Архивы рубрики ‘Яңалыклар’
Иске яңа еллар белән


Барыгызны да Иске Яңа ел белән котлыйбыз. 2019 нчы елда сәламәт, көр күңелле һәм бәхетле булыгыз.

Күзләрегез арымасын


Күзләрнең аруын гади генә күнегүләр ярдәмендә бетерергә була. Бу күнегүләрне даими эшләү – күзләр тирәсендә җыерчыклар булдырмауның иң яхшы чарасы. Ул күнегүләрне эш арасында да үтәргә мөмкин, алар күп вакытны алмый. • Күзләрне йомыгыз да 4 тапкыр сәгать теле уңаенда, 4 тапкыр кирегә таба әйләндерегез. Күнегүне 4-8 тапкыр кабатлагыз. • Күзләрне йомган килеш күз алмасын […]

Яңа ел уенчыгы


Чыршы уенчыгының тарихы 1513 елда немец галиме Мартин Лютердан башланган дип саныйлар. Бер кич бу абзый урамнан кайтып барганда йолдызлар тулы күк йөзен күреп ала, ул чыршы очларындагы якты утларга сокланып туя алмый. Өенә кайткач ул бер кечкенә чыршыны шәмнәр белән бизи һәм баш очына йолдыз куя. XIX гасырда бу гадәт инде Англия, Австрия, Чехия […]

Булма син чебен. Бул син бал корты


Чебен, хуш исле чәчәккә төренгән аланда да, үзенә кунып ләззәтләнү өчен сасыган урын табар. Чебенгә хас сыйфатка ия кешеләр, уңышка ирешү өчен барлык шартлар тудырылган очракта да, үзләренең җавапсызлыкларын, ялкаулыкларын акларлык сәбәп табачаклар. Бал корты, хәтта чүплектә дә, үзенә нектар җыю өчен чәчәк табар. Бал кортына хас сыйфатка ия кешеләр, чишә алмаслык уңайсыз шартларда да, […]

2019 ел Россиядә Театр елы


2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Театр елын уздыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. “Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 елны Театр елы итеп уздырырга”, — диелгән указда.

Татар телен заманча, кызыклы һәм эффектив укыту


Татар телен өйрәнә башлаучыларга — менә дигән кыска видеодәресләр. Укучыларны тел белән кызыксындыруда ярдәм итә ала. Чыганак: http://Әйдә! Online – Изучаем татарский

Асыл сүзләр


Һәр кеше — гений. Ләкин сез балыкны аның агачка менү сәләте буенча бәяләмәгез, ул гомере буе үзен аңгыра итеп санаячак. Альберт Эйнштейн.

Яңа 2019 ел белән!


Яңа ел — күңелләргә шатлык өләшүче, хыялларны тормышка ашыручы, киләчәккә өмет уятучы иң яраткан бәйрәмебез. Яңа елны көнктән көннәр — могҗизага тиң. Тылсымлы сихри көчләр аша күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, мандарин тулы табын, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек утлар килеп баса. Бу гаҗәеп хисләр безгә балачактан ук таныш. Төрледән-төрле утлар, әкияттәгедәй парклар һәм күңелле […]

Асыл сүзләр


Кораб төзисең килсә, кешеләр чакырырга, эшләрне бүлгәләргә, җиһазлар барларга ашыкма. Чиксез диңгезгә омтылуың башкаларны илһамландырсын. Антуан де Сент-Экзюпери