма» дип атала.  Яңа клавиатурада татар теленнән рус теленә, рустан – татарга күчү өчен, SHIFT+ALT кнопкаларына басарга кирәк булмаячак икән! Татар хәрефләре аерым клавиашаларда, ә русныкы башка клавишаларда булачак. Бу кнопкалар бер-берсе белән кисешмәячәк.

Мәгариф тармагында нинди үзгәрешләр көтелә соң?

– “Ачылыш” фундаменталь фәннәр буенча Халыкара проект олимпиадасы (8-11 сыйныфлар өчен) узачак; – Казан, Яр Чаллы, Əлмәт, Алабугада милли белем бирү үзәкләре ачыла; – 2017-2018нче уку елында гомумреспублика җыелышлары вебинар формасында үтәчәк; – 2018 елда Татарстанда PISA Белем бирүнең халыкара чагыштырма тикшерүе уза; – 2022 елдан Россиядә инглиз теле буенча мәҗбүри БДИ кертелә; – укытучыларга […]

Татарстанда 11 яңа мәктәп төзелә

Яңа уку елында Биектау (500 укучылык), Чаллы (1224 укучылык) һәм Казанда (1224 укучылык 2 мәктәп) дүрт яңа мәктәп ачылачак. Болардан тыш, бүгенге көндә Татарстанда тагын 7 мәктәп төзелә.

Бары алга гына!

Белем бирү – Татарстанның өстенлекле өлкәләренең берсе. Нәкъ менә мәгариф тармагы аша дөнья да үзгәрә. Быел Татарстан, Россия субъектлары белән чагыштырганда, БДИ буенча Мәскәүдән бераз калышып икенче урында бара.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе

Республикабызда, шул исәптән Чаллыбызда әлеге исемдәге хәйрия акциясе старт алды. Әлеге акция 7 августтан 17 августка кадәр дәвам итә. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенең максаты – күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итү. Кем ничек ярдәм итә ала, кемнең ничек хәленнән килә, барыбызның да мөмкинлеге чикле булган, авыр хәлдәге гаиләләрдә үскән […]